Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?

25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете...
25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.
Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете - иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Ул көнгә мөселманнар ничек әзерләнергә һәм аны ничек каршы алырга тиеш? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шулар хакында сөйләде.
- Ураза гаетенә кадәр фитыр сәдакасын биреп өлгерергә кирәк. Аны гает намазыннан да кичектерергә ярамый. Әгәр дә берәр мохтаҗ яки авыру кешегә бирергә теләп, гаеткә кадәр аны күрергә мөмкинлегегез булмаса, акчаны аерым җыеп куеп, ниятегезне әйтегез. Сәдаканы исә ураза гаетеннән соң, җай чыгу белән, бирәсез. Быел фитыр сәдакасы күләме - 100-600 сум. Кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып, күпме бирәсен үзе хәл итә, әмма күбрәк булган саен әйбәтрәк.
- Фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы?
- Мәчеткә биргән очракта, аны тиешле кешесенә бирү имамнар өстенә кала. Бу төр сәдака мәчет ихтыяҗларына тотылмый.
- Ураза гаете алдыннан мәчеттә хөрмә тараталар, ул нәрсәне аңлата?
- Гает алдыннан хөрмә яки башка берәр тәмле әйбер ашап баралар. Бу гаеткә авыз ачып бару була. Ә корбан гаетендә киресенчә киңәш ителә. Корбан бәйрәме алдыннан ашамау хәерлерәк. Аннан кайткач, корбан чалырга һәм бәйрәм ашы әзерләргә, бавыр итеннән авыз итәргә кирәк.
- Пәйгамбәребез гаеткә барганда бер юлдан барган, икенче юлдан кайткан? Моның берәр хикмәте бармы?
- Пәйгамбәребез моны мөселман туганын юлда мөмкин кадәр күбрәк күрү өчен эшләгән. Адымнары да артып, шул рәвешле савабын да арттырган. Мөселман кардәше белән күрешкәндә, «тәкәббәл Аллаһы минна вә минкум», ягъни «Аллаһы бездән һәм сездән Аның өчен кылган гамәлләрне кабул итәр» дип исәнләшү күркәм санала.
- Хәзрәт, ураза гаетендә таба исе чыгару дигән сүз каян килеп чыккан?
- Ураза гаете ул - ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм булгач, таба ашлары да пешерелә. Мөселман илләрендә аны бездәге Яңа ел кебек билгеләп үтәләр. Барлык туганнары җыелып, мәҗлес оештыралар, бүләкләр бирешәләр. Әлеге бәйрәмне көтеп алалар һәм күңелле итеп уздыралар.
Ураза гаете алдыннан
мунча керү, юыну бәйрәмгә яңа яки юылган чиста яхшы киемнәрне кию, хушбуйлану бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару киңәш ителә
Гает көнне
имам укыячак бәйрәм хөтбәсен көтү һәм тыңлау җәмәгать намазын уку туганнарның хәлен белү тәмле ризыклар пешерү кунаклар чакыру мәҗлес уздыру балаларга күчтәнәч, бүләкләр бирү киңәш ителә
Ураза гаете көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә - бәйрәм намазы, ә 04.05тә - хөтбә. ТНВ каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак. Бәйрәм иртәсендә җәмәгать транспорты иртәнге сәгать икедән йөри башлаячак.
Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак.
Дилбәр Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.8100
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.21602
-
16 май 2022 - 15:13Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.5200
-
16 май 2022 - 14:31Райондашларыбызны донор көнендә актив катнаштырга чакырабыз 18 МАЙ көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән башлап Теләчедә донор көне узачак. Теләче авылы үзәгендә кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк, анда 18 яше тулган барлык теләүчеләр донор була ала. Үзегез паспорт алырга онытмагыз!8500
-
16 май 2022 - 13:59Иганәчебез Айнур Фәннүр улына зур рәхмәтлебез "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге уздырган барлык чараларыбыз да иганәчеләр ярдәме белән уза.12600
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.43900
-
16 май 2022 - 10:39Борчаклы Яз авылы Борчаклы Яз авылында 2018 елда 8 кеше яшәсә, 2021 елга анда 3 кеше яши, барысы да пенсионерлар. Авыл 18 гасырның икенче яртысында нигезләнгән.15200
-
16 май 2022 - 10:12ПРОГРАММА ДОБРОВОЛЬНОГО ДЕКЛАРИРОВАНИЯ ПЕРЕВОДИТЕ АКТИВЫ ПОД ЮРИСДИКЦИЮ РФ19000
-
16 май 2022 - 10:04120 төп нарат һәм 60 төп карагай үсентеләре утырттылар Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп тирәлегенә 120 төп нарат һәм 60 төп карагай үсентеләре утырттылар.10900
-
16 май 2022 - 08:59Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть – Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).5400
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.28200
-
16 май 2022 - 08:49КАТЫ КОРТНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ? Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре җавабы:6400
-
15 май 2022 - 09:17Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га. Засоренность выявлена на 9,6 тыс. га, что составляет 91,4 % от обследованных площадей. Нарастающим итогом на 12 мая текущего года обследовано 54,9 тыс. га.15500
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
13 май 2022 - 17:03Тарихны онытмыйк! Җиңүнең 77 еллыгын каршылап.Мөхәммәтҗанов Рәхимҗан бабай хатирәләре. Олы Мишә.
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булдыРайонда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.27300
-
16 май 2022 - 08:48Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 890032542886600
-
15 май 2022 - 06:5410100
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.43900
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.28200
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.27300
-
14 май 2022 - 16:20Батыр якташыбыз үрнәгендә Бүген, ягъни 14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.26400
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.21602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика