Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

УРАЗА: Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Тиздән рамазан аена аяк басабыз. 6 июнь - уразаның беренче көне. Әлеге уңайдан һәм исламга нисбәтле башка сораулар буенча укучыларыбыз мөрәҗәгать итте. Аларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә. Ураза вакыты менә инде ничәнче ел рәттән кызу...

Тиздән рамазан аена аяк басабыз. 6 июнь - уразаның беренче көне. Әлеге уңайдан һәм исламга нисбәтле башка сораулар буенча укучыларыбыз мөрәҗәгать итте.

Аларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.


Ураза вакыты менә инде ничәнче ел рәттән кызу җәй айларына туры килә. Ирем эсседә ураза тотуны бик авыр дип саный. Кыш айларында тотса да, җәен кыюлыгы җитми. Аны ничек итеп үз артымнан ияртим икән? Уразага керү кемнәргә тиешле?

Разия Халикова, Мамадыш.

- Коръәннең "Бәкарә" сүрәсендә мондый аять бар: "Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми". Шуңа күрә ураза җәйге озын көннәргә туры килсә дә, әгәр кеше ихластан Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһ Раббыбыз, һичшиксез, җиңеллеген бирә. Алдагы берничә көн авыр булырга мөмкин, ә аннары Аллаһы Тәгалә җиңеллеген күндерә. Мәсәлән, мин үзем 8 яшемнән ураза тотам. Бер дә калдырганым юк. Аллаһы Тәгалә миңа һәрвакыт җиңеллек бирде. Шәхсән үзем бернинди авырлык сизмәдем. Шуны аңлагыз: ураза - билгеле бер вакытка ашау-эчүне, җенси мөнәсәбәтләрне чикләү генә түгел. Ураза - начар гамәлләрдән, гайбәттән, ялганнан тыелу ул, ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш.


Аллаһы Тәгалә - бик мәрхәмәтле Зат. Рамазан аенда ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләп киткән икән, ул ураза тотмаска мөмкин. Терелеп аягына баскач, тота ала. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул фидия сәдакасы бирергә тиеш. Быел ул сәдаканың күләме - 200 сум. Һәр мөселман рамазан ае ахырында фәкыйрь, мохтаҗларга фитыр сәдакасы өләшергә бурычлы. Быел аның күләме - 100дән алып 600 сумга кадәр. Ул сәдаканың бер хикмәте бар: ураза тотканда, кеше хата җибәрергә, ягъни кирәкмәгән сүзләр әйтергә, ярамаган әйберләргә карарга мөмкин. Фитыр сәдакасы уразаның шундый кимчелекләрен юкка чыгара, төзәтә. Икенчедән, фитыр сәдакасы мескеннәрне, ятимнәрне сөендерә, аларга бәйрәм хисен тоярга мөмкинлек бирә. Ураза гаете - зур бәйрәм. Алар шушы көндә фитыр сәдакасына бәйрәм итә ала дигән сүз.



- Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Асия Фәррахова, Минзәлә.


- Әлбәттә, кабул була. Әгәр дә күңелендә Аллаһы Тәгаләгә ышану хисе бар, үзен мөселман дип саный икән, уразаны тулысынча тотарга тырышырга кирәк. Шушы гамәле хакында калебендә исламга карата мәхәббәт хисе уянып, ул бәндәнең башка гамәлләргә дә ихласы ачылу ихтимал бит. Димәк, намазга басуы да озак көттермәс. Барысы да ихласлыктан килә! Күпләр намаз укымаса да, рамазан аенда ураза тотарга тырыша. Өч, яисә бер атна гына булса да. Шушы гамәлнең файдасын күрәләр. Тәмәкене ташлыйлар, хәрам ризык һәм эчемлекләргә якын да килмиләр. Рамазан аеның бәрәкәтендә алар уразадан соң да начар гадәтләргә кайтмый. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) бер сүзе бар: "Әгәр дә ураза тоткан кеше ялган һәм гайбәттән сакланмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк!" Икенче хәдистә, сөекле рәсүлебез (с.г.в.с.) болай ди: "Кем Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аның рәхмәтенә өметләнеп, рамазан аенда ураза тотса, бөтен гөнаһлардан пакьләнер". Инша Аллаһ, гамәлләребездә дәвамлы булсак иде!!!

Мөршидә Кыямова әзерләде

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев