Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уразада мунча керергә ярыймы?

Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете...

Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта.

Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.



«Уразада вакытта мунча керергә ярамый, дип ишеткәнем бар... Ә кайбер муллалар ярый, ди. Укымышлырак кеше жавап бирсен иде», - дип яза Тукай районыннан Мансур Мифтахов.

- Ураза тоткан кеше мунчага кереп аягүрә юынып чыга ала. Тирләп парланып утыру дөрес түгел. Сахих (дөрес) хәдисләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе уразалы килеш юынган, үз өстенә су койган. Юынганда суны борын һәм авыз аша эчкә кертүдән сакланырга кирәк. Ялгышлык белән эчкә (авызга, ашказанына) су керсә, ураза бозыла. Ул вакытта каза кылырга кирәк булачак.

«Эссе көнне ураза тоту бик авырлашты. Хәлем китә. Кыш айларына калдырсам, савабы кимер микән инде? Бәлкем, төпле киңәш бирүче табылыр?» (Питрәчтән Әминә Салихова)

- Ураза тотканда хәл китсә, коенып алырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре бик эссе көннәрдә үз өсләренә салкын су койганнар. Быел рамазан уразасы җәйнең озын көннәренә туры килсә дә, без ихластан сабырлык күрсәтеп, Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп ураза тотарга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: "Ураза тоткан кеше өчен фәрештәләр: "Йә Раббым, бу кешенең гөнаһларын ярлыка, аңа Үз рәхмәтеңне ирештер, бәрәкәт бир", - дип, таң атканнан алып, кояш баеганчы Аллаһка дога кылалар". Уйлап карагыз! 19 сәгать дәвамында, бер гөнаһсыз фәрештәләр ураза тотучылар өчен дога кылалар... Шуңа күрә тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: "Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми" ("Бәкарә" сүрәсе, 185нче аять).


Ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләсә, сәламәтлеге зәгыйфь булса, рузә хәлендә исәнлегенә зыян киләчәген аңласа, аңа ураза тотмаска мөмкин. Тотылмаган көннәре өчен башка вакытта, әйтик савыккач, ураза тотарга тиеш булачак. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул кешегә фидия сәдакасы бирү фарыз була.

Мөрширдә Кыямова әзерләде

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X