Теләче Информ

Урланган бәхетнең үз бәясе бар...

"Хатын-кыз бәхете - балада", - диләр. Ә Сиринә 15 ел инде менә балага уза алмый. Ире Айратның беренче хатыныннан ике улы бар иде, шуңа хастаханәләр бусагасын күбрәк хатын үзе таптады. Нинди генә белгечләрдә булмады да, нинди генә дәвалау курслары үтмәде ул. Табиблар: "Ирегез белән икегез дә сау-сәламәт, бернинди патология юк",...

"Хатын-кыз бәхете - балада", - диләр. Ә Сиринә 15 ел инде менә балага уза алмый. Ире Айратның беренче хатыныннан ике улы бар иде, шуңа хастаханәләр бусагасын күбрәк хатын үзе таптады. Нинди генә белгечләрдә булмады да, нинди генә дәвалау курслары үтмәде ул. Табиблар: "Ирегез белән икегез дә сау-сәламәт, бернинди патология юк", - дип хәйран калалар.

Аптыраганнан, хатын имче әбиләргә йөри башлады. Кеше көләр дип, бу турыда иптәшләренә дә, туганнарына да әйтмәде. Алар күптән инде: "Тәрбиягә бала алып үстер, картлык көнегездә иптәш булыр", - дип йөдәтә иделәр. Ә Сиринә үз баласы булуын тели иде шул.

"Әбиләр"нең дә төрлесе була икән. Кеше кайгысында акча эшләүчеләргә дә тап булды ханым. "Һичшиксез ярдәм итә!" - дип, зур суммаларга үләннәрдән ясаган "дарулар" да саттылар аңа, әллә нинди йолалар да үткәрделәр. Моның өчен күпме бурычка батканын үзе генә белә ул. "Акча килә дә китә, файдасы гына булсын", - дип уйлады Сиринә. Әмма файдасы юк иде шул.

Бервакыт Сиринә сәер төш күрде. Имеш, инде күптән вафат булган әбисе аңа кунакка килгән. Ханым, кабалана-кабалана өстәл әзерли башлады. "Әле һаман бәби алып кайтмагансың икән", - дип көрсенде шулвакыт әби.

- Юк шул, әбекәй, Аллаһы Тәгалә бирми һаман.
- Үзеңнең гөнаһларың өчен Аллаһы Тәгаләне гаепләмә, кызым, - диде әби усал итеп.
- Нинди гөнаһ турында сөйлисең син, әби?!
- Ә, Гөлназ? Ике баланың күз яше төшмәгәндер дип уйлыйсыңмы?

Сиринә "дөрт" итеп уянып китте. Беренче хатыны Гөлназдан ул Айратны аерып алды шул.

Булачак ире директор урынбасары булып хезмәт иткән фирмага Сиринә баш бухгалтер булып эшкә урнашкан иде, аларга еш кына бергә төрле командировкаларга йөрергә туры килде. Яшь, аралашучан, һәрвакыт матур киенгән туташ гаилә көнкүрешеннән арыган ирнең башын тиз әйләндерде, ике айдан хезмәт урыннарында алар арасында гыйшык уты кабынганын барысы да белә иде инде. Бу хәбәр Айратның хатынына да барып җитте. Хатын, ничек булса да гаиләсен саклап калырга тырышты. Җаен табып, ул Сиринәнең өенә дә килде. Хатын кычкырмады, еламады, дулкынланудан калтыраган тавыш белән, тыныч кына сөйләргә тырышты.

- Сеңелем, син әле яшь, үз ярыңны табырсың. Мин үзем өчен сорамыйм, ике улыма әтиләре аларны яңа хатынга алыштыруын ничек аңлатырмын? Әтисез аларга бик авыр булыр, - дип сүз башлады Гөлназ.

Ә менә Сиринә үзен бик дорфа тотты. "Иреңне саклап каласың килсә, балалар турында түгел, аның турында уйларга идең, аңа наз, дикъкать кирәк. Без бер-беребезне шашып яратабыз, миңа аңардан башка берсе дә кирәкми", - дип кычкырды.

- Өйләнешкән вакытта мин дә үземне аңа багышладым. Аннан иремә ике бала табып, төннәремне йокламыйча аларны үстердем, шул да мәхәббәтемне дәлилләү түгелмени?! - дип каршы килде Айратның хатыны. Ул иренең сөяркәсе белән тегеләй дә, болай да сөйләшеп карады, әмма барысы да бушка булганын аңлагач, ишеккә таба атлады.

- Ике баланың күз яше өстендә бәхет төзи алмассыз, сеңелем. Каргый димә, каргамыйм, әмма бу дөньяда яхшысы да, яманы да үзеңә икеләтә әйләнеп кайта. Урлаган бәхетнең дә үз бәясе бар... - диде дә Гөлназ, күз яшьләренә буылып, чыгып китте. Шул ук кичне Айрат Сиринәгә күченде, һәм алар бергә яши башлады.

Гөлназ, башка кияүгә чыкмыйча, балаларын яхшы итеп тәрбияләде. Малайлар үсә төшкәч, әтиләре белән күбрәк аралаша башладылар, кунакка да баргалыйлар иде. Сиринә аларны ачык йөз белән каршы алса да, эчендә ниндидер көнләшү хисе яшәде. Ә үзе менә ана булу бәхетен татый алмады. Мәхәббәте өчен шундый кыйммәт бәя бирдеме икән соң ул?

Сиринә, ни булса - булсын дип, киенде дә чәй дә эчеп тормыйча, Гөлназ яшәгән өйгә ашыкты. Айратның элеккеге хатыны ишекне ачуга аптырап калды, "Берәр нәрсә булдымы әллә?" - дип сорады. Сиринә сөйләшергә килгәнен әйткәч, Гөлназ: "Унбиш елга соңга калдың түгелме?" - дип төрттерде, шулай да көндәшен түргә чакырды.

- Гафу үтенергә килдем, - дип сүз башлады Сиринә. - Яшь, юләр булганмын, нәрсә кыланганымны үзем дә аңламаганмындыр инде. Бала¬ларың килеп йөри, димәк аларга минем турыда яман сүз сөйләмәгәнсең, рәхмәт. Инде, кичерә алсаң, үзең дә кичер.

- Гаеп күбесенчә Айратта, Сиринә. Син түгел, ул бит ике баласын ташлап чыгып китте, - дип моңсу гына елмайды Гөлназ. - Баштан бик кыен булды, әти-әниемә рәхмәт, алар ярдәм иттеләр. Ә аннан үземне кулга алдым, сезгә ачу итеп, нык буласым килде. Әйбәт кенә эшкә урнаштым, карьера ясадым, улларымны үстердем. Дөньям түгәрәк, сиңа ачу тотмыйм.

Ике хатын озак сөйләшеп утырдылар, елашып та алдылар. Ә аерылышканда Гөлназ Сиринәгә бер табибның телефон номерын бирде. "Моннан утыз чакрым ераклыктагы бер районның үзәк хастаханәсендә эшли. Аның кебек белгеч безнең шәһәрдә дә юктыр, күренеп кара әле үзенә", - дип киңәш итте ул.

Сиринә табиб белән очрашуны озакка сузмады. Соңгысы чынлап та әйбәт белгеч булып чыкты. Анализлар ясап, тикшерүләр үтүгә, диагноз куйды, дәвалау курсын да билгеләде. Ә ярты елдан Сиринә үзенең авырга калганын белде. Дөньяда аңардан да бәхетле кеше юк иде сыман.

АЛИНӘ ШАҺИӘХМӘТОВА

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: