Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Урманнарны саклауның мөһимлеге турында

Урманның җәнлекләр, кош-кортлар өчен яшәү чыганы икәнен белмәгән кеше юктыр. Яшәү урыныннан тыш, урман шулай ук бар хайваннарны да тукландыру, табигый бәла-казалардан саклау вазифаларын үти. Өстәвенә, урманнар планетабызны кислород белән тәэмин итүе турында да бик яхшы беләбез. Бүген урманнар Җир шарының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Шул санның җиде проценты...

Урманның җәнлекләр, кош-кортлар өчен яшәү чыганы икәнен белмәгән кеше юктыр. Яшәү урыныннан тыш, урман шулай ук бар хайваннарны да тукландыру, табигый бәла-казалардан саклау вазифаларын үти. Өстәвенә, урманнар планетабызны кислород белән тәэмин итүе турында да бик яхшы беләбез.

Бүген урманнар Җир шарының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Шул санның җиде проценты гына кеше хезмәте белән бәйле. Урманнар Россиянең сигез ярым миллион квадрат километр мәйданын биләп алган, ә бу исә илебезнең кырык процентка якын территориясе дигән сүз. Дөньякүләм урман запасының зур өлеше Россия, Канада, Бразилия илләрендә тупланганын да билгеләп үтәргә кирәк.

Бәлане эзләмә, бәла сине үзе эзләп табыр, ди халык. Кызганычка каршы, бу әйтем урман темасына да бик кагылышлы. Радио-телевидениедән, газета-журналлардан көн саен диярлек урман янгыннары турында ишетеп, укып торабыз. Ике канатын да киң җәеп, бар омтылышын яшеллеккә юнәлткән янгын телләре көн саен дистәләгән гектар җирне юкка чыгаруын дәвам итә.

Үзенең аяусыз корылыгы белән истә калган 2010 елда Россия күләмендә өч миллион гектарга якын урман янган. Янгынның зур өлеше, билгеле булганча, илебезнең Европа өлешенә туры килгән дип фикер йөртә галимнәр. Шунысы кызык, әмма бу сан иң югары күрсәткеч түгел. Аерым алганда, 2009 елда Россиядә 3 миллион ярым гектар җир ут белән урап алынган дип искәртә Интернет чыганагы. 2010 елдагы янгыннарның илебез үзәгендә котыруы, кеше инфраструктурасына зур зыян китерүе, шушы вакыйгаларның төп үзенчәлеге дип санасак, ялгышмабыз.

Киләчәктә әлеге саннарның кимү ягына баруына зур ышаныч белдерәм. Дистәләгән чакрымнарга сузылган, ефәктәй куе урманнарны, бар ысулларын да кулланып, киләчәк буын өчен саклап кала алсак, бик яхшы булыр иде.

Рүзәл Муллахмәтов. Үзәк бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев