Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уяну

Таң атып килә. Күгелҗем күктәге берән-сәрән йолдызлар да таң нурында эреп югалалар. Иртәнге кояш нурлары агач башларына, биек йортларның тәрәзәләренә кунып, яңа көн уянганны хәбәр итәләр. Шәһәр йоклый әле, шәһәр тып-тын. Шул тынлыкны ярып, унар катлы йортлар янына көмеш төсендәге шәп машина килеп туктады. Ишек ачылды, аннан бер кыз күренде....

Таң атып килә. Күгелҗем күктәге берән-сәрән йолдызлар да таң нурында эреп югалалар. Иртәнге кояш нурлары агач башларына, биек йортларның тәрәзәләренә кунып, яңа көн уянганны хәбәр итәләр. Шәһәр йоклый әле, шәһәр тып-тын. Шул тынлыкны ярып, унар катлы йортлар янына көмеш төсендәге шәп машина килеп туктады. Ишек ачылды, аннан бер кыз күренде. Әллә этеп төшерделәр, әллә үзе җиргә җайсыз басты, ул, чайкалып китеп, юл буендагы яшел чирәмгә ауды. Машина ишеген шапылдатып ябып, кузгалып китте. Буйга җитеп килә торган бу кыз бала исерек иде. Көн дә шулай, кичтән алып китәләр, иртән китереп куялар. Дөресрәге, элек шулай иде, хәзер китереп ташлыйлар. Көндез ул йоклый, ял итә: юына, бизәнә, тагы ниләрдер эшли, кич җиткәнне көтә. Баштарак ул матур киенә, үзеннән күпкә олы яшьтәге ир-атлар белән затлы рестораннарда була, талгын музыка тыңлый, вальс әйләнә, үзенә сокланып караган, ягымлы сүзләр әйткән кешеләрне ярата иде. Соңгы айларда элекке матур абзыйлар каядыр югалды, аларны әрсез егетләр, тозсыз шаяртулар, усал күз карашлары алыштырды. Аны көчләп эчертәләр, төн үткәрергә әле берсенә, әле икенчесенә бирәләр, таң атканда гына бөтен хәлен, котын алып өенә китереп ташлыйлар... Ярый әле матурлыгы бар. Анысы да бетсә... Кыз инде аягына баскан, якындагы каенга барып сөялгән иде. Әле генә башына килгән уйларын бер җепкә тезәргә тотынды. Иртәнге салкынча җил аны айнытып җибәрде бугай, кыз бала, сәдәпләре ычкынган кофтасын рәтләргә азапланып, балчыкка буялган кулларына карады да елмайгандай итте: "Йә, ярар, имиеңне күрәләр дисеңмени, күренмәгән җирең калмады бит инде, күрсеннәр..." - дип сөйләнде. Озын буйлы, ак каендай сылу гәүдәле кыз өстендәге затлы кофтасына пычрак кулын сөртте. "Барыбер юасы, майлы куллар өс-башымны гына түгел, төнемне, җанымны да пычраттылар инде", дип уйлады бугай. Шул арада әллә каян гына чыгып кыз янына килгән көчек, нечкә койрыгын болгап, кызыксынып аңа карап тора башлады. - И бәгырькәем, - диде кыз, - карама миңа, мин дә синең хәлеңдә бит. Урам эте бит без икебез дә, иясез җаннар. Бар, бар кит, ачуымны китереп торма... Көчек китмәде. Әллә аңламады, әллә үзе ише бәхетсез җанны ташлап китәсе килмәде: кызның аякларына борынын төртте. Кыз иелде, салкыннанмы, куркуданмы дер-дер килгән көчекнең башыннан сыйпады, ак муенындагы кара муенчагын рәтләде. - Кыскан бит муеныңны, китер, салдырыйм әле, менә ничек матур булдың, Акмуен, исемеңне әйтмисең иңде син, Акмуен булырсың, яме? Ягымлы, назлы тавышны сагынган иде бугай көчек. Ярар, дигәндәй, нечкә генә итеп өреп куйды. - Сине дә куып чыгардылармыни? Ни гаебең булды соң синең? Өйгә кайтмый йөрдеңме, хуҗаңны тыңламадыңмы? Сезгә, этләргә, ни эшләсәң дә ярый бит, безгә, кешеләргә генә ярамый ул, ярамый. Кеше күзеннән төшкән, пычрак кулъяулык хәлендә калган кызларга бездә "урам эте" диләр. Әни әйтә иде, кыз бала таслап салынган ефәк, дип. Кыз баланың хәле кыл өстендә, кылдан төшсә ил өстендә, дип тә әйтә иде. И өни, энекәем, белмисең бит хәлләремне... Кыз бала үксеп елап җибәрде. Каршысында аны тыңлап торган көчекне кулына алып күкрәгенә кысты. - Ә син беләсеңме, мин ничек бу хәлгә калдым? Сөйлимме? Тукта, төшми тор, җылын. Мин бит аны башка беркемгә дә сөйли алмыйм, ул минем газаплы серем, җанымны суырып алган язмышым. ...Зарема исемле мин, шәһәргә килгәч, шундый кушамат тактылар. Әни кушкан исемем Зарифа - зар-моң, сагыш, күз яшьләре - туганда ук исемемә язып куйганнар. Әтием мин кечкенә чакта ук үлгән, мин үги әти кулында үстем. Мин аның төти курчагы идем. Башта иркәләде, ни теләсәм шуны алып бирде. Аннары... аннары үзенеке итте. Син аңлыйсыңмы, унике яшемдә мин хатын идем инде. Яшьлек мәхәббәтендә янмадым, дус кызларым, иптәш егетләрем булмады, бер тапкыр да "яратам" дип әйткәнемне хәтерләмим. Әнием берни сизмәде, ул мине элеккечә "кызым" дип саклый, ярата иде. Мәктәпне әйбәт тәмамладым. Әти-төти мине институтка кертте, һәм, озак та үтмәде, үзенең начальнигына "төртте". Әйе, син аңлыйсыңмы, мине сатып ул үзенә акчалы урын алды. Әлеге начальник, менә мондый дәү корсаклы, пеләш башлы бабай, миңа өнә теге йорттан бер бүлмәле фатир алып бирде. Шуннан китте инде. "Зарема, Заремочка, син минем куанычым, юанычым", - кыз әлеге картның кыланмышларын күз алдына китереп, җирәнеп төкереп куйды. Көчек, акыллы күзләрен аңа төбәп, кызны тыңлагандай тора иде. - Нигә тешләмәдең, ник куркытмадың ул явыз бәндәләрне? - дип сорыйсың инде син, әйеме? Юк шул, куркыта алмыйм, ихтыярсыз мин, күндәм. Кечкенәдән үк әнием олылар кушканны тыңларга өйрәтте: "Карышмаска, үз сүземне әйтмәскә кирәк, олылар синнән күбрәк беләләр", - ди иде. Менә шулай үз-үземне яклый алмыйча үстем, хәзер дә куркам. Әйдә, дисәләр - барам, кит, дисәләр - кайтам. Хәзер минем теге бабаем да юк инде, төн саен яңа кешеләр ала мине, кая барганымны да, кем белән булганымны да белмим. - Ник качмадың, дисеңме? Качып карадым, өни янына авылга кайткан идем. Атна дигәндә килеп җиттеләр. "Синең өчен без акча түләдек, кайтмасаң, үтерәбез", - дип куркыттылар. Әниемне кызганам, җир үкереп елап калды мескенем. Инде үземә дә ошый бу хәлем. Эш дип, акча дип баш ватасы юк, киендерәләр, ашаталар, эчертәләр. Бер дә эчмәс идем дә... Ә минем шундый да яратасым килә, Акмуен, ярата-сы-ым... Таң атып килә. Бәлки, Зарифаның да таңыдыр бу. Моңа кадәр беркайчан да үзе турында болай ачынып уйланганы юк иде бит әле аның...

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев