Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" фестиваленең җиңүчесе кемнәр булды? (һәм мәдәният өлкәсендә башка яңалыклар)

1 март көнне районыбыз мәдәният хезмәткәрләре 2015 елдагы һәм агымдагы елның ике аендагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов үзенең тирән анализлы чыгышында билгеләп узганча, узган 2015 ел да мәдәният хезмәткәрләре өчен гадәти ел булмаган. Беренчедән, ул Әдәбият елы буларак, китапханәчеләребез алдында зур бурычлар йөкләгән булса, икенчедән,...

1 март көнне районыбыз мәдәният хезмәткәрләре 2015 елдагы һәм агымдагы елның ике аендагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов үзенең тирән анализлы чыгышында билгеләп узганча, узган 2015 ел да мәдәният хезмәткәрләре өчен гадәти ел булмаган. Беренчедән, ул Әдәбият елы буларак, китапханәчеләребез алдында зур бурычлар йөкләгән булса, икенчедән, Бөек Җиңүнең 70 еллык тантаналары, аңа багышлап үткәрелгән зур сәнгать фестивале, зур хезмәт, оешканлык һәм чыгымнар сорый торган Әстерхан, Теләче һәм Казан Сабантуйлары кебек зур колачлы чаралар белән истә калды. Шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннан үткәрелгән чараларда да мәдәният хезмәткәрләре актив катнашты.

"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивале дә узган елның күләмле эше һәм матур бизәге булып тарихка кереп калачак. Эшләгәнгә эш язган диелә халык мәкалендә. Әлбәттә, әлеге чараларның зур уңыш белән узуында мәдәният хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең өлеше бик зур булды. Соңгылары Әдәбият елы уңаеннан аеруча нәтиҗәле эшләде: район мәдәният йортында, авыл клубларында күпсанлы чаралар, язучылар белән очрашулар үткәрелде. Әдәбият елы кысаларында районыбызда якташ язучыларыбыз Дания Гайнетдинова, Рашат Низами, Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыятдинова, Васил Гарифуллин,"Җыен" фонды оештырган очрашу кысаларында Рәзил Вәлиев, Рабит Батулла һәм Гәрәй Рәхим, яшь иҗат көчләре - Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, "Китап бәйрәме" кысаларында шагыйрь Газинур Морат, журналист Эльмира Закирова булып, укучылар белән кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар үткәреп киттеләр. Бик тәэсирле, күңелдә кала торган очрашулар булды алар.

Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Шәтке авыл китапханәчесе Күсәрия Хәйретдинова (1 урын), Айдардан Алсу Фәләхова (2 урын) һәм Олы Мишәдән Рузалия Газизовалар (3 урын) 2015 елда иң нәтиҗәле эшләгән китапханәчеләр булып танылдылар.

Ә "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивале нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны Ямбулат авыл клубы (1 урын), Югары Мәтәскә авылы клубы (2 урын), Олы Мишә авылы мәдәният йорты (2 урын), Күкчә авыл клубы (3 урын), Балыклы авылы клубы (3 урын) фольклор коллективлары яулаган.

Быелдан башлап, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләгән мәдәният учреждениеләренә "Иң яхшы эшләүче мәдәният учреждениесе" дип исемләнгән күчмә вымпел биреләчәк. Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты (җитәкчесе Гөлнур Гыймранова) лаек булды. Айдар авылы мәдәният йорты (җитәкчесе Резеда Фәләхова) белән Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты (җитәкчесе Фәнил Миннекәев) икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Әлбәттә, мондый тәбрикләүләр, куелган хезмәтнең матур итеп бәяләнүе җиңүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килгәндер. Мәдәният хезмәткәрләренең авыл халкы белән берлектә яулаган үрләре бу. Тырышканда сәхнә тотарлык коллективлар тудырырга мөмкин. Фәкать тырышырга, күңелне эшкә бирергә генә кирәк икән.

Алга таба да аларга фестивальләрдә актив катнашу, урыннарда клуб берләшмәләрен тагын да күбрәк булдыру, аларны үстерү һәм түләүле хезмәт күрсәтүне киңрәк җәелдереп, үз финанс чыганакларыңны булдыру бурычы куела. Шулай ук яшь талантларны барлау һәм үстерүгә игътибарны арттыру да көнүзәк мәсьәлә. Бүген ул иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Безнең бурыч - аларны мөмкин кадәр күбрәк түгәрәкләргә тарту, күңелләрендә кызыксыну уяту, сәнгатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, шулар аша балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итү.

Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларны оешкан һәм югары дәрәҗәдә үткәрү дә мәдәният хезмәткәрләре җаваплылыгында. Әлегедәй һәм башка бурычлар район үзәк китапханәсе җитәкчесе Резидә Дәүлиева, район мәдәният йорты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Зөлфия Ибраһимова, Олы Мишә авылы китапханәчесе Рузалия Газизова һәм Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова чыгышларында да зур яңгыраш тапты.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X