Узган елда мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз турында

Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас-хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбызда мәдәният хезмәткәрләре әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча биниһая зур эш башкара. Агымдагы ел алар һәм без - тамашачылар күңелендә Россиядә Әдәбият,...
Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас-хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбызда мәдәният хезмәткәрләре әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча биниһая зур эш башкара.
Агымдагы ел алар һәм без - тамашачылар күңелендә Россиядә Әдәбият, Парк һәм скверлар елы уңаеннан үткәрелгән бихисап чаралар, Әстерхан, Теләче, Казан Сабантуйлары, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен", "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивальләре, татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны каршы алу кебек зур һәм күләмле тамашалар белән истә калачак. Бу һәм моңа охшаш башка чараларны үткәрүдә мәдәният хезмәткәрләребез зур тырышлык куйдылар.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Бу матур язгы бәйрәм көне һәркайсыгызны яңа иҗади башлангычларга рухландырсын. Сез милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны барлап, аларны киләчәк буыннарга тапшырып, изге гамәл кылучылар, һәрвакыт эшегезгә тугры калып, югары һөнәри осталыкка омтылыгыз. Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади дәрт, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Алдагы еллардан аермалы буларак, язма-мәкалә форматыннан читкә китеп, без сезгә узган һәм агымдагы елда иң нәтиҗәле эшләгән һәм уңышка ирешкән коллективларның һәм мөһим чараларының рәсемнәрен тәкъдим итәбез.
Шунысы сөенечле: агымдагы елда районыбызның ике театр коллективына мактаулы Халык театры исеме бирелде. Алар Айдар авыл клубы һәм Шәтке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче коллективлар. Алар мондый дәрәҗәле исемне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "Җиңүгә илткән юллар" дип аталган сәнгать фестивалендә күрсәтелгән Сәет Шәкүровның "Саф күңелгә тап төшмәс" һәм Габделхай Сабитовның «Кичерелгән гөнаһ» әсәрләре өчен лаек булдылар. Ике коллективка да яуланган исемнәрен саклап, тагын-тагын, матур, күмәк сәхнә әсәрләре иҗат итәргә насыйп булсын.
2015 ел - Россиядә Әдәбият елы буларак үтте. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында якташ язучылар белән очрашу үткәрелде. Район китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева җитәкчелегендә үткәрелгән җылы, матур кичәнең дәвамын без җирле клуб-берләшмәләрдә һәм кабаттан район мәдәният йортында күрдек.
Узган ел декабрь аенда Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә "Татар моңы" яшь башкаручыларның Халыкара телевизион фестиваленең гала-концерты булып үтте. Анда райондашыбыз Ранис Гатауллин (Үзәк бистәсеннән) ике турны үтеп, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булса, Инсаф Бәдретдинов (Айдар авылыннан) белән Миндияр Шәймәрданов (Алан авылыннан) фестивальнең махсус бүләгенә ия булдылар. Моннан тыш, КФУның музыка факультетында белем алган Ранисны без «Нур» вокаль ансамбле солисты буларак та беләбез.
Узган ел апрель аенда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең гала-концерты булып үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы шартларда узган әлеге йомгаклау концертында "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә (өлкән төркем) 1 урынны яулаган "Нур" вокаль триосы да (сәнгать җитәкчесе Әлфия Поташова) чыгыш ясады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 08:55Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.2000
-
18 май 2022 - 08:31Нинди груша утыртырга? Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.2700
-
18 май 2022 - 08:27Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.2300
-
18 май 2022 - 08:18Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.2700
-
18 май 2022 - 07:53Кызыксынып карадылар Кичә, ягъни 17 май көнне, районыбызда Россия дәүләт статистика хезмәткәрләре һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары булып китте.7000
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.9200
-
17 май 2022 - 13:13Сотрудники Госавтоинспекции Татарстана продолжают вручать автокресла многодетным семьям В Мамадышском районе сотрудники Госавтоинспекции МВД по Республике Татарстан совместно с работниками ГБУ «Безопасность дорожного движения» передали многодетной семье Шариповых автокресло для новорождённого сына.8100
-
17 май 2022 - 11:37Яшен һәм көчле җил көтелә 17 нче майда Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.19800
-
17 май 2022 - 09:54"Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында районда эш барышы Бүгенге көндә «Теләче үзәк район хастаханәсе» бинасында график буенча түбә ябу, эчке коммуникацияләрне сүтү эшләре алып барыла, электр челтәрләрен, вентиляцияләрне монтажлау эшләре бара, шулай ук, тәрәзәләр урнаштырылган.15500
-
17 май 2022 - 09:45Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.10600
-
17 май 2022 - 08:3129 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.8300
-
17 май 2022 - 08:05ЯШЕЛЧӘЛЕ КӘТЛИТ Ит, тоз, кәбестә, помидор, баллы борыч, үсемлек мае. Ит яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш. Барысын да иттарткычтан чыгарырга. Тәменчә тоз өстәп, кәтлитләр ясарга. Кызган табада ике ягын да кыздырырга һәм 30-40 минут духовкада пешереп бетерергә.7200
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.16100
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
18 май 2022 - 07:0618 май - Халыкара музейлар көнеХөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!4300
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.54200
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.37300
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.36100
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.32402
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:25900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика