Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ватык савыт кулланмагыз

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый дигән хорафат бар, ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә. Савыт-саба шалтырамый тормый диләр… Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә ялгышмы ул, чынлапмы савыт саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә...

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый дигән хорафат бар, ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә. Савыт-саба шалтырамый тормый диләр… Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә ялгышмы ул, чынлапмы савыт саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар:

نهى رسول الله صلى الله غليه وسلم عن الشرب من ثلمة القدح, وأن ينفخ في الشراب

"Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды"(«Сахих ибн Хиббана», № 5315).

Ислам галимнәре мондый савыт куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл (нежелательно) дигән хөкем чыгарган. Алар пәйгамбәребезнең әлеге тыюын, савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырганнар. Имам ат-Тахави «Шархумаани-асар» китабында бу турыда искә ала.

Кешеләрнең иң яхшысы булган пәйгамбәребезнең бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитар хезмәтләренә күз салыйк.

Без ашханәләрдә - чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе - протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак вакыт саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз, чирләмәгез.

Ә иң мөһиме, микроблар, бактерияләр хакында 7нче гасыр башында яшәгән пәгамбәребез каян белде икән?

Игелек.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев