Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Венерада бер тәүлек бер елдан озынрак

Күктә ниләр бар икән? 1961 елның 12нче апрелендә тарихта беренче тапкыр кеше космоска оча. Беренче космонавт итеп Юрий Алексеевич Гагаринны сайлыйлар. Ул «Восток» космик кораблендә 108 минут космоста була. 1962 елдан башлап 12нче апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Энә очы кадәр... Кояшның авырлыгы барлык Кояш системасының 99,86% тәшкил итә....

Күктә ниләр бар икән?

1961 елның 12нче апрелендә тарихта беренче тапкыр кеше космоска оча. Беренче космонавт итеп Юрий Алексеевич Гагаринны сайлыйлар. Ул «Восток» космик кораблендә 108 минут космоста була.

1962 елдан башлап 12нче апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.

Энә очы кадәр...

Кояшның авырлыгы барлык Кояш системасының 99,86% тәшкил итә. Калган 0,14% планеталарга һәм астероидларга туры килә.

Кояш матдәсенең энә очы кадәр генә бер кечкенә өлешен Җир атмосферасына урнаштырсаң, ул шаккаткыч зур тизлек белән кислород «йота» башлый һәм 160 км. радиуста бар тереклекне юк итәргә мөмкин, дип фаразлана.

Венерада бер тәүлек бер елдан озынрак

Плутондагы бер ел - Җирдәге 248 елга тигез.

Венерадагы бер көн - бездәге 243 тәүлек. Ә бер ел 225 көн генә. Бу планета үз күчәре тирәли бик акрын, ә кояш тирәли тиз әйләнә.

Нейтрон йолдызлар турында ишеткәнегез бармы? Аларның диаметрлары 10 км.дан да артмый, ә үзләре Кояш кебек авырлыкта. Аларда авырлык көче гаять зур. Бу планетага астронавт аяк басса, аның тән авырлыгы бер миллион тоннага артачак икән.

«Космик юла» төшенчәсе дә бар. Бу - нейтрон йолдыз, җиһандагы иң тиз әйләнүче объект. Ул үз күчәре тирәли секундына 500 әйләнеш ясый. Бу космик объектлар бик тыгыз. Планетадан алынган бер аш кашыгы матдә 10 миллиард тонна авырлыкка тигез булыр иде.

Менә сиңа «койрык»!

1843 елның 5нче февралендә астронавтлар бик тә зур кометаны ачалар. Аны «Великая» дип атыйлар. Җир яныннан үтеп киткән бу кометаның койрыгын кешеләр әле бер ай дәвамында күзәтә алганнар. Кометаның озынлыгы 800 миллион километр булган.

Өсте боз белән капланган

Плутон - кәрлә планета. Ул кояш системасындагы иң суык планета дип санала. Аның өсте боз белән капланган. Монда температура -200 градуска кадәр төшә. Плутондагы боз без белә торган боздан күпкә аерыла. Ул корычтан берничә мәртәбә ныклырак икән.

Кыйммәтле планета

2011 елда астрономнар 92% алмаздан торган планетаны ачалар. Бу «кыйммәтле» планета Җирдән 5 тапкыр авыррак. Ул Елан йолдызлыгында урнашкан. Җирдән бу планетаны 4000 яктылык елы аерып тора.

Чыганак : http://chelny-rt.ru/the-news/item/4101

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев