Теләче Информ

Теләче районы

Язмалар

Вербена

Бакчам тулы чәчәкләр булса да, аларның төрләрен ел саен арттырып, яңаларын өсти барам. Быел вербена чәчтем әле. Хәер, авылда яшәгәндә албакчамда үстереп караганым бар иде аны. Көчле, киң ябалдашлы, бик күркәм үсемлек ул.

Зонт сыман түгәрәкләнеп, ботакчык очларында тезелешеп укмашып үсүче ал, кызыл, кара зәңгәр, аксыл шәмәхә, ак төстәге вак чәчәкләргә күмелеп, июнь уртасыннан октябрьгә кадәр бакчабызны бизәп утыра иде. Һәр укмаш чәчәк таҗында төрле төсләргә кереп балкып, берьюлы 20-30 энҗе бөртеге җемелдәп тора сыман! Карап үстерүе әлләни авыр түгел, чөнки шактый ук талымсыз культура. Һаваның салкынаюын җиңел кичерә, җиңелчә кырауларга бирешми. Аның сортлары, гибридлары күптөрле, куаклары 20-25 см биеклектә. Шунлыктан чәчәк түтәле читләренә, киң бордюр кырыйларына, сукмак буйларына утыртырга кулай. Аның куаксыманы гына түгел, хәтта чәчәкле хәтфә келәм сыман түтәлне каплап алып, үрмәләп үсүче төрләре дә очрый. Вербенаның орлыкларын февраль азагы-март башында тәрәзә төбендәге лотокларга чәчеп үстерү отышлы. Орлыкларын ком, торф (2:1), бераз көл салып болгатып әзерләнгән, бик аз гына черемә кушылган, дым һәм һаваны яхшы үткәрүче көпшәк кәсле туфрак тутырылган, әйбәтләп дымландырылган лотокның өстенә генә сибеп җибәрәбез. Вак орлыкларны кар өстенә чәчү дә җайлы. Кар эрегән уңайга орлыклар бүртә һәм туфрак өслегенә берегеп тамыр җибәрә башлый. Үсемлек тишелеп чыкканчы, савытның өстен пыяла яки целлофан пакет белән томалап торабыз. Көнгә бер-ике мәртәбә өстен ачып җилләтәбез. Вербена гадәттә 10-12 көннән тишелеп чыга. Беренче үсентеләр күренә башлауга, лотокның өстен ачып, тәрәзә төбенә якты һәм салкынча урынга кую зарур. Нәни үсентеләргә суны пульверизатордан гына сибәбез, караяк чиренә бирешмәсеннәр өчен, туфракларын кирәгеннән артык чылатмыйбыз. Өч-дүрт атна эчендә чын яфраклары үсеп чыга. Әгәр орлыкларны сирәк чәчмәгән булсагыз, үсентеләрнең арасын 2,5-3 см калдырып сирәкләргә, соңрак берәмләп стаканнарга күчереп утыртырга туры килә.

Әгәр өйдә чәчеп үстерү мөмкинлегегез булмаса, йә югарыда тәфсилләп язып үтелгәнчә матавыкланырга теләмәсәгез, апрель башында теплицага чәчеп, савытлар өстенә дуга бастырып куеп, тукылмаган материал тарттырып, рассадасын мини парникта үстереп алырга була. Болай эшләгәндә үскеннәр чирләми, тамырлары нык, сабаклары көчле була. Тик бер уңайсызлыгы бар: ул бер айга соңга калып чәчәк ата башлаячак. Түтәлгә май азагында, араларын 20-30 см калдырып, күчереп утыртабыз. Үрмәләп үсүче төрен чәчкән булсагыз, түтәлнең 1 квадрат метрына 8-10 данә үсемлек урнаштыру кулай, йомшак келәм кебек каплап алган үсемлек араларыннан чүп үләннәре баш калкыта алмаячак. Үрмәләп үсүче вербена беркадәр үскәч, аның ботакларын җиргә иеп, шпилькалар белән беркетеп, өстәмә тамырландырып, аны шул рәвешчә үрчетеп була. Куакчык рәвешендә үсүче сортларының чәчәк таҗларын купшы итеп формалаштыру өчен, петуния үстергәндәге кебек, ботактагы өченче-дүртенче яфрактан өстәгесен чеметеп өзеп ала барабыз. Вербена туфракның уңдырышсыз, гумуска бай булмаган, балчыксылында (суглинок) әйбәтрәк чәчәк ата, тик аңа шифалы кояш нурлары гына мулдан сибелсен. Әгәр туфракны ашласак, яфрагы күп, чәчәге аз була. Үрмәләп үсүче сортларын кәрзиннәргә, кашполарга урнаштырып, бакча йортының, мунча, сарай кебек корылмаларның диварларын бизәү өчен кулланырга мөмкин. Беседканы да бик матур бизи ул, аңа үзенчәлекле ямь бирә. Шәһәр фатирларының балконына да урнаштырырга була. Корылыкка чыдам, кыраулардан, һава торышының көйсезлекләреннән курыкмый. Куак булып үсүчеләренең чәчәкләрен кисеп гөлләмәләр ясарга кулай, алар ике атна дәвамында шиңми. Кара көздә казып алып, үсемлекне идән астында кышлатсак, киләсе язның март аенда яктыга алып чыгып, ботакчыкларын кисеп алып, юеш комда тамырландырырга була.

Вербенаның матурлыгы белән бер хозурланган бакчачы әлеге талымсыз чәчәкне үз кишәрлегендә инде ел саен үстерә башлый. Тышкы гүзәллегеннән тыш, ул нәзакәтле хуш ис таратуы белән дә күңелгә ятышлы. Әйтерсең, бакчабызга затлы хушбуй сипкәннәр! Көне буе эшләп арыганнан соң, кичке тымызык һавада ял иткәндә, аллы-гөлле чәчәк түтәле янына утырып, күкрәк тутырып, рәхәтләнеп сулауларың үзе ни тора! Бер дигән фитотерапия!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан

Чыганак: Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев