Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Виноградны кышка әзерлибез

Виноградны кисү өчен иң кулай вакыт - октябрь ахыры-ноябрь башы. Күпләрне беренче кыраулар куркыта, әмма өлгергән виноград ботагы өчен алар куркыныч түгел. Өлгергән берьеллык ботаклар көрән яки саргылт төстә була. Аларны юеш җиргә салганчы, туң коры җиргә җәю яхшырак та. Ботакларның суыклар башланганда өлгереп җитүен, яфраклар (алар әле калган булса)...

Виноградны кисү өчен иң кулай вакыт - октябрь ахыры-ноябрь башы.

Күпләрне беренче кыраулар куркыта, әмма өлгергән виноград ботагы өчен алар куркыныч түгел. Өлгергән берьеллык ботаклар көрән яки саргылт төстә була. Аларны юеш җиргә салганчы, туң коры җиргә җәю яхшырак та. Ботакларның суыклар башланганда өлгереп җитүен, яфраклар (алар әле калган булса) туплаган туклыклы матдәләрне ботакларга бирүен һәм бу процессны вакытыннан алда туктату ялгыш икәнен аңларга кирәк.
Барыннан да элек зәгыйфь, хәлсез ботакларны, ботакның өлгереп җитмәгән өлешләрен кисәләр. Бары тик тиешенчә өлгергән 6 мм һәм аннан калынрак берьеллык ботакларны гына калдырырга кирәк. Алардан уңыш бирә торган звено формалаштырабыз. Уңыш бирә торган звено ул - уңыш бирә торган сабак (4-12 күз) һәм алмаш чыбык (2-3 күз) җыелмасы. Монда сүз җилпәзәле (веерлы) формалаштыру турында бара. Калган өлгергән ботакларны үсентеләр үстерү өчен файдаланырга була.

Шул рәвешле әзерләнгән виноград куакларын бергә көлтә итеп бәйләргә һәм үсентеләрне бер-берсенә каршы якка бөгеп, махсус әрҗәгә яки зур булмаган канауга җиргә яткырырга. Куак астына үсемлек калдыклары салып калдырырга, өстен дым үткәрми торган материал (толь, рубероид, шифер) белән капларга. Кар вакытында ятса, бу каплау җитәчәк. Әгәр кар ятмаган килеш суыклар башланса, виноградны өстәмә рәвештә капларга туры киләчәк.
Язын утыртылган яшь үсентеләрне өлгергән ботагына кадәр кисәргә һәм 5-10 литрлы пластик су шешәсеннән ясалган капкач белән капларга була. Һава керсен өчен төбенә без белән берничә урыннан тишек тишәргә кирәк. Өстенә туфрак салыгыз.

Леонтий КИРЯГИН,танылган виноградчы.

http://agryz-rt.ru/ru/component/k2/item/13104-vinogradnyi-kyishka-%D3%99zerlibez.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X