Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәвит Шакировлар гаиләсе ишәя: Зөлфиякәй бәби көтә?!

Июль башында Уфада җырчыларның ябык кичәсе узачак. Шул уңайдан әлеге кичәне оештыручы "Туган тел" телеканалы "Ватсап"та махсус төркем булдырды. Анда барлыгы 80ләп Башкортстаннан чыккан артистлар аралаша. Ябык кичәдән тыш, шәхси темаларга да әңгәмә алып баралар. Берәү төркемгә кызык фото җибәрә: Җәвит Шакиров Башкортстанның халык артитсы Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерованың...

Июль башында Уфада җырчыларның ябык кичәсе узачак. Шул уңайдан әлеге кичәне оештыручы "Туган тел" телеканалы "Ватсап"та махсус төркем булдырды. Анда барлыгы 80ләп Башкортстаннан чыккан артистлар аралаша. Ябык кичәдән тыш, шәхси темаларга да әңгәмә алып баралар.

Берәү төркемгә кызык фото җибәрә: Җәвит Шакиров Башкортстанның халык артитсы Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерованың балаларын ашатып утыра. Əлбәттә, шундук кызык комментарийлар китте. Кемдер: "Җәвит абый, бәби ашатып утыру сезгә бик килешә, Зөлфия апа тагы берәрне алып кайтсын", - дип язган.



"Кем белә, бәлки алып та кайтырбыз! Əле ураза ае бит", - дип җавап кайтарган җырчы.

Ə соңыннан җырчы, шатлыгыннанмы, барлык серләрне ачып салган:
- Без бәби артыннан барып тормабыз инде. Августта, безнең энҗе туебызга килен малай онык алып кайтачак. Иң зур бүләк шул булачак.
Күз алдына китерәсезме, 30 ел бер хатын белән! Ни шагу на лево, ни шагу направо, һәрвакыт "кру-у-угом" һәм өйгә кайттым, - дип язган Җәвит Шакиров.

Азалия Исмәгыйлова.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X