Илебезгә җиңү таңын алып килгән Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу нисбәттән, укучылар арасында төрле иҗат конкурслары әледән-әле уздырылып тора.
Узган атнада Балалар иҗат үзәгендә узган «Родные лица Победы» дип исемләнгән конкурс та моның ачык мисалы. Конкурсның максаты да укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, якташла-рыбызның фронтта күрсәткән батырлыкларын барлау, яшь буынга җиткерүдән...
Илебезгә җиңү таңын алып килгән Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу нисбәттән, укучылар арасында төрле иҗат конкурслары әледән-әле уздырылып тора.
Узган атнада Балалар иҗат үзәгендә узган «Родные лица Победы» дип исемләнгән конкурс та моның ачык мисалы. Конкурсның максаты да укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, якташла-рыбызның фронтта күрсәткән батырлыкларын барлау, яшь буынга җиткерүдән гыйбарәт. Әлеге чара барышында укучылар электрон презентацияләр ясап, сугыш ветераннарының тормыш юлын сөйләп күрсәтте.
- Бабам турында материаллар туплаганда ул хезмәт иткән Подольск шәһәренә хәрби комиссариатка мөрәжәгать белән хат юлладык. Бабам йөргән юлларны, фронтта күрсәткән батырлыкларын барлап чыктым. Бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым,- ди Үзәк урта мәктәбеннән Булат Хәсәншин.
"Укучылар бу конкурска бик җаваплы караганнар. Әбде, Алан, Олы Мишә, Шәтке, Лесной мәктәбе укучыларының эшләре аерым игътибарга лаек. Шул ук вакытта Теләче урта мәктәбе кебек зур мәктәптән бер генә укучының да катнашмавы аңлашылып бетми", - диде балалар иҗат үзәге методисты Рушания Гәрәева.
Нет комментариев