Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Wi-fi аллергия чыгара

Белгечләр яңа төр аллергия чыганагына тап булдылар. Аны чыбыксыз wi-fi китереп чыгара. Авыручылар табибларга баш авыртуыннан зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Салкын тигән кебек хис итеп, буыннары авыртуыннан зарланганнар. Кайберләренең хәтта күз күрүләре начарланган. Wi-fiның организмга тәэсире әлегә тулысынча ачыкланмаган. Мондый төр аллергиядән дәвалану өчен медиклар күбрәк өйдә утырырга киңәш итә. Моннан...

Белгечләр яңа төр аллергия чыганагына тап булдылар. Аны чыбыксыз wi-fi китереп чыгара.
Авыручылар табибларга баш авыртуыннан зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Салкын тигән кебек хис итеп, буыннары авыртуыннан зарланганнар. Кайберләренең хәтта күз күрүләре начарланган.
Wi-fiның организмга тәэсире әлегә тулысынча ачыкланмаган. Мондый төр аллергиядән дәвалану өчен медиклар күбрәк өйдә утырырга киңәш итә. Моннан тыш, урманга яки Антарктидага яшәргә күчеп була. Монысы инде, билгеле, сарказм буларак әйтелгән сүз.
Экспертлар әйтүенчә, чыбыксыз челтәрнең кеше организмына тәэсире хакында тикшеренүләр күптән башланган инде.
Кайбер белгечләр фикеренчә, Wi-fiның зыяны, чыннан да, юк түгел. Ник дигәндә, Wi-fi микродулкынлы мич ешлыгында эшли. Мондый ешлыкта мичтәге ашамлыклар берничә минутта җылына. Бу дулкыннар кеше организмына ничек тәэсир итә?
Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу тема буенча 20 000 фәнни хезмәт язылган. Аларда Wi-fi челәретенең куркынычлыгы хакында меңләгән нәтиҗәләр китерелгән.

Чыганак: https://vk.com/id423820304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев