Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

WorldSkills та катнашучылар: эшче hөнәр остадан йолдыз ясый

Казанның коммуналь хуҗалык hәм төзелеш көллияте студенты 18 яшьлек Раил Шәрифҗанов, йортына җиhаз алам дип, кибеттә эзләнеп йөрми. Ул аны үзе дә бик яхшы итеп ясап куя. Шул осталыгы аркасында инде ул Россия җыелмасына керә hәм дөнья беренчелегенә эләгергә әзерләнә. Егет WorldSkillsның төбәк чемпионатында "агач остасы" юнәлешендә бөтен сынауларны үтеп,...

Казанның коммуналь хуҗалык hәм төзелеш көллияте студенты 18 яшьлек Раил Шәрифҗанов, йортына җиhаз алам дип, кибеттә эзләнеп йөрми. Ул аны үзе дә бик яхшы итеп ясап куя. Шул осталыгы аркасында инде ул Россия җыелмасына керә hәм дөнья беренчелегенә эләгергә әзерләнә.


Егет WorldSkillsның төбәк чемпионатында "агач остасы" юнәлешендә бөтен сынауларны үтеп, Россиянең киңәйтелгән җыелма составына кергән. 28 кеше арасыннан 7се генә милли команда составына эләгә. Раил - булачак төзүче, ул "Төзелеш hәм бина-корылмаларны эксплутацияләү" факультетының икенче курсында белем ала, беррәттән эшче hөнәрен дә үзләштерә. Агачны ышкылау, юну, кисүгә мәхәббәт аңа балачактан сеңгән. Бәйгедә ул телевизор астына куела торган тумбочканы нибары өч көндә ясый..

- Көнгә сигезәр сәгать эшләдем. Әзер эшләнмәләрдән тумбочканың детальләрен кистем, фурнитурасын җыйдым, ишекләрен, шудырма тартмаларын ясадым. Әзер эшләнмәләр бик сыйфатлы агачлардан - бүк hәм нараттан ясалган иде. Агач остасы ул хәзер бик сирәк очрый торган hөнәр, аның күзе бик яхшы күрергә тиеш. Без экологик чиста булган материал белән генә эшлибез, агачтан эксклюзив җиhазлар ясыйбыз. Без дә нәкъ картиналар иҗат итүче рәссамнәр кебек, - ди Раил Шәрифҗанов.



Хәзерге вакытта күп кенә җитештерүчеләр җиhазларны агачның үзеннән түгел, ә калдыкларыннан гына әзерлиләр. Андый материал күпкә очсызрак. Карап торышка да матур, ләкин озакка чыдамый. ДСПдан киселгән аерым детальләрне ялгар өчен формальдегид чәерләрен кулланалар. Мондый җиhазны кулланганда формальдегид бүленеп чыга башлый hәм ул кеше организмы өчен куркыныч тудыра. Әлбәттә, чын агачтан ясалган җиhазлар кыйммәткә төшә, шуңа аларны hәркем сатып ала алмый. Хәзерге көндә агач осталары бик аз, hәм үз эшенең чын осталары бу өлкәдә бик күп акча эшли ала.


Агач осталары 80 меңгә кадәр акча эшли


- Агач осталары эшсез утырмый. Безнең көллиятне бетергән бер студент әлеге бәйгедән соң бер фермага эшкә керде hәм хәзер 50-80 мең акча эшли. Коттеджлар өчен эксклюзив баскычлар ясый. Андый hөнәрченең куллары алтын булырга тиеш hәм ул сызымнарны яхшы аңларга тиеш, - дип сөйли Казан коммуналь хуҗалык hәм төзелеш көллиятенең директор урынбасары Михаил Кузьмин.

Мондый белгечләрне барлыгы 40 уку йорты әзерли. Казан коммуналь хуҗалык hәм төзелеш көллиятенең барлык студентлары да төп белгечлекләреннән тыш ташчы, столяр, балта остасы, штукатур hөнәрләрен үзләштерә. Яшьләрне агач остасы hөнәренә монда өченче ел гына өйрәтәләр. Педагоглар әйтүенчә, бу өстәмә белгечлекне бер агымнан биш кеше генә сайлый. Укып бетергәч, яшьләр белгечлек таныклыгы алалар.



- Әлеге hөнәр күпләрнең кулыннан килми. Раил - эш сөючән, тырыш егет. Без ул резервтан төп составка эләгер дип хәтта уйламаган да идек. Аның кулы да яхшы эшли, башы да. Кызганыч, бу безнең студентларда бик сирәк күренеш. Хәзер агач остасы hөнәре бөтен Россиядә яңара, шуңа да ул эшсез калмаячак. Яшь белгечләр эксклюзив әйберләр ясыйлар, кыйммәтле агач белән эшләргә өйрәнәләр, - дип өстәде Михаил Кузьмин.


Алтын куллы мастер


Раил Шәрифҗановның чыннан да hәр эшкә кулы ятып тора. Урындык, өстәл, кием өчен элгеч ясап куя ала. hәр хуҗабикәнең хыялы. Хәзер WorldSkillsның төбәк чемпионаты җиңүчесе көллият остаханәсендә 4-5, кайбер көнне 8әр сәгать вакытын үткәрә. Журнал өстәле ясый. Ул шулай март ахырында - апрель башында Королев шәhәрендә узачак WorldSkillsның ярымфинал ярышларына әзерләнә. Бу бәйгедә Раилнең Краснодарда май аенда узачак финалда катнашуы хәл ителәчәк.

- Мин ышанам, ярымфиналда Раил берсүзсез җиңәчәк hәм финалда уңышлы чыгыш ясаячак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург hәм Краснодарда бик көчле көндәшләр. Чөнки аларда җиhаз җитештерү белгечлекләрен әзерләүче махсус көллиятләр бар, - дип искәртте Михаил Кузьмин.

Елдан-ел Татарстанның яшь hөнәр ияләре эшче hөнәрләре арасында узган чемпионатларда алдынгы урыннарны алалар. Бу очраклы түгел. Республика 2012 елдан Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә кушылды. Татарстан беренчеләрдән булып әлеге халыкара оешмага керергә тәкъдим итте.

Быел Татарстан абсолют рекорд куйды. Төбәк чемпионаты 76 юнәлеш буенча үтте, шуларның 74е шәхси зачетта. Чагыштыру өчен, Европа чемпионаты барлыгы 36 юнәлештә генә уза, ә киләсе көздә Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатында барлыгы 51 юнәлеш каралган.

- Гомумән алганда, безнең яшьләр яхшы әзерләнгән. Әлбәттә, Татарстанда алдынгы булмаган юнәлеш-тармаклар да бар. Болар - чәчтараш осталыгы, электромонтаж, ветеринария, лаклау, ландшафт дизайны. Бу юнәлешләрдә алга киткән төбәкләр бар, - дип сөйләде sntat.ru порталы хәбәрчесенә hөнәри юнәлешләрне үстерү Үзәге директоры Эмиль Гөбәйдуллин.

Барлык кимчелекләрне бетерү максатыннан, республикада WorldSkills киләчәк чемпионатына яшь hөнәр ияләрен әзерләүнең комплекслы концепциясе расланган. Әлегә экспертлар булачак WorldSkills Russia-2017 V милли чемпионатының нәтиҗәләре турында прогнозлар ясарга ашыкмый. Ләкин алдагы елларда - 2014, 2015тә Татарстан гомумкоманда зачетында беренче булды. 2016 елда без өченче, ә алтын медальләр саны буенча икенче булдык. Яшь hөнәр ияләре hәм аларның кураторлары беренчелекне кулга төшерүләренә hәм шулай итеп, узган елгы нәтиҗәләрне яхшыртачакларына чын күңелдән ышаналар.

Наталья РЫБАКОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев