Теләче Информ

Әй, бу балалар, ялкаулана баралар..

Зәмирә әбине әйтәм әле, булса да булыр икән таш астыннан чыккан пәри карчыгы! Яше җитмештән узды, ә үзенең бер көн тик торганын күрмәссең! Кар сулары бетәр-бетмәс чакта ук бакчасының уңышларын алып кайтып сата башлый. Култык астына гына кыстырып йөри торган өстәлчеген кибет алдындагы тупыл төбенә чыгарып куя да, теплицасында иртә...

Зәмирә әбине әйтәм әле, булса да булыр икән таш астыннан чыккан пәри карчыгы! Яше җитмештән узды, ә үзенең бер көн тик торганын күрмәссең! Кар сулары бетәр-бетмәс чакта ук бакчасының уңышларын алып кайтып сата башлый. Култык астына гына кыстырып йөри торган өстәлчеген кибет алдындагы тупыл төбенә чыгарып куя да, теплицасында иртә өлгергән суган кыякларын, кузгалак, әнис, петрушкаларын бәйләм-бәйләм итеп тезеп сала. Иртә язда каян табып җыеп бетерә диген, "йөз чирдән" дәва булырлык әллә нинди үләннәрен, балтырган, какы, гади генә кычытканга кадәр мактый-мактый сата. Сатып алучыларга ул үләннәрдән ничек файдалану серләренә хәтле өйрәтеп җибәрә. Узган-барганнарны еландай гипнозлап тартып китерә диярсең, берсе дә Зәмирә карчык янына сугылмый китми. Янына туктадылармы, карчыкның матур сайрап мактавына түзмичә, нәрсә булса да алып куйганнарын үзләре дә сизми калалар.

Зәмирә карчык шулай иртә яздан кара көзгәчә, әрсез әрләндәй, бакчасыннан - фатирына, фатирыннан урамга ташып, үзе үстергән уңышны сатып яши. Үземә күп тә кирәкми, җан асрарга пенсиям дә бик җитә, ди ул. Бар тапканы әлеге дә баягы, балаларга, оныкларга - "төпсез кое"га китеп бара. Бу хәлгә карчык рәнҗеми дә, ачуланмый да. Аллага шөкер, үз аягымда йөреп, хәләл көчем белән балаларыма булышам әле дип, сөенә генә. Дөрес, карчыкка күзләренең агы белән генә карап, нәфесең котырган кемсә, сиңа гына дөнья малы җитми дип, аның бу гамәлен хупламыйча, мыгырданып узучы яшьтәшләре дә бар. Үзләре дин юлындамы-юкмы - Алла белгән, әмма "ураза тотарга, намаз укырга кирәк" дип, әбигә акыл биреп үтүчеләре дә очрый. Бу эшләргә күп вакыт кирәкмени, Зәмирә карчыкның эш арасында биш вакыт намазының берсен дә калдырмавын, уразасын тотуын бик якыннары гына белә. Үзләрен белмичә өреп йөрүчеләргә исе дә китми, ачуланып телгә дә килешми, сабыр гына үз эшен эшләп, тиешле гамәлен үтәп тик йөри ул.

Үз бакчасына гына түгел, хуҗасыз калган бик күп ташландык бакчаларга да хуҗа Зәмирә карчык: җиләк- җимешләрен, файдалы үләннәрен алып кайтып сатып тора.

Хәзерге яшьләрне ялкаулыкта гаепли. Әти-әниләре үлеп киткәч, яшьләрнең бакчага әйләнеп тә карамауларына гаҗәпләнә. Баргалап йөргәндә дә, бакчаларында чүп үләне үстереп, шунда эчеп, шашлык ашап ятучыларга исе китә.

Реклама

- Ни теплицалары юк, ни бер түтәл җиләк йә суган белән кишер, ни кыяр, помидор утыртмыйлар, - дип аптырый Зәмирә карчык. - Барысын да кибеттән сатып алып киләләр дә, ашап-эчеп, дуңгыз кебек симерешеп, кояшта кызынышып тик яталар. Ул әллә кайлардан кайткан, шайтан гына белгән әллә ниләр сибеп үстерелгән нитратлы, бер тәме булмаган җиләк-җимеш, яшелчәне ничек ашыйлардыр? Аннан чирле-чорлы балалар туа дип аптырыйлар. Соң, агулы ризык ашагач, эш эшләмәгәч, сау-сәламәт бала каян килсен инде?!

Заманасы шундыймы, кешеләр бозылдымы, әнә, үзенекеләр дә, никадәр эшкә өйрәтеп үстергән булса да, ялкаулана баралар. Бакчага килегез әле дисәң, кырык төрле сәбәп табалар. Яккан мунчага килеп юынып, чабынып китәргә дә вакытлары юк. Аннан, бу җирем авырта, теге җирем чәнчешә дип зар елыйлар. Авыртыр шул: табигатьнең чиста ризыкларын ашап, чистарынып йөрмәгәч...

Быелгы җәйге яңгырларга ачуланып лаф орды халык. Имеш, быел бернинди уңыш булмый, булганы да череп бетәр дип каркылдадылар. Яманга юраганы юш килмәде бит халыкның. Басуларда күкрәп - иген, бакчаларда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңды. Эремәде, черемәде, Аллага шөкер, бакча уңышы ялкауларга сатып бетергесез. Зәмирә карчык бакчасындагы викторияне, урман-болыннардан җыеп кайткан җир җиләкләрен кайнатып та, суыткычына болай урнаштырып та, балаларына, оныкларына таратып та бетерә алмады. Бакчага, урманга барган саен чиләкләп кайтып торган, үзеңнән арткан хәзинәне ничек сатмыйсың ди?! Үзе барып җыя алмаган бичара, ичмасам, сатып алып чиста табигать җимешен ашасын. Дөрес, кура җиләге быел аз булды, шулай да Зәмирә әби аны балаларына җитәрлек җыеп, әзерләп куйды. Аннан соң карлыганы, крыжовнигы, чиясе өлгерде. Үз бакчасыннан да, ташландык бакчалардан да күпме күтәрә ала, шулхәтле җыеп ташыды уңган карчык. Син җыйганы тәмле дип, заказ биреп кенә тордылар үзенә. Көзгә таба алма, груша, слива, кара миләш котырып уңды. Җыеп, ташып, урнаштырып кына өлгер. Боларына ияреп, көзнең сары төсе яфракларга иңә башлаганда бакчаларда балан, гәрәбәдәй сап-сары сырганак җимешләре җитеште. Яңгырның шифасы боларына бигрәк тә килешкән, гомер булмаганча эреләр, тулып пешкәннәр иде. Карчык аларны октябрь, ноябрь беткәнче ташыды. Урман, кыр, болыннардан мәтрүшкә, файдалы үләннәр җыеп киптерергә, каен, имән, юкә себеркесен күп итеп әзерләргә дә өлгерде. Мунча яратучыларга алары да кирәк бит. Чиләк-чиләк гөмбә дә җыеп сатты, аларны кышлыкка тозлап, киптереп тә куйды. Мыжлап үсеп утырган керәнгә хәтле көрәк белән казып алып ташыды. Кыярын, помидорын, кәбестәсен, тагын әллә ниләрне үзе генә белгәнчә тозлап, маринадлап, тәмләткечләр ясап куйды. Шулай итеп, үзенә, балаларына кыш буена җитәрлек запас тупланды. Урамга чыгып сатарга эше дә булды. "Тик торганнан шайтан көлә", - ди Зәмирә әби, шаяртып. Хәрәкәттә бәрәкәт дип яшәргә өйрәнгән карчыкның уфтанып утырырга вакыты юк.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы.

Чыганак: Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: