Теләче Информ

«Йә эчүеңне ташла, йә лапаска кер дә …асылын», – дидем» [гыйбрәт өчен]

Эчкечелек, наркоманлык турында күп языла. Әйе, чәйнәлгән тема. Шулаен шулай… Әмма кабат искә алсак, файдасы булмаса да, зыяны тимәс. Яше дә, карты да, хатын-кызлар да эчә хәзер. //Татарстан яшьләре// Ил башындагылар эчүчелеккә каршы көрәшкән рәвеш кенә ясыйлар, минемчә. Горбачев заманында йөзем бакчаларын юк итеп, кибетләрдә кеше талаштырып-сугыштырып көрәшеп карадылар. Файдасы...

Реклама

Эчкечелек, наркоманлык турында күп языла. Әйе, чәйнәлгән тема. Шулаен шулай… Әмма кабат искә алсак, файдасы булмаса да, зыяны тимәс. Яше дә, карты да, хатын-кызлар да эчә хәзер. //Татарстан яшьләре//

Ил башындагылар эчүчелеккә каршы көрәшкән рәвеш кенә ясыйлар, минемчә. Горбачев заманында йөзем бакчаларын юк итеп, кибетләрдә кеше талаштырып-сугыштырып көрәшеп карадылар. Файдасы тимәде. Хәзер спиртлы эчемлекләргә бәя күтәреп, сату вакытын чикләп, аерым кибетләрдә сатуны оештыру кебек чаралар кулланып карамакчылар. Нәтиҗәсе булмастыр… Хөкүмәткә аракының күп сатылуы отышлы - ил бюджетына саллы гына акча керә. Эчеп мие томаланган, фикерләү сәләтен югалткан кеше белән идарә итү күпкә җиңелрәк бит әле. Ул ягын да онытмыйк. Кеше кадере булмаган илдә бүтәнчә мөмкин түгел. Безнең илдә беренче урында - акча, кешеләрнең сәламәтлеге - икенче планда.

Бер мәҗлестә хәзрәтнең сөйләгәне истә калган. Сүзен-сүзгә китерә алмыйм, эчтәлеге мондыйрак: имеш, элегрәк диндә хәмерне аз күләмдә (профилактик чара итеп кенә) куллану тыелмаган. Ләкин кешеләр күпләп эчә башлагач, шул нигездә бозыклыклар арткач, спиртлы эчемлекләр хәрамга әйләнгән.

Бүген "баш ташлап" эчүчеләр күбәйде. Моны эчемлекләрнең начар сыйфатлы булуы белән дә аңлаталар. Күпчелек сәрхуш эчәргә акчаны соранып, теләнеп таба. Андыйлар иң арзанлы эчемлек куллана. Составына спирт кергән эреткеч, чистарткыч ише химикатлардан да баш тартмыйлар. Өендәге җиһазларны, хәтта газиз балаларының өс киемнәрен сатып эчкән кешеләрне беләм. Болары тормыш төбенә төшкән сәрхушләр. Аларның аек тормышка әйләнеп кайтуларына өмет юк. Андыйларны кабер генә төзәтә аладыр.

Үзебезнең тирәдә бер танышым бар. Ул күп вакыт кибет тирәсен "саклый". Ачык йөз күрсәткән кешегә сагыз булып ябыша. Тиенләп акча җыя. Кичкә таба кәефләнә. Чүп савытларында актарынганын, шешәләр, калай банкалар җыйганын да күргәнем булды. Бу хәл көн саен кабатлана. Эчми калсам авыруга сабышам ди. Күрәсең, шулай вакытлыча авыруын басып, җан асрыйдыр. Заманында җитәкче үк булмаса да, әйбәт урында эшләгән кеше.

Хәмер дигән туймас аждаһа күпме асыл егетләрнең башына җитте, талант ияләрен үзенә йотты, шуңа бәйләнешле юл һәлакәтләрендә ничә гомерне өзде. Матур гаиләләр таркалды, балалар - ятим, хатыннары тол калды… Хисабы юктыр. Ә кеше аңына килми, иманына кайтмый.

Аллаһыбыз кешегә җәзаның иң зурысын - аның акылын алып бирермен дигән. Җәзаның аннан да олырагы акылсыз кешене тәрбияләгән, караган кешегә төшә.

Заманында айлар буе айнымыйча, йөз-кыяфәтләрен югалтып эчкән бер якын танышыбыз турында сөйлим әле. Алдан ук әйтеп куям: Таһирның (исеме үзгәртелде) инде 12 еллап аракыны авызына алганы юк. Ваз кичеп чистарынгач, өйләнде, йорт-җирләрен яңарттылар, өй җиһазлары, җиңел машина алдылар, балалар үстерәләр. Сүнеп барган гаилә бүген кеше көнләшерлек итеп муллыкта яшәп ята.

Таһир эчкече гаиләдән түгел. Атасы, абыйлары -аек акыллы хезмәт кешеләре. Егеткә яшьтән үк машина җене кагыла. Күршеләрендә колхозның йөк машинасында эшләүче Марат абыйсы белән дуслаша. Кичләрен машинаны чистарту, сөрткәләү ише һәм вак-төяк ремонт эшләрен бергәләп башкаралар. Җае чыкканда Марат абыйсы рульне тоттыргалый. Таһир әкренләп машина йөртү серләренә өйрәнә. Машина хуҗасы кызмача көннәрдә аңа комбайннан ашлык ташу бәхете дә елмая. Кызыл аракыны җимеш суы дип алдап 14 яшьлек үсмергә авыз иттерүче дә Марат була. Соңрак сыйланулар ешрак кабатлана. 24-25 яшьләрдә егет башын ташлап эчә башлый. Йөгәнләргә әти юк (ул үлгән), абыйларының үз тормышлары. Әнисенең әйткәннәре бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып тора. Бөтен хәсрәте каян акча юнәтеп, баш төзәтү була Таһирның.

Миңа аның белән еш аралашырга, күңеле төшкән вакытларында юатырга туры килде. Кулыннан килмәгән эше булмагандыр, һәрьяклап өлгергән оста иде. Шуңа да эштән баш тартмады, әҗеренә "бер тавык белән бер савыт"ка риза иде. Кайвакыт әнисе: "Син әйтеп кара әле, малай бөтенләй кешелектән чыга бит, сине тыңлый ул", - дигән өчен, икенчеләрендә аның язмышына битараф булмаганга аңлата, орыша-сүгә идем Таһирны. Әмма файдасы булмады. Күреп торабыз: егетебез әкренләп сүнеп бара, әйткәннәрне колагына да элми.

Беркөнне Таһирыбыз капка янындагы таш өстенә утырган. Шешенеп беткән, кәефсез, башын ике куллап кысып тоткан да, уйланган кыяфәттә йокымсырап утыра. Ташның бер кырыена килеп сыендым. Нуры качкан йөзенә карап торам шулай. Әйтелгән сүзләр, үгет-нәсыйхәт кермәгән кешегә тагын нинди үтемле чара бар?

"Таһир, аракы сөременә бирелеп, ун еллап яшь гомерең заяга узды. Әниеңә, туганнарыңа никадәр күңел җәрәхәте ясадың, үзең газапланасың. Елап калырга балаларың юк. Йә эчүеңне ташла, йә лапаска кер дә …асылын", - дидем. Каты бәрелгәнемне аңлап туктап калдым. Мин кузгалып киткәндә башын аска игән килеш утырып калды.

Шактый вакытлар күзгә чалынмады Таһир. "Бер атналап кулыннан эш төшеп, төшенкелеккә бирелеп, ямансулап йөрде", - диде әнисе.

Ул җәйнең эссе, матур көнендә Таһирның башында нинди уйлар кайнагандыр - әйтүе кыен. Мөгаен, үлем белән яшәү көрәшкәндер. Аллаһның амин дигән вакытына туры килеп, яшәү җиңгәндер. Шул көннән бирле бүгенгә кадәр, хәзер ышаныч белән әйтергә була, ул гомерлеккә аек. Ул вакыт 31 яшьлек ир-егетнең ярты чәченә көмеш төс кергән, йөзендә вакытсыз җыерчыклар барлыкка килгән иде.

Ә Марат абыйсын шул эчү хәрап итте. Аллаһның рәнҗүе төште - акылсыз хәлдә урын өстендә әҗәлен көтеп ята. Аның белән улы һәм килене җәфалана.

Таһир баткаклыктан чыгу юлына озак - ун еллап газап чиккәннән соңгына килә алды. Күпләр дин юлына кереп, намазга басып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, хәрам ризыклардан тыелуны сайлый. Һәркемнең үз юлы. Иң мөһиме - замана афәтеннән котылу. Менә шундый ике язмыш.

С.МӘХМҮТОВ.
К. районы.

http://tatar-today.ru/2017/11/23178/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: