Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яңа 2018 елга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Ишетәсезме, Утлы Кызыл Әтәч соңгы җырларын җырлый. Каршыга өрә-өрә, әйтерсең, барыбызга да бәхет юрый-юрый, Эт чаба. Сары Эт елы безгә үзе белән ниләр алып киләчәк, барлык теләкләр дә кабул булырмы? Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе яңа еллар бары иксез-чиксез шатлык, иминлек, бәхет алып килсен! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле...

Ишетәсезме, Утлы Кызыл Әтәч соңгы җырларын җырлый. Каршыга өрә-өрә, әйтерсең, барыбызга да бәхет юрый-юрый, Эт чаба. Сары Эт елы безгә үзе белән ниләр алып киләчәк, барлык теләкләр дә кабул булырмы?

Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе яңа еллар бары иксез-чиксез шатлык, иминлек, бәхет алып килсен! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, хуш исле чәчәкләр күп булсын!
КҮСЕ (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008)
Карьера. Күсе елында туучыларга - "5"ле! Алар бар эшкә дә уңган, булдыклы, тырышлар. Андыйлар хакында таулар да күчерергә сәләтле, диләр. Теләк һәм кәеф кенә булсын, әйе бит? Эштә җитәкчегезне югары сыйфатлы хезмәтегез белән сокландырырсыз.
Мәхәббәт. Шулхәтле сөйкемле һәм акыллы гүзәл затлар яныннан ничек тыныч кына узып китәсең инде? Сезгә гашыйк булмау мөмкин түгел бит! Башыгыз белән мәхәббәт диңгезенә чумарга әзер булыгыз. Ел хуҗасы Сары Эт Сезгә никах балдагы да әзерләп куйган.
Финанслар. Тышкы кыяфәтегезне матурлау өчен Сезгә берни кирәкми. Сез табигатьтән гүзәл. Шулай да акча янчыгыгыз калын булганда, яшәве дә күңеллерәк! Өстәмә керем турында да уйланыгыз. Эшләргә дә эшләргә туры килер.
ҮГЕЗ (1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009)
Карьера. Үгез елында туучылар, гадәттә, үзсүзле, тискәре, бераз дорфарак та. Быел нәкъ шундый булырга кирәк тә. Мондый сыйфатлар килеп туган сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Эш урынын алыштыру буенча да тәкъдимнәр булачак. Үзгәрешләрдән куркып калмагыз. Үзегезне яңа өлкәдә дә сынап карагыз.
Мәхәббәт. Мәхәббәт күгендә тик Сезнең өчен генә йолдызлар бертуктамый якты нурын сибәр, бакчадагы сөю гөлләре тик Сезнең өчен генә хуш исле чәчәк атар. 2018 ел назлы мәхәббәт, оныта алмаслык очрашулары белән истә калыр. Гаиләлеләрне матур тормыш көтә. Өстәлегез түгәрәк, туар көннәрегез мөбарәк булыр, ел әйләнәсенә өегездән кунаклар өзелмәс.
Финанслар. Бар байлык - Сезнең башыгызда. Күптәнге идеяләрегезне тизрәк тормышка ашырып, көрәп акча ала башлагыз, дигән сүз бу.
ЮЛБАРЫС (1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)
Карьера. Ел хуҗасы Сары Эт Сезне үз канаты астына алыр: барлык проблемалардан, күңелсезлекләрдән саклар. Шулай да игътибарлы булыгыз: алдакчылардан, караклардан сакланыгыз. Кайберәүләр шәхси эш ачарга теләр. Бу, әлбәттә, дөрес карар. Сезнең сәләт белән күптән инде зур уңышлар казанырга вакыт.
Мәхәббәт. Романтик мизгелләргә бай ел көтелә. Сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр, бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз. Быел ләкләкләр Сезнең өй алдына матур итеп төрелгән алсу я зәңгәр биләүдә зур бүләк калдырып китмәкчеләр.
Финанслар. Акчага интекмәссез, бурычка кермәссез. Тырышып эшләсәгез, бар да булыр.
КУЯН (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)
Карьера. 2018 елны көлеп, елмаеп каршы алырсыз. Ел хуҗасы Эт Сезнең кебек йомшак, саф күңелле кешегә бер дә ырылдамас. Киресенчә, кулыннан килгәнчә һәрчак ярдәм итеп торыр. Уңыш елмаеп торганда, мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
Мәхәббәт. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар белән башланып китәр. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, гаилә корып, матур-матур сабыйлар алып кайтачак, ди йолдызлар.
Финанслар. Акча күктән яумый, барысы өчен дә тырышлык кирәк. Тырышып кына эшләсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез.
АЖДАҺА (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)
Карьера. Эт елы мөһим вакыйгалар, тормышта зур үзгәрешләр белән истә калыр. Эшегезне алыштырырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Иҗат казанында кайнаучылар өчен 2018 ел үтә дә уңышлы узар.
Мәхәббәт. Гаиләлеләрнең тормышында күңелле вакыйгалар көтелә. Күктә ләкләкләр дә канатларын каезлап, ныгытып куйганнар. Сезгә бүләкләр алып килеп җитәрләр әле, менә күрерсез.
Финанслар. Кесәдә акча артсын дисәгез, әлбәттә, тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Төп эшегездән тыш өстәмә рәвештә акча эшләп алу мөмкинлегеннән баш тартмагыз.
ЕЛАН (1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)
Карьера. 2018 ел Сезнең өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Һәр эшегезне алдан уйлап, барын җентекләп тикшереп, интуициягезгә таянып башкарырсыз. Шуңа да хата-ялгышулар булмас, эштә зур уңышларга ирешерсез.
Мәхәббәт. Могҗизаларга бай, романтик ел көтә Сезне. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Йолдызлар Сезгә яшәү урынын киңәйтү, ремонт ясау кебек эшләр башларга тәкъдим итә. Ник дигәндә, быел гаиләгез ишәеп китәр дип көтелә.
Финанслар. Финанс хәлегез күпкә яхшырыр. Тик барысына да бу турыда сөйләп йөрергә кирәкми. Капитал, байлык тынлыкны ярата.
АТ (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)
Карьера. Шатлыклы, куанычлы вакыйгаларга бай ел көтә Сезне. Командировкаларга баручыларның юллары уңар. Чит илгә сәфәргә чыгу өчен дә яхшы вакыт. Анда аралашу даирәсен киңәйтә, яңа дуслар таба алачаксыз.
Мәхәббәт. Романтик өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Бу елда мөлаемлыгыгыз тагын да артыр, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Кыскасы, телевизор каршында моңсуланып утырырга туры килмәс. Гаиләлеләрнең тормышында да күңелле вакыйгалар күп булыр.
Финанслар. Алдакчылар һәм аферачылардан сакланыгыз. Күпме тир түгеп эшләп тапкан акчагызны югалта күрмәгез.
КӘҖӘ (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)
Карьера. 2018 елда Сезне барлык юнәлештә дә уңышлар көтә. Бернидән дә курыкмагыз, максатларыгызны тормышка ашыру өчен бар юллар ачык. Конкурентлар белән бәйле проблемалар гына тууы бар. Планнарыгызны башкаларга ачылып сөйләп йөрмәгез.
Мәхәббәт. Яңа мөнәсәбәт, очрашулар, мәхәббәт белдерүләре көтелә. Ел башында очраткан сөйгән ярыгыз ел ахырына кадәр тормыш иптәшегезгә әйләнергә мөмкин. Гаиләлеләрнең тормышында да уңай үзгәрешләр булыр.
Финанслар. Матди хәлегез борчымаса да, акчагызны юкка-барга әрәм итмәгез, артыгын банкка салып куегыз. Шулай гына акча җыя алырсыз.
МАЙМЫЛ (1920, 1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)
Карьера. Киләсе елда тормышыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булыр. Ел дәвамында уйнап-көлеп, күңел ачып яшәрсез. Эштә үзегезне күрсәтегез, сәләтләрегезне яшермәгез. Тырышлыгыгызны күреп, яңа эшләр тәкъдим итәргә, карьера баскычы буенча күтәрергә мөмкиннәр.
Мәхәббәт. Эт елы романтик маҗараларга, яңа танышуларга бай көтелә. Сез быел теләсә кемне үзегезгә карата алачаксыз, гашыйк булучылар күп булыр. Ел гаилә кору, бәбиләр алып кайту өчен бик тә уңышлы.
Финанслар. Акчагызны дөрес тотарга өйрәнегез. Бер өлешен банкка салып кую дөрес булыр. Процентлар да тама, күңелегез дә тыныч.
ӘТӘЧ (1921, 1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)
Карьера. Ел хуҗасы Эт Сезнең һәр башлангычыгызны хуплар, кулыннан килгәнчә булышыр. Җиңел генә барлык хыялларыгыз да тормышка ашарга тора. Тик Сезгә бер киңәш: киләчәккә планнарыгызны, максатларыгызны чит кешеләргә сөйләмәгез.
Мәхәббәт. Сюрпризларга, күңелле вакыйгаларга бай ел көтелә. 2018 елда корган гаиләләр ныклы, аларның сабыйлары сәламәт һәм акыллы булачак. Якыннарыгызга юл куярга да өйрәнегез, сөйгәнегезнең фикерен игътибарсыз калдырмагыз.
Финанслар. 2018 елда кинәт кенә баеп китәрсез. Хәйриячелек белән шөгыльләнегез. Мохтаҗларга биргән сәдака үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак.
ЭТ (1922, 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)
Карьера. 2018 елда кем-кем, ә менә Эт елында туучылар, һичшиксез, зур уңышлар яулаячак. Ел хуҗасы үзенекеләрне ташламый, ел әйләнәсенә ярдәм итеп, булышып торачак.
Мәхәббәт. Мәхәббәт күген салават күпере яктыртып торыр! Кайвакыт болытлар да килеп чыгарга мөмкин, әлбәттә. Тик алары да ап-ак һәм мамыктай йоп-йомшак. Сөйгән ярыгыз кулыгызны сорарга, ниһаять, батырчылык итәр. Ник дигәндә, бу ел никах, туй бәйрәмнәренә бай булыр. Ел шулай ук туганнар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә яхшы.
Финанслар. Бу чорда ял, күңел ачу, уңга-сулга акча чәчү турында онытып торыгыз. Сезгә әлегә эшләргә, эшләргә һәм тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк!
КАБАН (1923, 1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007)
Карьера. Ел хуҗасы Эт Сезне ел буена күңелсезлекләрдән саклар. Эшегез белән бәйле көндәшләрегез яныгызга килергә дә базнат итмәс. Бертөрлелектән туйсагыз, үзегезне яңа өлкәдә дә сынап карагыз. Нәкъ бу елда үзегездә яңа сәләтләр ачып, даһиларча бар дөньяны яуларга да бик мөмкинсез!
Мәхәббәт. Мәхәббәт өлкәсендә гашыйк булу, кызыклы очрашулар көтелә! Тик Сезгә сак булырга киңәш итә йолдызлар. Башыгызны югалтып, үзегезгә тиң булмаган кешеләр белән элемтәгә керә күрмәгез.
Гаиләлеләрнең тормышында күңелле вакыйгалар көтелә. Ләкләкләр кайда оя корыйм икән дип, Сезнең өй тирәсендә дә бөтерелеп очар.
Финанслар. Финанс мәсьәләсе үзегезгә бәйле. "Алма пеш, авызга төш" дип көтеп ятучыларга авыр булачак.

Гөлназ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА әзерләде

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X