Теләче Информ

Яңа ел белән бергә грипп та «ишек шакыячак»

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосы Гриппка каршы прививка ясатканнардан да акыллы кеше юк. 2009 елда куркыткан дуңгыз гриппы да, ел саен диярлек баш күтәргән Гонконг гриппы да аларга куркыныч түгел. Быел илебездә әлеге йогышлы чирнең нәкъ шушы төрләре «хакимлек итәр» дип көтелә бит. Вакциналар исә бу штаммнарга каршы торырлык итеп эшләнгән булган....

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосы

Гриппка каршы прививка ясатканнардан да акыллы кеше юк. 2009 елда куркыткан дуңгыз гриппы да, ел саен диярлек баш күтәргән Гонконг гриппы да аларга куркыныч түгел. Быел илебездә әлеге йогышлы чирнең нәкъ шушы төрләре «хакимлек итәр» дип көтелә бит. Вакциналар исә бу штаммнарга каршы торырлык итеп эшләнгән булган.


Илебезнең 20 субъектында инде чирләүчеләр исәбе эпидемик чиктән узып киткән. Татарстанда вәзгыять әлегә тотрыклы. Әмма атна саен авыручылар саны арта бара. Республикабызда август ахырыннан башлап ОРВИ белән барлыгы 218 меңнән артык кеше авырган. Зыян күрүчеләр арасында балалар аеруча күп. 70 процент очракта табибларга нәкъ менә нәниләргә ярдәм күрсәтергә туры килә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең эпидемик күзәтчелек бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева гриппның никадәр куркыныч чир икәнен ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, ел саен әлеге йогышлы чир дөньяда 500 мең кешенең гомерен өзә. Ел саен грипп белән һәр 10нчы олы кеше, һәр 5нче бала авырый. Чир йоктыручыларның һәр җиденчесенә өзлегү куркынычы яный.

2015 елда грипп республикабызга 4 миллиард сумлык зыян салган, дип исәпләп чыгарганнар. Узган елда чир Татарстан территориясендә артык озакка «тукталмады» үзе. Эпидемик күтәрелеш нибары 3 атна гына дәвам иткән иде. Халыкның барлыгы 11 проценты авырды.

Агымдагы кышкы сезонда гриппны гыйнвар аенда көтәргә кирәк, ди белгечләр. Әмма бәйрәм яллары әле тыныч узар, дип өметләнәләр. Мәктәп укучылары каникулга таралачак, шуңа да авыручылар исәбе артмас дигән ышаныч бар. Димәк, бәйрәм вакытындагы күңел ачу чараларын чикләргә туры килмәс, рәхәтләнеп ял итәргә берни дә комачауламаска тиеш.

Табиблар грипптан иң яхшы саклану ысулы - прививка ясату дип әледән-әле кабатлап тора. Әмма инде хәзер вакцинацияләнүнең файдасы булмаячак. Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен 1 ай тирәсе вакыт узарга тиеш. Шунлыктан ил күләмендә дә, республикабызда да вакцинацияләү кампаниясе төгәлләнде.

Флера Сәрвәрова быел 5 яшьлек улы Әмиргә беренче тапкыр гриппка каршы прививка ясатып караган. Һәркем белә - әни өчен баласының чирләвеннән дә авыррак нәрсә юк. Әмир исә еш кына борчуга сала икән.

- Улыбыз шактый еш авырый. Авырый башласа, тән температурасы бик югары күтәрелә. Быел менә балалар бакчасында прививка ясатырга тәкъдим иткәч, моны эшләп карарга булдык. Әлегә файдасы бар сыман. Шуннан соң авырганы юк әле. Бераз борын мышкылдатып тора үзе, әмма хафаланырга сәбәп юк, - ди Флера Сәрвәрова.

Быел Россия буенча халыкның 40 проценты гриппка каршы прививка ясаткан. Татарстанда бу күрсәткеч берникадәр түбәнрәк - 1 миллион 313 мең кеше вакцинацияләнгән. Әлеге күрсәткеч республика халкының 34 проценты дигән сүз. Әмма шулай да белгечләр нәтиҗәләрдән бик канәгать. Узган елдагы сезон белән чагыштырганда, бу - 7 процентка югарырак бит. Нәтиҗәдә, быел да грипп Татарстанда артык озакка тоткарланмас дигән өмет бар.

Прививка ясатырга өлгермәгән кешеләргә исә, табиблар гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

- һава шартларына карап киенегез
- кеше күп җыелган урыннарны читләтеп үтегез
- телефон, компьютер клавиатурасын, ишек тоткаларын ешрак сөртегез
- йөткергәндә һәм төчкергәндә борын-авызыгызны салфетка белән ябыгыз
- бүлмәләрне ешрак җилләтегез
- дөрес тукланыгыз, туйганчы йоклагыз, артык көчәнмәгез
- борын, күзләрегезгә пычрак куллар белән кагылмагыз
- кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз
- авырый башлаган балаларны бакчага, мәктәпкә җибәрмәгез, эшкә бармагыз
- үзбелдеклегегез белән дәваланмагыз, табибка күренегез.


Вируслы авыруларның 200гә якын төре билгеле.
Инфекцияләр арасында барлык авыру очракларының 80 проценты грипп һәм ОРВИ өлешенә туры килә.
Грипп бары тик кешедән кешегә һава аша гына күчә.
Грипп вирусы 8 сәгатькә кадәр яши.
Авырудан вирус йоктыру ихтималы 4-7 көн саклана.
Сөйләшкән чагында грипп вирусы - 3, йөткерү-төчкерү вакытында 6-8 метр ераклыкка тарала.

Реклама

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: