Теләче Информ

Мишә елгасында бәке тишеп кармак салып балык тотабыз (БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ)

Кайберәүләр өнәп бетермәсә дә, кышын елгада бәке тишеп балык тоту - бик күпләрнең яраткан шөгыле. Яңа ел бәйрәме яллары моның өчен аеруча зур мөмкинлек тудырды. Ял көннәре җиттеме, Мишә елгасы (Караширмә авылы янәшәсендәге күпер асты) балыкчылар белән тула. Дөрес, мин барган көнне алар бармак белән генә санарлык иде. Көннәр җылы...

Кайберәүләр өнәп бетермәсә дә, кышын елгада бәке тишеп балык тоту - бик күпләрнең яраткан шөгыле. Яңа ел бәйрәме яллары моның өчен аеруча зур мөмкинлек тудырды. Ял көннәре җиттеме, Мишә елгасы (Караширмә авылы янәшәсендәге күпер асты) балыкчылар белән тула. Дөрес, мин барган көнне алар бармак белән генә санарлык иде. Көннәр җылы торганлыктан, аларның күбесе зур елгаларга балыкка киткән булып чыкты.

Балыкчыларның кар-буранда, зәмһәрир салкында күтәренеп чыгып китүе турында әллә ничә төрле фикер ишетергә мөмкин. Кемдер нәфес ди, кемдер җиңел холык ди, кемдер шул шөгыльгә мөкиббән китү ди. Керереңнән алдан чыгарыңны уйла ди халык. Монысы калынлыгы ястык кадәр булса да, ышанмаска кирәкле боз өстенә балыкка чыгып китүчеләр турында әйтелә. Кешене күтәреп тору өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр калынлыкта булырга тиеш. Мишә елгасына балыкка йөрүчеләргә хәзер инде куркасы юк. Елгадагы бозның калынлыгы 40 сантиметрдан артып китә. Балыкчыларның үзләре белән очрашып сөйләшеп алдым.

Фидәис Хәлиуллин, Күкчә авылыннан:

- Балык тотарга кечкенәдән яратам. Без Төрек-Тәмте суында кызыл канат, ташбаш тотып үскән малайлар. Кармак белән дә тота, марля белән дә сөзә идек. Кышкы балыкка ун-унбиш ел чамасы йөрим. Шуннан үземә әйтеп бетергесез ләззәт алам. Биредә атна буе эшләп арган организм гына түгел, күңел дә ял итә. Вакыт булганда, йөрергә тырышам. Бер генә балык та эләкмәгән көннәр була. Аңа карап кына кәеф төшми, билгеле. Син килгәнгә, ахырысы, бүген балык әйбәт эләгә. Балыкны кыздырып та, пешереп тә ашыйбыз. Гадәттә кышкы балыкка боз ныклап каткач кына йөри башлыйм. Балыкчы дуслар белән бергә Идел, Чулман кебек зур елгаларга да баргалыйбыз.

Валерий Степанов, Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән:

- Балыкны балачактан тотам. Эш-мәшәкать булмаганда, ял саен балыкка барырга тырышам. Өйдә нишләп ятасың инде. Балыкчы иптәшләр белән Чулман, Идел, Нократ елгаларына да барабыз. Март азакларына кадәр рәхәтләнеп кышкы балыкка йөрергә була. Биредә гел бер төрле генә балык - кызыл канат эләгә. Шулай булса да, ялыктырмый. Гаиләмдә дә бу шөгылемә каршы килмиләр, киресенчә, хуплыйлар гына.

Болардан тыш, Мишә елгасында Сабадан тагын берничә балыкчы бар иде. Алар үзләре белән таныштырырга теләмәделәр. Сәбәбен балыкка беренче тапкыр гына килүләре белән бәйләделәр. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, мин барында балык та эләкмәде үзләренә...

Фәнил ГАЯЗОВ

Реклама

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: