Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яңа елда ява ак карлар

Яңа елда ява ак карлар Җем-җем иткән энҗе бөртекләре Салмак кына җиргә коела. Һәр бөртеккә ияреп сафлык иңә, Бәхет килә кебек тоела. Карлар ява, ап-ак ул карлар Иман өсти кебек йөрәккә. И Раббым, бу җиһанда һәр мизгелең Бирелгәндер безгә терәккә. Йомшак кына тәңкә карлар ява, Ак өметләр били күңелне: Хәерләре...

Яңа елда ява ак карлар
Җем-җем иткән энҗе бөртекләре
Салмак кына җиргә коела.
Һәр бөртеккә ияреп сафлык иңә,
Бәхет килә кебек тоела.
Карлар ява, ап-ак ул карлар
Иман өсти кебек йөрәккә.
И Раббым, бу җиһанда һәр мизгелең
Бирелгәндер безгә терәккә.
Йомшак кына тәңкә карлар ява,
Ак өметләр били күңелне:
Хәерләре белән килсен бу Яңа ел!
Бәрәкәтле булсын һәр көне.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Бөгелмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев