Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә?

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык. Иң мөһиме - бүләкнең зурлыгы түгел, ә аның ихластан һәм файдалы булуы. Шунлыктан түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, бер дә ялгышмассыз. Һәркемгә бүләк итәргә мөмкин булган әйберләр 2018 ел символикасы (Сары эт), Яңа ел бизәкләре яки бүләк ителәсе кешенең исеме язылган брелок, сөлге,...

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык. Иң мөһиме - бүләкнең зурлыгы түгел, ә аның ихластан һәм файдалы булуы. Шунлыктан түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, бер дә ялгышмассыз.

Һәркемгә бүләк итәргә мөмкин булган әйберләр

2018 ел символикасы (Сары эт), Яңа ел бизәкләре яки бүләк ителәсе кешенең исеме язылган брелок, сөлге, мендәр, кружка, термос, статуэтка;

йомшак уенчык, футболка, өйдә кия торган йомшак тапочка, урын-җир;
телефон чехолы;

үз кулың белән ясалган яки чигелгән картина;

бүләк бирәсе кешегезнең эте булса, аның өчен алка яки муенчак бүләк итәргә була.

Хатын-кызлар өчен

романтик сәяхәткә юллама;

спа-салон, фотостудия, матурлык салоны, ул яраткан киемнәр яки бизәнү әйберләре кибетенә сертификат;

бизәнү әйберләре саклый торган шкатулка;

бүгенге көндә бик популяр булган җиңел плед яки юрган;

телефон, ноутбук, планшет;

баллы ризыклар, кышкы букет;

сөйгәнегезнең яраткан шөгыле булса, аның өчен кирәк-яраклар бүләк итәргә мөмкин. Мәсәлән, картина ясау өчен пумала яки чәч ясау өчен фэн.

Ирләр өчен

җылы мунча халаты яки футболка;

компьютер өчен кирәк-яраклар, телефон, флешка;

сатып алынган яки үзегез бәйләгән җылы свитер белән шарф;

берәр кызыклы квестка, чаңгы яки сноубордта шуу базасына сертификат;

машина өчен кирәк-яраклар: видеорегистратор, телефон куйгыч, сөйгәнегезнең исеме яки машина маркасының моделе язылган брелок;
мунча яратучыларга - мунча өчен кирәк-яраклар;

спорт белән шөгыльләнүчеләргә - спорт инвентаре: туп, чаңгы, тимераяк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев