Теләче Информ

Якын дустымның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни"

"Мин Әлмәттән", - дип сүз башлады юлдашым вокзалда поезд көтеп утырганда. Шулай танышып, бер-беребез турында шактый мәгълүмат белгәч, ул тәмам ачылып китте һәм син мине белмисең, мин сине беренче күрәм, эчемне тырнап торган серемне сиңа чишим әле дип, түбәндәгы кыйссаны сөйләде. - Без Әлмәттә яшибез, ә шәһәр читендә бакчабыз бар....

"Мин Әлмәттән", - дип сүз башлады юлдашым вокзалда поезд көтеп утырганда. Шулай танышып, бер-беребез турында шактый мәгълүмат белгәч, ул тәмам ачылып китте һәм син мине белмисең, мин сине беренче күрәм, эчемне тырнап торган серемне сиңа чишим әле дип, түбәндәгы кыйссаны сөйләде.

- Без Әлмәттә яшибез, ә шәһәр читендә бакчабыз бар. Бер елны безнең бакчага килә торган су торбасы җиргә күмелгән урыныннан тишелгән дә, без сусыз калдык. Бакча рәисе Габдулла абый больницага кергән иде. Минем нефтьчеләргә су ташый торган машинада эшләгән чак. Төнге сменада да эшлибез. Нефтьчеләрдән бик зур су савыты алып кайтып куйдым. Краны гына юк, суны урындыкка басып өстән саласы. Үзебезнең савытларны, күршеләрнекен дә су белән тутырып кына тордым.

Беркөнне кичке җиделәр тирәсендә бакчага су алып килеп, шланглар сузып маташканда: "Коткарыгыз", - дигән тавыш ишеттем. Арттагы күршебез Настя, су алып маташканда, безнең зур чанга төшеп киткән һәм көндезге өчтән бирле шунда утырган икән. Аны тартып чыгаргач, гөнаһка керүемне сизми дә калдым. Күршем үзе дә карышмады. Шуннан хатын күзенә ничек күренермен, Настяның иренә ничек карармын дип, бөтен тынычлыгым бетте. Настяның ире - иң якын дустым, армиядә өч ел бергә хезмәт иттек, аннан кайткач та күп еллар бергә эшләдек. Ул бик ярдәмчел, юмарт, дуслыкның кадерен белә, төн уртасында ярдәмгә чакырсаң да килеп җитә торган кеше. Аның белән очрашсак, сөйләшеп туя алмыйбыз, армия хәлләрен искә төшерәбез. Инде ул хатыны белән хыянәт итүебезне сизсә, минем битемә төкерер дип үземне эчтән кимердем.

Хатынның күзенә карарга кыймый йөрдем. Боегып калуымны сизеп, хатын: "Әллә чирлисеңме?" - дип сорап куйды. Бер атна шулай миңгерәүләнеп йөрдем. Чираттагы тапкыр бакчага баргач, Настя мине үзләренә чакырып кертте, табын корды. Шуннан без аның белән җае килгән саен очраша башладык. Настяны күрәсе килү теләге намусымны таптап алга чыкты, гел очрашасы гына килеп тора үзе белән. Кайбер ирләр гаиләләрен менә шулай аңнары томаланганга ташлап китә икән.
Бу гөнаһлы мавыгу нәрсә белән беткән булыр иде, белмим, Настяларның уллары Казанга укырга кергәч, алар шунда күченеп киттеләр. Бик озак юксынып йөрдем үзен, көчкә оныта алдым. Минем урында дустым Николай булса, алай оятсызланмас иде дип уйлыйм. Шайтан коткысына бирелеп, вакытлыча ләззәткә алданып, аның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни. Сиңа сөйләгәч, җиңелрәк булып китте. Үзеңне-үзең гафу итеп булмый икән...

    Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт
    Татарстан яшьләре

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: