Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ял көннәрендә нәрсә карарга? (ИСЕМЛЕК)

Ял көннәре якынлашуын исәпкә алып, бүген сезгә интернет, телевизордан карап булган иң кызыклы фильм, сериалларны тәкъдим итәргә булдык. 2017 елның зур прокатка чыккан иң яхшы фильмнары "Нелюбовь" Ил: Россия Рейтинг: 7,5/10 (КиноПоиск) Режиссер Андрей Звягинцевның фильмнары тормышчан булулары белән аерылып тора. Әйтерсең, режиссер безнең күрше фатирда яшәүчеләрнең гаилә тарихын ничек...

Ял көннәре якынлашуын исәпкә алып, бүген сезгә интернет, телевизордан карап булган иң кызыклы фильм, сериалларны тәкъдим итәргә булдык.


2017 елның зур прокатка чыккан иң яхшы фильмнары

"Нелюбовь"

Ил: Россия
Рейтинг: 7,5/10 (КиноПоиск)

Режиссер Андрей Звягинцевның фильмнары тормышчан булулары белән аерылып тора. Әйтерсең, режиссер безнең күрше фатирда яшәүчеләрнең гаилә тарихын ничек бар шулай сөйли. Бу әсәрдә дә аерылышырга җыенган гадәти Мәскәү гаиләсе сурәтләнгән. Әлегә законлы ир белән хатын булган Борис белән Евгениянең инде икесенең дә читтә сөйгән ярлары бар. Яңа тормыш башларга аларга паспорттагы штамп һәм 12 яшьлек уртак уллары Алеша гына комачаулый. Баланы берсе дә үзендә калдырасы килми. Ачы хакыйкатьне ишеткән Алеша көннәрдән бер көнне юкка чыга.


https://www.youtube.com/watch?v=R_Ne8nrpcKk

"Время первых"

Ил: Россия
Рейтинг: 7,5/10 (КиноПоиск)

АКШ белән СССР арасында Космосны яулау өчен яшерен ярыш бара. Беренче булып Галәмгә очкан ил, ачык орбитага да беренче булып үз космонавтын чыгарасы килә. Фильм Алексей Леоновның «Восход-2» кораблендә кылган тарихи очуын ничек бар шулай бәян итә.
Бу тарихи вакыйганың әле дә "серләр йомгагы" чишелмәгән. Фильм төшерүчеләргә корабльнең бары тышкы ягын гына күрсәткәннәр. Аның эчендә ниләр булганы әле дә дәүләт сере булып саклана.

«Одаренная»

Ил:АКШ
Рейтинг:7,5/10 (КиноПоиск)
Без барыбыз да балаларыбызның акыллы, сәләтле, уңышка ирешә торган булуын телибез. Мәктәптә гел "бишлегә" укыса, берничә чит тел белсә, шул ук вакытта иҗатта, спортта беренче урыннар яуласа ничек яхшы булыр иде ул, ә? Бу бит кеше алдында мактану, үзеңне өстен булуынңы күрсәтү мөмкинлеге дә! Ләкин баланың артык акыллы булуы шуның кадәр үк яхшы әйберме икән? Бәлки бу фильмны караганнан соң бала тәрбиясе турында фикерләрегез үзгәрер.

https://www.youtube.com/watch?v=LqtmKTVvyAw

«Собачья жизнь»

Ил: АКШ
Рейтинг: 7,7/10 (КиноПоиск)
«Хатико» фильмы күңелегезгә үтеп кергән икән, бу фильмны да сезгә һичшиксез карарга кирәк. Ул дүрт аяклы дусларыбызны яхшырак аңларга, тормыш кадерен белергә өйрәтә.

https://www.youtube.com/watch?v=vXfrNiW10XE

YouTube

Ксения Собчак Путинны тәхетеннән төшермәкче

Танылган журналист, актриса Ксения Собчак Президент булырга җыена. Бу теләген ул үзенең "YouTube" тагы "Ksenia Sobchak" каналында бар халыкка җиткергән.

https://www.youtube.com/watch?v=he68RC4f24k

Юрий Дудь & Владимир Познер: Россиянең иң яхшы интервьюерлары ни турында сөйләшкән?

Спорт журналисты, блогер Юрий Дудь үз мастер-классларында еш кына Владимир Познерның интервью алу осталыгын мисал итеп китерә. Ләкин бу гел уңай мисаллар гына булмаска да мөмкин. Ике буын журналисты бу әңгәмәдә уртак фикергә килә алды микән?

https://www.youtube.com/watch?v=wg-TMymYSwE

"Apple"га нигез салучы Стивен Возняк дөньяны үзгәртә алдым дип саныймы?

Стив Джобс белән бергә "Apple Computer"ны уйлап тапкан Вознякның «Беренче канал»га биргән әңгәмәсе.


https://www.youtube.com/watch?v=cbtJ-IvDzGg


Сериаллар

«Беренче канал»

20 октябрь

13.30. «Бабий бунт, или Война в Новоселково»
Гомере буе шәһәрдә яшәгән хатынны интернетсыз, асфальтсыз, бәдрәфе урамда торган авылга алып кайтсаң ни була? Эчләр катканчы көлү өчен менә дигән сериал бу.

«Россия1»

21 октябрь

14.00 "Мелодия на два голоса"
18.00 "Блюз для сентября"
21.00 "Ошибка молодости"
22 октябрь
14.30 «Не говорите мне о нем»

Фото: Lisakovsk.kz


Видеоязмаларны Алисә Сабирова барлады

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев