Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ялган акчадан ничек сакланырга?

Соңгы елларда Татарстанда әйләнештән алынган ялган акча күләме кими бара. Шулай булуга да карамастан, республиканың Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта ялган акча ясаучылар тозагына эләгүдән сакланып калырга мөмкин. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда акча әйләнешеннән барлыгы 600гә якын...

Соңгы елларда Татарстанда әйләнештән алынган ялган акча күләме кими бара. Шулай булуга да карамастан, республиканың Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта ялган акча ясаучылар тозагына эләгүдән сакланып калырга мөмкин.


Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда акча әйләнешеннән барлыгы 600гә якын ялган купюра алынган.

Ягулык станцияләре, салоннар һәм акча терминаллары...

Аларның 436сы - 5 мең сумлыклар булса, 124е - 1 мең сумлыклар. Араларында 500лекләр - алтау, 100 сумлыклар - бишәү. Хокук сакчылары ялган доллар һәм еврога да тап булган. 2015 елда республикада 33 шундый купюра табылган. Кагыйдә буларак, бу - 100лекләр икән.

- Ялган акчаларны тарату урыннары үзгәрми диярлек. Кагыйдә буларак, бу - ягулык станцияләре, кәрәзле телефон белән бәйле хезмәт тәкъдим итү салоннары, зур кибетләр. Шуңа күрә әлеге урыннарда профилактик чаралар уздыруга зур игътибар бирелә. Шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән сатучылар белән дә актив эшчәнлек алып барыла, - дип ассызыклыйлар җаваплы министрлыкта.

Бактың исә, соңгы вакытта ялган акчалар түләү терминалларында да ачыклана башлаган икән. Җинаятьчеләр ялган акчаның терминал укый торган урыннарын тиешенчә ясап, соңыннан мобиль банклар аша алалар яисә шул рәвешле телефон номерларына зур күләмдә акча салалар икән. Соңыннан әлеге акчаны башка терминал яки банкларда кире салдырып акча эшлиләр, ди белгечләр.

Төрмәгә эләгәсең килмәсә...

Шуңа күрә хокук сакчылары халыкны акчалар белән бик тә игътибарлы булырга чакыра. Ялган акча ясаучыларның тозагына эләкмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.

- Таныш булмаган затларның акчаларын алыштырып бирүдән баш тартырга;
- Машина яки фатир сатканда, кулга бирелә торган акчаларны банкта тикшерергә;
- чит илләрдә валюта алыштырмаска тырышырга;
- банкомат аша акча алганда, чекларны сакларга.

Шунысын да истә тотарга кирәк: Россиядә ялган 1 мең сумлыклар аеруча еш очрый. Шуңа күрә нәкъ менә әлеге акча белән сак булу сорала. Акчаның чынмы-юкмы икәнлеген аны суга салып та белеп була. Кагыйдә буларак, ялган купюра клей ярдәмендә әзерләнә, ә клей судан "курка".

Әгәр дә ялган акчага тап булгансыз икән, аның белән акча түләргә яисә кемгә дә булса бирергә тырышмагыз! Ялган акча белән эш итүче кеше җаваплылыкка тартыла. Ә җәза шактый катгый: моның өчен кеше 6 елдан алып 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Шикле акчаны полициягә китереп, экспертизага бирү сорала. Әлбәттә, сезнең чыгымны беркем дә капламаячак. Аның каравы, сез җитди җинаятьчеләрне кулга алырга ярдәм итәргә мөмкин.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X