Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ялган аракы адәмне әрәм итәр

Сер түгел, заманча технологияләр шулкадәр алга киткән ки, интернет аша җаның ни тели - шуны табарга мөмкин. Бу очракта алкоголь дә искәрмә түгел. Бөтендөнья пәрәвезе аша сатыла торган алкогольнең чын булуы бик шикле. Интернетта түгел, каршыңда басып торган сатучыларның спиртлы продукциясе чын булуына ышаныч аз булган заманда бигрәк тә... Мисал...

Сер түгел, заманча технологияләр шулкадәр алга киткән ки, интернет аша җаның ни тели - шуны табарга мөмкин. Бу очракта алкоголь дә искәрмә түгел. Бөтендөнья пәрәвезе аша сатыла торган алкогольнең чын булуы бик шикле. Интернетта түгел, каршыңда басып торган сатучыларның спиртлы продукциясе чын булуына ышаныч аз булган заманда бигрәк тә...


Мисал өчен, Россиядә сатыла торган коньякның 20 проценты - ялган. Чөнки кибетләрдә куелган бәя коньякның чын хакыннан күпкә түбәнрәк. Россиянең коньяк җитештерүчеләр берләшмәсе рәисе Ирина Бушина әйтүенчә, бу эчемлекнең минималь бәясе 400 сумнан да ким булырга мөмкин түгел.

Чын коньяк арзан була алмый

- Бу очракта җитештерүче мошенник була алмый. Чөнки ярты литр коньяк ясар өчен 6 килограммнан да ким булмаган виноград кирәк. Аны үстерү, җыю да шактый акча таләп итә. Җитмәсә, бу виноградтан спирт җитештерү, аннан соң мичкәләрдә ким дигәндә өч ел тоту таләп ителә. Шуннан соң гына ул "өч йолдызлы" коньякка әйләнә, - ди Федераль һәм төбәк алкоголь базарын тикшеренү үзәге директоры Вадим Дробиз.

Әлбәттә, ялган алкоголь проблемасы белән комплекслы көрәшү сорала. Минималь бәясен генә күтәреп калмыйча, ваклап сатыла торган коньякның сыйфатын тикшерергә һәм Россия виноградыннан җитештерелгән коньяк дистиллятларын чыгаруга стимул бирергә кирәк, дип саный белгечләр.

Интернет аша сатыла торган алкоголь продукциясенең сыйфат проблемасы - бүген иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Әгәр интернетка кереп, теге яки бу алкоголь эчемлекне сатып алам, дип җыйсаң, әллә никадәр сайт чыгачак. Җитмәсә, һәрберсе бу төр продукцияне китереп бирергә дә әзер. "Бүген алкогольне интернет аша сатып алсаң, аның 100 процент ялган булуын көт тә тор!", ди белгечләр.

Әлегә кадәр Россиядә интернет аша алкоголь сатуны лицензияләү буенча махсус закон гамәлгә кермәгән. Закон булса, бу проблема чишелер иде. Чөнки күмәрләтеп сатканда, саклау һәм сатып алучыга алып килеп бирү системасы булдырылырга тиеш. Ә бүген пәрәвездәге алкоголь сату буенча бернинди кагыйдәләр дә юк. Ялган алкоголь сатулары көн кебек ачык.

Ялган алкоголь сату арта

Шунысы да билгеле: Россиянең Исәп-хисап палатасы алкогольне җитештерү күләме кимесә дә, ваклап сату, киресенчә, үскәнлеген ассызыклый. Бу - алкоголь сатуның законсыз әйләнеше арту турында сөйли.

Бүген фальсификацияләнгән алкогольнең күбесе төбәкләрдәге сату нокталары аша башкарыла, дип саный Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Звагельский. Ялган алкоголь Татарстанга да еш керә.

Мисал өчен, Казан-Оренбург трассасында полиция хезмәткәрләре бер машина багажнигында Казахстанда җитештерелгән 24 шешә аракы булуын ачыклый. Продукция хуҗасы хәрәм эчемлекне Казахстан республикасының Актүбә шәһәрендә сатып алуын белдерә. Туганнарына алып килгән "күчтәнәч" адресатына барып җитми кала, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Хәзерге вакытта бу эш буенча административ тикшерү бара.

Зәй шәһәрендә исә, Төньяк Осетиядә җитештерелеп, составында 95 процент спирт булган косметик лосьоннарны идән астыннан гына сатып ятканнар. Бу төр продукциягә документ булуы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. "Фанфурик"ларны кешеләр ни өчен сатып алганны кибет хуҗалары да бик яхшы аңлый. Тик сыекчаның кеше организмына нинди коточкыч тәэсир ясаганы аларны борчымый. Тикшерү барышында бу лосьон шулай ук сатудан алына.

Әлбәттә, мондый проблемалар булмасын өчен, алкоголь җитештерү өлкәсендә фискаль сәясәтен тулысынча үзгәртергә кирәк, дип саный белгечләр. "Бүген акциз төбәкләр һәм федераль үзәк арасында үзара бүленә. Бөтен акцизны федерациягә күчереп, сатылган продукция саны буенча төбәкләргә бүлергә кирәк. Бу очракта төбәкләрдәге җитәкчеләр үз территорияләрендә лицензиясез кибетләр булдырмас өчен тырышачак", - ди депутат.

Белгәнебезчә, бүген Россиядә ЕГАИС, ягъни Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы эшләп килә. Ул алкоголь продукциясен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Система илдәге легаль алкоголь җитештерү һәм сатуны ачык күрсәтү максатыннан булдырылды. Исегезгә төшерәбез, быелның 1 гыйнварыннан алкоголь күмәрләтеп сатучылар бу системада теркәлә башласа, 1 июльдән аңа ваклап сатучылар да кушылды.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев