Ялгышның файдасы
Тарихта белгечләрнең очраклы хәлләргә юлыгулары яки эшләгән хаталары кешеләр өчен файдалы әйберләр уйлап табарга ярдәм иткәне билгеле. Язмалар өчен ябышкак кәгазь 1968 елда ЗМ компаниясе хезмәткәре скотч тасмасының тагын да ныграк ябыштыру юлын эзләгән. Бер тәҗрибә вакытында уңышсыз җилем килеп чыккан. Уйлап табучы дүрт ел узгач әлеге җилемне искә төшерә...
Тарихта белгечләрнең очраклы хәлләргә юлыгулары яки эшләгән хаталары кешеләр өчен файдалы әйберләр уйлап табарга ярдәм иткәне билгеле.
Язмалар өчен ябышкак кәгазь
1968 елда ЗМ компаниясе хезмәткәре скотч тасмасының тагын да ныграк ябыштыру юлын эзләгән. Бер тәҗрибә вакытында уңышсыз җилем килеп чыккан. Уйлап табучы дүрт ел узгач әлеге җилемне искә төшерә һәм шуңардан китап битләрен бозмый гына куптарып ала торган язмалар өчен ябышкак кәгазь эшли.
Вулканлаштыру
1844 елда белгеч Чарльз Гудиеар төрле составтагы резиналарны каучук һәм күкерт белән бергә кушып эксперимент үткәрергә җыена. Ләкин ул әзер катнашманы ялгыш плитә өстенә түгә һәм шуның нәтиҗәсендә вулканлаштыру процессын ача. Ә бу алым бүгенге көндә дә резина сыйфатын яхшыртуда кулланыла.
Куе кызыл анилин буявы
Бизгәк авыруыннан дәвалау өчен элек-электән хин агачы кабыгыннан файдаланганнар. 18 яшьлек Уильям Перкин хинага химик аналог ясарга теләгән. Моның өчен ул анилин, корыч коюдан калган калдыклар, калий дихроматы һәм пропиленны бергә куша. Нәтиҗәдә, куе масса килеп чыккан. Шулай итеп, ул кәгазьне һәм тукымаларны буйый торган ачык куе кызыл төстәге чыдамлы буяуны ачкан.
Нейлон
1934 елда DuPont компаниясе ясалма ефәк уйлап табу өстендә озак вакыт чиләнгән. Әмма эшләре барып чыкмаган. Дистәләгән яраксызга чыккан үрнәкләр лабораториядә җыелып килгән. Хезмәткәрләр ял вакытларында шул үрнәкләрне таякка манып озын җепләр сузып күңел ачканнар. Соңрак алар аның бик шәп синтетик җеп икәнен белгәннәр.
Пенициллин
1928 елда Александр Флеминг очраклы рәвештә пеницилл гөмбәсе спораларын чынаяктагы стафилококк бактерияләренә куша һәм шуннан соң андагы авыру тудыручы микробларның үлгәнен күрә. Шулай итеп, миллионлаган кешеләрне коткарып калган пенициллин антибиотигы ачыла.
Кибет арбасы
Азык-төлек кибете хуҗасы Сильван Голдман бервакыт хатын-кызның күтәргән авыр кәрзинен улының уенчык машинасы өстенә куйганын күрә. Бу аны сатып алучыларга көпчәкле арба ясау фикеренә китерә. Шундый арбаларны 1947 елда массакүләм эшләп чыгара башлыйлар.
Микродулкынлы мич
Уйлап табучы Перси Спенсер хәрби радарларны камилләштерү өстендә эшләгән. Бервакыт нурланыш белән эксперимент вакытында Спенсер кесәсендәге шоколадның эрегәнен сизә. Ул нурланышны азык-төлек җылытуда файдаланып була бит дигән фикергә килә. Шулай итеп, хәзерге микродулкынлы мичләргә нигез салына.
Йод
19 гасырда селитраны диңгез суүсемнәреннән алганнар. Берьюлы исә Франциядәге бер предприятиедә селитра салынган бакка ялгыш күкерт кислотасы түккәннәр. Куе төтен таралгач бакта йод кристалларын табалар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев