Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ялкаулыкны ничек җиңәргә? (Файдалы киңәшләр)

Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз. Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык...

Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык өчен чыгарылган күпсанлы техниканың, пластик савыт-сабаның организмга зыяны турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук көчле тәэсирле төрледән-төрле юыну препаратлары калдыгы, ахыр чиктә, җиргә сеңеп, үзебезгә эчәр су аша кайта башламады микән дип шикләнүебез дә урынлы бит. Аннары рухи ныклыгыбыз кимү дә физик чыдамлыкны какшата бугай. Илдә үзгәртеп кору башланганнан бирле без ияләнгән тыныч, ипле тотрыклылык югалды. Киеренке тормыш шартлары иң әүвәл гади халыкны китереп кысты.

Күпчелек тамак туйдыру, фатирга түләү, балалар үстерү һәм урнаштыру проблемасына баткан. Авыл җирендә өрлектәй гәүдәле ир-егетләрнең берише эшсезлектән гаҗиз булып аракыга үрелә, болай да тилмереп яшәгән гаиләсендә җан тынычлыгы югала. Әйтеп кара син андыйларга: "Әйдә, башта сәламәтлегеңне кайгырт, аннары берәр файдалы шөгыль тап", - дип, билләһи, көлкегә алып, үзеңне сүгеп китәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә сәламәтлекне саклау турында кайгырту беркайчан да җитди бурыч саналмады, кешегә иң башта ил-көн файдасына эш аты итеп карау канга сеңдерелде. Өлкән яшьтәге авторларның берсе, якташым Рәфыйк Шәрәфиевнең: "Безнең буынның мохтаҗлыкта, ачлы-туклы яшәп балачактан ук сәламәтлеге какшап калгандыр. Хәзер чагыштырмача тук тормышта каян килеп чыга бу авырулар?" - дип борчылып язуы проблеманың бик җитди икәнен искәртә.
Үземә дә байтак еллардан бирле узгынчы һәм узгынчы булмаган чирләр ябышырга гына торганга күрә, һәр төрле авыруның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнергә омтылыш ясап караган идем. Безнең гадәтләнгән яшәү рәвешебездә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар галәмәт күп икән. Шуның иң беренчесе (гәрчә миңа кагылмаса да) заман кешесенә, шул исәптән пенсионерларга хас әйбер - хәрәкәт җитмәү. Компьютер, интернет, телевизор кебек популяр техник чаралар кешенең күпчелеген йомшак урындыкка беркетеп куйды. Уңайлыкның, тизлекнең рәхәтен тойгач, күпләр кыска арада эшкә дә машина белән йөри, ясле-бакча, мәктәп балалары да машинада хәзер, бер-ике чакрымны да (һичьюгы баш сафландыру өчен) җәяү атлыйсылары килми. Өйгә кайткач, алар тагын экранга төбәлә, кайбер пошмас әти-әниләр баласының зарарлы мавыгуына күз йома.
Кешенең табигый физиологик ихтыяҗы булган хәрәкәт (хәзер исә томалана, сүрелә барган инстинкт) нинди файда китерә соң организмга? Иң әүвәл, интенсив хәрәкәт ярдәмендә, яшәешне тәэмин итүче эре һәм вак тамырларда, бөтен тәнне биләп алган чутсыз-чамасыз күп капиллярларда кан йөрү яхшыра, организмда матдәләр алмашыну уңышлы барсын өчен кирәкле кислород микъдары туплана, ул исә күзәнәкләрне яңартуга булыша, әзме-күпме стресс киеренкелегеннән арынырга ярдәм итеп, тән мускулларына, буыннарга сыгылмалылык һәм җегәр өсти. Ышанмасагыз, баштарак үзегезне мәҗбүр итеп булса да, һичьюгы, көн саен ярты сәгать йөреп кайтыгыз. Аннары үзегезне уңай якка үзгәртә алганга куанып, йөрү вакытын арттыра барыгыз. Адымнарыгыз җиңеләер, башларыгыз сафланыр, авызыгызга тәм керер. Хәрәкәт рәхәтлеген тоярга өйрәнерсез.
Авызыгызга тәм керер димәктән, туклануга кагылышлы кагыйдәләр җыелмасы үзе бер фәлсәфә. Безнең татар халкы нигездә итле, токмачлы шулпа, камыр ризыклары белән мавыга бит инде. Үзе пешерергә иренгәне яисә вакыты тыгыз булганы кибеттән ярымфабрикат, перәннек-печенье, вафли кебек кондитер әйберләре алып ашый, яисә майонезны кат-кат сеңдереп, яшелчә салаты ясап куя. Дөрес туклануны пропагандалаучы диетологлар кондитер әйберләрен, һәр төрле консервларны, колбаса, сосиски ише ымсындыргыч әзер ризыкны бик сирәк кенә кулланырга кушалар. Аның каруы, гасырлар буе сыналган, организмга кирәкле аминокислоталарга бай, туклыклы, җиңел үзләштерелә торган пешкән кара итне, яшелчәле яисә ярма салынган шулпаны, һәртөрле боткаларны, эремчек, кефир, катык кебек ризыкларны көндәлек рационга кертергә киңәш итәләр. Йөрәк-кан тамырларына утырган холестеринны киметү өчен дә иң башта үзебезгә тырышырга кирәк.
Һәртөрле трансмайлар һәм тәмен яхшырту, саклану вакытын озайту өчен кушыла торган химик матдәләре күп булган әзер ризыклар белән мавыкмыйча, үзебезнең шартларда үстерелгән тулы кыйммәтле, витаминлы, сыйфаты ышанычлы ризык куллану уңышлы булыр. Кишер, кабак, чөгендер, чи суган һәм сарымсак, әчетеп тозлаган кәбестә, чистартылмаган сыек май болгатып ясалган төрле яшелчә салатлары аксымлы ризыкны җиңел үзләштерергә булыша һәм холестеринны киметә. Ә җиләк-җимештән кан тамырлары өчен иң файдалысы - чия һәм кура җиләге. Кураның хәтта кайнатмасы да тәэсир көчен югалтмый, ул врачлар тәкъдим иткән аспиринны өлешчә алыштырырга сәләтле. Балан, кызыл һәм кара миләш, лимон-әфлисун кан басымын көйләргә ярдәм итә. Клевер, сукыр кычыткан, дүләнә җимеше (боярышник), мелисса төнәтмәләрен чиратлаштырып эчү дә йөрәкнең җегәрен арттырыр.
Холестерин күләме ризыкка гына түгел, эчке әгъзаларга, бигрәк тә үт куыгы, бавыр эшчәнлегенә бәйле һәм шуңа күрә аларына да ярдәм итәргә кирәк. Диетологлар чистартылмаган сыек майның төрлесен көн саен кимендә 3 аш кашыгы эчәргә киңәш итәләр. Һәм составында омега-3 булган балык мае яисә майлы балык ашарга кирәк диләр.
Соңгы елларда кибет киштәләрендә пәйда булган муллык-иркенлек кешенең психологиясен дә беркадәр тискәре якка үзгәртте. Хәзер кайбер ими балаларына да иммунитетны ныгыта торган күкрәк сөте эләкми. Консервланган ризыктан башланган туклану конфет-шоколад, чипса кебек тәм-том белән дәвам итә, табында төп ризык булырга тиешле аш шулпасы, ботка һәм башкасыннан алар инде йөз чөерә. Ә шул ук вакытта, зурлар да, балалар да даруны контрольсез күп куллана. Бигрәк тә антибиотикларны, авыртуны баса торган, иммунитетны күтәрә торган төрле препаратларны үз белдегең белән кулланырга һич тә ярамый, дип кисәтә медиклар. Кызганычка, гомер буена әллә ничә төрле хроник чир үрчеткәнгә күрә, мин дә котыла алганым юк әле алардан. Алай да үзебездә үскән дару үләннәрен отышлы итеп файдаланырга өйрәндем.

Сәламәтлеккә зур зыян китерә торган өченче җитди фактор - һәрдаим нерв киеренкелеге, ягъни озакка сузылган көчле стресс халәте. Бу хәл хәтта кешенең гомеренә дә кизәнергә мөмкин. Тормышта котылгысыз булып килеп чыккан бәла-каза, авыру, үлем-җитем, һәртөрле алдану һәм хыянәт бигрәк тә нерв системасы нәзберек кешене байтак вакытка сафтан чыгара. Психологлар фикеренчә, тормышта нинди генә кыен хәл чыкса да, бетерешергә, бирешергә ярамый. Тормыш тәҗрибәңне, белемеңне файдаланып, ихтыяр көчеңне туплап, үзеңә киңәш бирердәй теләктәшләргә, якыннарың ярдәменә таянып, киләчәккә өмет белән фикереңне уңай якка үзгәртә алсаң, җанны богаулап торган авырлык әкренләп җиңелер, якты көнгә ышаныч туар. Ялгышудан, хаталанудан курыкмаска, үкенеп, офтанып, үзеңне җәзаламаска кирәк. Кайвакыт начар килеп чыккан әйбер дә синең тормыш тәҗрибәңне баетып, алга таба саграк булырга, икенче уңышлы юл сайларга мөмкинлек ача. Ходайның рәхмәте һәм кодрәте киң, сиңа насыйп бәхетнең җиде ишеге ябылса, өметеңне ашкындырып, көчеңне тупларга өндәп, тәрәзәсе булса да ачылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X