Теләче Информ

«Яндык» дип ярдәм сорап йөрүчеләр әллә кайчан үзләренә коттедж салып керде инде»

- Өебез янды, бер әйберебез калмады, зинһар, ярдәм итегез! - дип йөрүчеләрне жәллисезме? Хе, жәлләми ни! Үзләрен кызгандыра белә бит алар. Ә мин аларның чын йөзен күрдем, шуңа күрә жәлләмим дә. Сез уйлаганча «прастуй» халык түгел алар… Күпчелек таксистлар аралашучан була. Монысы бигрәк тә сөйләшергә ярата торган булып чыкты. Машинага...

- Өебез янды, бер әйберебез калмады, зинһар, ярдәм итегез! - дип йөрүчеләрне жәллисезме? Хе, жәлләми ни! Үзләрен кызгандыра белә бит алар. Ә мин аларның чын йөзен күрдем, шуңа күрә жәлләмим дә. Сез уйлаганча «прастуй» халык түгел алар…

Күпчелек таксистлар аралашучан була. Монысы бигрәк тә сөйләшергә ярата торган булып чыкты. Машинага кереп утырып, журналист икәнемне белүгә, үзенең хикәятен башлап та җибәрде. Бактың исә, әлеге таксист абзый аферистларны йөртә икән. Үзенең исемен һәм вакыйга барган район-авылларны газетада күрсәтмәү шарты белән, белгәннәрен бәян итте ул. Исемен үзгәртеп, Әнвәр дип бирик, ә менә сөйләгәннәрен бер тамчы да үзгәртмичә язабыз.

- Мин алар белән узган ел таныштым, - дип башлады ул сүзен. - Үзем пенсиядә инде. Шулай да эшсез утырасы килми бит. Әзме-күпме акчасы да булыр, вакыты да үтәр, дип, «таксовать» итеп йөри башладым. Кешеләрне район үзәгеннән авылларга йөртәм, авылдан районга алып барам. Шәһәр дә якын гына, ара-тирә анда бару өчен дә такси яллаучылар табыла. Акчасы әз инде, бензинга кереп китеп бара, дисәң дә була.

Бервакыт Әнвәр абзыйга шулай ук таксида эшләүче бер танышы шалтырата: «Берәүләргә такси кирәк, үзем чыга алмыйм, башка җиргә китәм. Бик яхшы түли торган клиентлар - фәлән авылга алып барсаң, 2 мең тәңкә бирәләр», - ди. Мондый тәкъдимнән баш тарталармыни? Бара, әлбәттә, Әнвәр абзый да. Клиент дигәннәре ике хатын-кыз икән. Берсе 40 яшьләр тирәсендә, икенчесе - олырак, тегесенә әни туры килердәй яшьләрдә. Сәләмә генә киенгәннәр. Әнвәр абзый башта хәтта: «Боларның түләргә акчасы бармы икән соң?» - дип тә уйлап куя.

Әйткән авылларына алып бара. Авылга кергәнче, зират янында ук туктарга куша хатыннар. Бер мең тәңкә чыгарып бирәләр дә: «Без монда озак булмыйбыз, күп булса, 30-40 минуттыр. Көтеп тор, калган мең тәңкәсен аннары бирәбез», - дип, авылга таба җәяүләп чыгып китәләр. Таксист көтеп кала. Аларны көткән ярты сәгать эчендә әллә заказ була аңа, әллә юк, ә монда көтеп утырган өчен мең тәңкә бирәчәкләр.

Әйтелгән вакыт үтүгә, теге хатыннар килеп тә җитә. Әнвәр абзый аларны алып киткән җиренә - район үзәгенә кайтарып куя. Калган мең тәңкәне биргәч, хатыннарның яшьрәге таксистка кулындагы төргәген дә суза: «Сез күп йөрисез, моны берәр җирдә ташлап калдырырсыз әле».

- Башта курыктым кәнишне. Атлаган саен: «Шикле пакетларны кабул итеп алмагыз», - дип кабатлап торалар бит. Шуннан теге хатын пакетны ачып күрсәтте: «Курыкма, кием-салым гына анда. Кешеләр акчалата гына түгел, шулай киемләтә дә бирә бит. Ул таушалган киемнәрнең безгә хаҗәте генә юк», - диде. Нәрсә әйткәнен аңламасам да, пакетны алып калдым. Һәм бер чүплектә ташлап та калдырдым, - ди Әнвәр абзый.

Күпмедер вакыт үткәч, теге хатыннар моңа тагын шалтырата. Тагын бер авылга илтеп куюын сорыйлар. Шулай итеп, Әнвәр абзый боларның шәхси таксистына әйләнә дисәң дә була. Шулай йөри торгач, әллә үзе аңлап ала, әллә ышанычны аклаган таксистка ханымнар үзләре серне чишә шунда: боларның кемлеген белә бит Әнвәр абзый. Бактың исә, болар өй борынча кереп: «Бөтен әйберебез янып бетте, зинһар, ярдәм итегез», - дип йөриләр икән. Кулларында сүзләрен раслый торган белешмәләре дә бар. Дөрестән дә, хуҗалыклары янган ди аларның. Тик… ун ел элек. Хатыннар әллә кайчан янган өйләрен яңа гына янды дип ялганлап, кеше саен акча җыеп йөриләр икән!

Соңрак тагын бер кызыклы нәрсә ачыклана. Болай итеп йөрүчеләр бу ике хатын гына түгел икән. Болар яшәгән җирдә ун ел элек, чыннан да, зур гына янгын чыккан һәм берничә хуҗалык янып көл булган. Хәзер исә шул ун ел элек янган кешеләрнең барысы да «бизнес» белән шөгыльләнә: хан заманында янган өйләренең белешмәсе ярдәмендә кеше саен акча җыеп йөриләр, ди.

Реклама

- Берзаман өерләре белән безнең район үзәгенә килеп төште болар. Унлап кеше. Араларында ир-атлар да, бот буе гына балалар да бар. Син - фәлән авылга, мин фәләненә барам, дип график төзеп алдылар. Һәрберсенең билгеле бер маршруты бар, бутарга ярамый - тотылуың ихтимал. Һәрберсе барасы җирен билгеләде дә, такси яллап, «эш»кә чыгып китте. Мин «үземнекеләр»не алып барып куйдым, - дип сөйли Әнвәр абзый.

Шулай авыл борынча йөреп, үзләрен жәлләтеп акча җыючы аферистлар инде әллә кайчан ике катлы йортлар җиткереп кергәннәр, чит ил машиналары алганнар - монысы да Әнвәр абзый сүзе. Үзе сүз саен «аферистлар» дип кыстыра, үзе алар хакында шул кадәр тыныч итеп сөйли ул. Түзмәдем, намусын кузгатырга ниятләп, сорау бирдем:

- Соң, аферистларны йөрткәч, сез дә өлешчә аферист буласыз бит инде, урысчалап әйткәндә - «соучастник». Аларның гөнаһыннан сезгә дә өлеш чыга…

- Һи-и, сеңлем. Мин тамак ягын кайгыртам бит, нинди гөнаһ турында сөйлисең син? Мин аларны әйткән җирләренә илтәм дә куям - шул гына. Кайвакыт юлны да белмим әле, алар үзләре өйрәтеп бара. Ераккарак барасы булса, бигрәк тә шатланам: димәк, акчасы да күбрәк була бит. Аферист түгел мин, эшләгән эшем өчен акча гына алучы.

- Ә менә шунда үзегезнең авылыгызга да килеп чыксалар? Авылдашларыгызны, үзегезнең үк туганнарыгызны шулай алдап йөрсәләр?

- Килделәр, безнең авылга да килделәр. Үзем үк алып килдем, сеңлем. Акча кирәк бит - нишлисең инде. Туганнарны кисәтеп куйдым, билгеле, ышанмагыз, капкагызны ачмагыз, дидем. Хәер, дурак булмаган кеше соранып кергән ниндидер кешегә акча биреп чыгармый инде ул. Биргән икән - үзенә үпкәләсен, үзе дурак!..

Бу абзыйны да, ул сөйләгән аферистларны да, исемнәрен әйтеп язып, фаш итәргә булыр иде, әлбәттә. Тик ул очракта журналист этикасы дигән язылмаган кануннарны бозар идем. Намус кодексын. Шулай да бу язма кисәтү булсын иде. Берәрсе: «Яндык!» - дисә, йөрәк дертләп китә, янган кешеләрне кызгана башлыйсың бит. Аның кайчан, ничек януы да ул кадәр әһәмиятле түгел, кулдан килгәнчә булышырга гына тырышасың. Янганыңны дәлиллә әле, дип сорау кая инде ул?! Мондый нәрсә белән шаярырлар дип башыңа да килми. Ә шаяралар икән шул. Әнә бит, бу хатыннар да ун ел элек янган өйләренең белешмәсен тотып йөри, ди! Шуңа күрә сак булсак, бөтен кешегә дә ышанып бетмәсәк иде. «Ярдәм итегез» дип кергәннәрнең дә төрлесе булырга мөмкин.

Сөмбел СӘЙФИ

http://beznen.ru/basma/2017-43/yandik-dip-yardem-sorap-yorucheler-elle-kaychan-uzlerene-kottedj-salip-kerde-inde/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: