Хәтерләсәгез, республикада янгыннарга каршы махсус режим гадәттә апрель башы яки урталарында ук игълан ителә иде. Агымдагы елда исә әлеге карарга һаман да кул куелмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында исә бу күренешне язның шактый соң килүе белән аңлаталар. Шулай да, май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга барыбер чүп-чар яндырып, шашлык пешереп "рәхәтләнү" бәхете тәтемәячәк. Быел аларның һәр адымын махсус спутниклар күзәтә. Шул рәвешле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләрнең берсе дә җаваплылыктан кача алмаячак, дип кисәтә белгечләр. Тәртип боздыңмы? Күзәтчелек органнары вәкилләренең "кунакка" килүен көт тә тор...
Спутник "күзе" шәп күрә
- Хәзерге вакытта Татарстанда янгыннарны кисәтү максатыннан барлыгы 300 дән артык махсус төркем булдырылды. Аларның бурычы - республиканың һәр районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Әле алай гына да түгел, агымдагы елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы базасында республика территориясен космостан күзәтү буенча махсус үзәк эшли. Шул рәвешле, күзәтчелек эше спутниклар ярдәмендә тормышка ашырыла. Алар республикадагы янгын очракларын гына түгел, ә законсыз ягылган учакларны да күрергә сәләтле. Спутниклардан без көненә 4 мәртәбә (!) фотолар алабыз, - дип аңлата Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.
Мәсәлән, күптән түгел генә Нурлатта корыган үлән янып китү очрагын нәкъ менә спутниклар ярдәмендә ачыклаганнар. Гаеплеләр дә бик тиз табылган: бактың исә, Нурлаттагы оешмаларның берсендә чүп-чар яндырырга уйлаган булганнар икән. Хәзерге вакытта юридик затка карата административ протокол төзелгән инде.
Шундый ук очрак Түбән Кама районында да теркәлгән. Чүп-чар яндырырга теләгән шәхси затны да спутниклар вакытында "күреп" өлгергән. Ул шулай ук махсус җаваплылыкка тартылган инде. Зәй районында исә корыган үлән янып китү очрагы өчен авыл җирлеге башлыгына җавап бирергә туры килгән.
Гомумән алганда, 2016 елда тиешсез урыннарда корыган үлән һәм чүп-чар яндырган өчен 6 шәхси зат, 2 рәсми зат һәм 1 юридик затның административ җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле.
Фаҗигаләр теркәлмәсен өчен
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда Россиянең төрле төбәкләрендә шактый зур фаҗигаләргә китергән янгын очраклары әледән-әле теркәлеп тора. Мәсәлән, узган елда Якутия республикасында коры үлән янып китү нәтиҗәсендә 38 торак пунктта 1200 дән артык йорт янып көл булган иде. Иң кызганычы: әлеге янгыннар нәтиҗәсендә барлыгы 36 кеше һәлак була. Максим Трущин сүзләренә караганда, республикада мондый фаҗигаләр теркәлергә тиеш түгел.
- Агымдагы елда Татарстанда кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең 214 очрагы ачыкланды инде. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5,7 процентка кимрәк. Шулай булуга да карамастан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу өлкәне җитди контрольдә тота. Янгыннар чыкмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, - ди җитәкче.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән өчен штрафлар күләме шәхси затлар өчен - 1-1,5 мең сум, рәсми затларга - 6-15 мең сум, ә юридик затлар өчен исә - 150-200 мең сум тәшкил итә. Янгыннарга каршы махсус режим кертелгәч, штарфлар күләме ике тапкырга артаячак. Узган ел тиешсез урыннарда учак яккан, чүп яндырган һәм шашлык пешергән өчен 130 дан артык кеше административ җаваплылыкка тартылган булган.
Кагыйдәләр нинди?
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы халыкны бу чорда игътибарлы булырга, учак ягу кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә чакыра.
1. Учакны якындагы объектлардан ким дигәндә - 50 метр, ылыслы урманнардан - 100 метр, агачлы урманнардан 300 метр ераклыкта гына ягарга ярый.
2. Учак урыныннан 10 метр араны корыган үлән һәм агачлардан, ят предметлардан чистарту мәҗбүри.
3. Учак ягучының кул астында янгын сүндерү җайланмасы, кәрәзле телефон булырга тиеш.
Шашлык пешерергә яратучылар өчен дә махсус кагыйдәләр гамәлдә булачак.
1. Шашлыкны каралты-кура һәм йортлардан 5 метр ераклыкта пешерү рөхсәт ителә. Учак ягыла торган урыннан 2 метр ара корыган үлән һәм агачлардан чистартылырга тиеш.
2. Шашлык пешерүче учакны җитди контрольдә тотарга бурычлы. Әлеге территорияне бер минутка да калдырып китәргә ярамый.
3. Көчле җил вакытында учак ягу һәм шашлык пешерү катгый тыела.
Рәмзия Закирова
Нет комментариев