Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Янып көлгә әйләнгән язмышлар.

Утыннар мичтә дөрли-дөрли яналар, ут ялкыны, әйтерсен лә аларны кайнар кочагына чорнап алган.Кызыл ялкын телләре мичтәге утын кисәкләрен ялмый-ялмый өскә таба урләп бииләр һәм вак очкын кисәкләренә әвереләләр.Кайчандыр биек, зифа агач булып утырган утын кисәге ялкын кочагында дөрли-дөрли янып,бер мизгел эчендә көлгә әверелә.Ирексездән башка төрле тынгысыз уйлар килә...Узенә курә бертөрле...

Утыннар мичтә дөрли-дөрли яналар, ут ялкыны, әйтерсен лә аларны кайнар кочагына чорнап алган.Кызыл ялкын телләре мичтәге утын кисәкләрен ялмый-ялмый өскә таба урләп бииләр һәм вак очкын кисәкләренә әвереләләр.Кайчандыр биек, зифа агач булып утырган утын кисәге ялкын кочагында дөрли-дөрли янып,бер мизгел эчендә көлгә әверелә.Ирексездән башка төрле тынгысыз уйлар килә...Узенә курә бертөрле монсу да,шомлы да булып китә...
Җир йөзендэ 7 млрд.ка якын кеше яши.Алар һич тэ берсенәэ- берсе охшамаган кебек,язмышлары да төрлечә язылган. Кемнәрдер әлеге минутта гаиләсе белән кичке аш өстәле артында,көндәлек мәшәкатьләр турында гапләшкәндэ,берәулэр ялгызлыктан газап чигә,кемдер гыйбәдәт кыла,кемдер харам эш юлында була,кемгәдер адреналин җитми, кемдер тыныч тотрыклы тормышка сусаган.Кайсыбер кешеләр бала назлау бәхетеннән мәхрум булганда,шушы Ходай биргән бәхетне хәмер,харам ләззәткә алыштыручылар да бихисап.
Безнең авылда бик зур игелек кылучы оешма,"Наз" социаль приюты,эшләп килә иде.Ул,аракы соременнэн акыллары томаланган,уз газизләренен тормышына,киләчәгенә битараф булган ата-аналарнын(ата-ана дип әйтергэ телем әйләнми)бәхетсез балаларын узенә сыендыра,яклый,ояларында курмәгән җылы һәм назны бүләк итә.Нинди генә гыйбрәтле, ачы язмышлы балалар килми иде анда!?.
Бер гаиләдэн берьюлы биш(!!!)баланы китерәләр.Алар берсеннэн-берсе ваклар...Араларында иң зур дигэне- Инзилэ ,аңа 12 яшь,иң кечкенәсенә 3 яшь.Инзилә бусагадан атлап керугә эне-сенеллэрен,кемнәндер якларга жыенгандай,узенең нәни кочагына җыеп бетерде. Бу вакытта ул яклаучысыз,көчсез бәбкәләрен әле ныгып та җитмәгән нәни канатлары астына сыендырган кечкенә генәкошчыкны хәтерләтә иде...Приюттагы тормыш агымына бик тиз ияләшеп киттеләр,дуслар таптылар, үзләрен гел яхшы яктан гына ,үрнәк итеп курсәттеләр.Бигрәк тә Инзилә белән Марсель(исемнәре узгәртелмәде), Айзат хәтергә нык җуелып калган.Марсель кечкенә булганлыктан анын өчен бөтен кеше дә"әннә" иде.Ә Инзил
әкәй,үзен нинди бәхетсезлек көткәнен сизенгәндәй,бар нәрсәне эшләргә житешеп калырга теләгәндәй ашыкты...Сеңлесен,энеләрен тәрбияләргә дә җитеште, уку алдынгысы булып барды,шул арада җырларга-биергә,шигырьләр ятларга да өлгерә иде...Иде...Кахәр тошкән "иде"...
Балаларын алып киткәннэн сон,бераз айнып киткән сәрхүшләр тәубәгә килгән кебек булалар,төрле юллар белән балаларны кире кире узләренә катарып алуга ирешәләр."Теге биш баланы кире алалар икән"дигэн хәбәр яшен тизлеге белән тарала.Бу хәбәр әлбәттә Инзиләбезне куандырмый,ул зур хафага тошә,кәефсез йөри,еш кына зур конгырт кузләрендә энҗе кебек яшь тамчылары белән бергә топсез һәм чиксез сагыш чагыла иде.Атна дәвамында анын авызыннан ин еш янгыраган сузлэр: "Апа ! Минем кайтасым килми !-дигән сүзләр була.
Тереләй яндылар....Бу җан өшеткеч хәбәр бөтен тирә-юньне тетрәндерде. Балаларны сакламадылар....Кайту белән дә узлэренен иске кәсебенә керешкэн ата белән ананын салкын карашы 3 нарасыйны тереләй кайнар утта яндырды! Эле яши дэ башламаган,киләчәккә зур хыяллар корган сабыйларны,кайнар ,кызыл ялкын теллэре уз кочагына алды. Иҗ кечкенэ Марсельне узенен гәудэсе белэн каплап кочаклап,чугәләгән хәләттә таптылар, Инзиләнең кара кумергә әйләнгән нәни гәудәсен...Урыннары жәннэттэ булсын сабыйларнын!!!Бер мизгел эчендә,куз ачып йомганчы 3 яшь гомер,3 киләчәк дөрли-дөрли янып,көлгә әверелде...
Шунысы кызганыч,мондый аяныч язмышлар берәу генә дә, икәү генә дә тугел.Шушы дөреслекне искә тошерсән урманга карап буре булып улап утырырлык...Аяныч,бик аяныч...Андый гаиләләр бихисап...Аракы диңгезендә йөзгән ата-аналар үз куллары белән ук әзләренен бәгырь кисәкләрен бәхетсезлек һәм хәсрәт диңгезенә батыралар...

Гульназ Амирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев