Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ЯРАКСЫЗ БУЛГАН 9 КОСМЕТИК ЧАРА

Без, кызлар, шундый. Берәр матур ялтыравыклы әйбер күрсәк, тизрәк аңа ябышабыз. Яңа духи, косметика белән безнең күңелне, һичшиксез, яулап алып була. Үзебезгә үзебез дә бүләкләр ясарга яратабыз. Күзгә чалынгач, киләчәктә «кирәк булачак» әйберләр сумкага кереп тула. Күбесен кулланмаячагыбыз көн кебек ачык. Акча да җәл түгел… Ә бит төптән уйлап карасак,...

Без, кызлар, шундый. Берәр матур ялтыравыклы әйбер күрсәк, тизрәк аңа ябышабыз. Яңа духи, косметика белән безнең күңелне, һичшиксез, яулап алып була. Үзебезгә үзебез дә бүләкләр ясарга яратабыз. Күзгә чалынгач, киләчәктә «кирәк булачак» әйберләр сумкага кереп тула. Күбесен кулланмаячагыбыз көн кебек ачык. Акча да җәл түгел…

Ә бит төптән уйлап карасак, сатып алган әйберләрнең күбесе бөтенләй кирәксез яки аның башка арзанрак, файдалырак альтернативасы бар. Бүген дә нәкъ шундый кирәкле-кирәкмәс косметик чаралар һәм аларны нәрсә белән алыштырып булу турында сөйләшәбез.

1.​ Теньнәрнең зур палитрасы

Карап торышка, мондый зур палитрадагы һәрбер төс бик кирәк кебек тоела. Сайлап алу мөмкинлеге дә шәп кенә бит, диярсең син! Тик чынлыкта 20 төстәге теньне син кулланмаячаксың.

Иң яхшысы: синең үзеңә туры килгән һәм ошаган 7-10 төстәге тень палеткасы сатып алырга.

2. Универсаль шампунь

Кайвакыт универсаль шапмунь бер дә зыян салмый торган, һәркемгә туры килгән чара, дип уйлыйбыз. Тик без барыбыз да төрле. Шуңа безнең чәч һәм баш тиресе типлары да бер үк түгел. Җитмәсә, универсаль шампуньнарны куллану көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мисал өчен, алар чәчтә кавык барлыкка китерә яки болай да коры булган чәчәләрне тагын да корыта.

Иң яхшысы: үз чәч тибыңа туры килгән шампуньне сайлау. Әгәр чәч тибыңның нинди икәнен белмәсәң, белгеч белән киңәшләшергә мөмкин.

3. Пумалалар җыелмасы

Беләм, бу очракта да күбрәк булган саен, яхшырак, дип фикер йөртәсең инде син. 20-30 төрле пумала сатып алып, аларны бер дә кулланмыйча ятуы - акчаны җилгә туздыру түгелме соң? Мөгаен, син аларның күбесе белән бер генә тапкыр да кулланмаячаксың. Әлбәттә инде, профессиональ визажист булмасаң

Иң яхшысы: 10-12 сыйфатлы профессиональ пумала җыелмасы сатып алу.

4. Скраб

Бүген косметика базарында нинди генә скраб тәкъдим ителми. Аларның күбесе синең тәнеңне яңа туган сабыйныкыдай итәргә вәгъдә бирә. Тик скрабларның күбесе гадәти продуктларда ясала - бал, кофе, тоз, зәйтүн мае. Өй шартларында ясап булган косметика чарасын нигә әле сатып алырга, ди? Җитмәсә, сатып алынган продукциядә син ингредиентларның сыйфатлымы икәнен белмисең.

Иң яхшысы: скрабны өйдә үзең ясау. Аларның рецептларын табу бик җиңел. Икенче ысул - мунчала белән юыну.

5. Ботокслы крем

Ботокстан соң тән тиресенең үзгәрүе күпләрне таң калдыра. Алар мускуллар эшенә блокировка ясап, тирене тарттыра. Әлеге пропаратны уколлар ярдәмендә кертәләр. Ә крем составындагы ботокс мускулларга барып җитми һәм берничек лифтинг-нәтиҗә бирә алмый. Әлбәттә, мондый крем тирене бераз сыгылмалы итәчәк. Әмма моңа ирешерегә ботокс түгел, ә актив матдәләр ярдәм итә.

Иң яхшысы: Әгәр тиреңә радикаль үзгәрешләр ясарга теләсәң, косметологка бара аласың.

5. Аскы керфекләр өчен тушь

Ничек кенә сәер тоелмасын, бүген өске һәм аскы керфекләр өчен аерым тушь бар. Кайбер кызлар ике төрле тушь кирәклегенә чын күңелдән ышана. Ләкин бу - маркетинг ысулы гына. Чөнки гадәти тушь ярдәмендә керфекләрнең аскысын да, өскесен дә менә дигән итеп буяп була.

Иң яхшысы: Үзең сынаган һәм сиңа килешкән маркадагы бер тушь белән генә куллан.

6. Күз төпләрендәге кара тапларны бетерү өчен крем

Әлбәттә, күз асларындагы зәңгәрсу төстәге таплар матурлык өстәми. Ләкин шунысы да бар: махсус кремнар аларны җиңә алмый. Бу косметик чаралар бары тик маска астына яшерә. Шул гына. Әгәр таплар тән тиресенә якын урнашкан кан тамырлары аркасында икән, крем берничек тә булышмый. Әгәр аларга йокы туймау сәбәпче булса, иң яхшысы - ял итү.

Иң яхшысы: Үзеңнең тән тиреңә туры килгән крем белән алмаштыр. Ә кара тапларга килгәндә, аларның барлыкка килү сәбәбен белергә кирәк.

7. Чәчләр өчен туклыклы маскалар

Банкалардагы этикеткалар әллә нәрсәләр ышандыра: очлары икеләнә торган чәчләрне тукландыра, күләмен арттыра, чәчләрен ныгыта, имеш. Ләкин, тамырга йогынты ясамыйча, чәчләрне яхшыртып булмый. Ә маскалар ярдәмендә сынган чәчләр бер-берсенә ябыша, аларны тарарга гына җиңелрәк була.

Иң яхшысы: Чәчтарашка барырга. Ә чәчләр белән проблемалар булганда - трихологка.

8. Юып төшерергә кирәк булмаган кондиционер

Бу косметик чара чәчләр бәйле бөтен проблеманы да хәл итәргә ярдәм итә сыман. Чыннан да, мондый кондиционердан соң чәчләр йомшара. Тик алар ныгымый.

Иң яхшысы: гадәти кондиционер. Чәчләрне белгеч ярдәме белән генә дәвалау.

9. Душ өчен гель

Аларның күбесе тән тиресен корыта, аның өске катламын боза. Шуңа юына торган чараларны аеруча игътибар белән сайларга кирәк.

Иң яхшысы: тәннең дымын саклап кала торган сыйфатлы гель яки сабын.

Чыганак: Ялкын журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев