Ахыры. Башы.
- Әтием, син күгәрченне сагынырсыңмы?
- Сагынырмын, кызым...
- Син безнең янга килерсеңме?
- Килермен, кызым...
- Аннары безнең белән яшәрсеңме?
- Белмим, кызым...
Бала, күзләрен тутырып-тутырып, әтисенә карап тора. «Ничек көчле бит ул минем әтием», - дип уйлый булса кирәк. Машина белән капланганда да бер җәрәхәтләнгән җире булмады бит. Куркып бераз елап алды инде алуын. Әтисе янәшәсендә ул, мөгаен, бөтенләй курыкмаска да өйрәнер иде әле.
Бер тапкыр ул шулай бер көнгә генә түгел, ике көнгә соңлап кайтты. Куркып кына, иртүк өй ишеген ачып керде. Гадәттәгечә, шыпырт кына:
- Кызым! - дип эндәште.
Шулай эндәшкәндә, кызы кай арада уяна, йөгереп килеп муеныннан ук кочып ала торган иде. Ә ул аны күтәргән көенчә битләреннән үбә-үбә исни. Һай, татлы иде сабыеның исе! Дөньядагы бер генә искә дә алыштырышлы түгел иде шул. Тик бу юлы тавыш-тын ишетелмәде.
- Кызым! - дип кабатлады ул янә, аяк киемнәрен сала-сала.
Өйдә тынлык хуҗа иде. Ир, курткасын салып та тормыйча, түр якка үтте. Йокы бүлмәсенә кереп әйләнде. Кеше заты күренмәде. Аптырап, хатынының кесә телефонына басты.
- Сез кайда соң? - дип сорады ул, карлыккан тавышын көчәйтә төшеп.
- Киттек без, - диде хатыны.
- Кая киттегез?
- Анысы мөһим түгел. Бөтенләйгә киттек... Оныт син безне... Юк дип сана...
Ир, ни дияргә дә белмичә, тәмам аптырап калды. Кинәт бөтен тәне калтырана башлады.
- Ничек була инде бу?
- ...
Хатын телефонын сүндерде.
Кичен аны кабат дуслары эзләп тапты. Подъезд баскычына чүмәшеп, ярты төнгәчә сыра чөмерделәр. Йокылы-уяулы көннәр шулай бер-бер артлы агып китә торды. Янә юлга кузгалырга вакыт җитте. Һәр киткәнендә ул, мондый хәлләрне башка кабатламам, хатыным белән кызымны рәнҗетмәм, дип антлар эчә. Бу рейстан исән-имин кайтсам, тормышымны өр-яңадан башлармын, дип, үз-үзенә сүз бирә иде.
Инде менә җанын әрнүле хисләр бөтереп алды. «Нишләдем мин, нишләдем?» - дип, үкенечле газаплар эчендә адашып калды. «Югалтулар бик тиз икән ул», - дип көенде. Инде менә шактый гомерләр үтсә дә, хатыны бер генә җөмлә белән җавап кайтара: «Бер киселгән икмәк кире ябышмый», - ди.
Иргә нигәдер ябышыр кебек тоела, чөнки ул юлларда төрле кешеләр белән очраша. Бөтенесе белән дә гаилә хәлләре турында сөйләшә. Бар шундый очраклар. Ябышкан очраклар бар. Кемнәрдер ун елдан соң яңадан кушылганнар. Үз каныбыз дип куаныша-куаныша, оныкларын үстереп яталар. Кемнәрдер алты-җиде елдан соң... Ирнең дә менә шундый язмышка ышанасы килә. Үзенә шушы тәкъдирне юрап яши. Бер генә хатын-кыз затына да күңеле ятмый шул аның. Күз алдына һаман үз хатыны килеп баса. Кызы елмаеп карап тора.
Инде аны хәзер оешма ишеге төбендә көтеп торучылар да юк, күбесен эштән җибәрделәр, кайберсе башка оешмага күченде. Хәзер инде ул үзе дә яшьлек юләрлеге белән яшәми, тормышка ачыграк күз белән карарга тырыша, чөнки бик тә, бик тә ераклашкан бәхетен кире кайтарасы килә. Тик...
- Әтием, син аккошны жәллисеңме?
- Күгәрченне дип әйт, кызым...
- Ак күгәрченне...
- Жәллим, кызым...
- Ә мине?
Ир, аптырап, кызына карап алды.
- Ә мине? - дип кабатлады бала.
- Синең бит канатың сынмаган, - диде ир.
Кыз авызын бүселдерде. Ир үзе әйткән сүздән үзе үк куркып куйды. «Хәер, минем балам да сыңар канатлы түгелме соң? Үзем дә сыңар канат белән очарга талпынып ятам түгелме? Хатыным да, сыңар канатына ышанып, күкләр катына җитәргә омтыламы?.. Тик сыңар канат белән кайларга барып булсын соң? Ул монысын беләме икән?»
Аның күз карашыннан сыңар күзле кешеләр үтеп китте. Кызы, хатыны... Авылда сугыштан сыңар күз белән кайткан картлар бар иде ул үскәндә. Нигәдер шуларны исенә төшерде. Ул күзләрдән тетрәндергеч тирән фаҗига карап тора иде бит...
- Әтием, дәваласак, ул оча алачакмы?
- Белмим, кызым...
- Ә әнием беләме?
- Мөгаен, беләдер... Әниең врач бит, кызым...
- Ул очсын иде, әтием...
Ир, башын борып, ак күгәрченгә күз төшереп алды. Ул, сынык канатын салындырып, борынын кызының итәгенә төртеп, тирән йокыга талган иде.
* * *
Юлларны йота-йота, машина алга чаба. Ярата шул ул бу юлларны. Аларсыз бер минут та яши алмас кебек тоела. Шуларны яраттырган өчен, хатынына рәхмәтләр укый-укый бара. «Әгәр башка кәсепкә керешкән булсам?» - дип үз-үзенә сорау биреп караганда да, бөтен тәне калтыранып китә. Кирәкми икән шул аңа башка кәсеп. Тик аның очасы килә. Сыңар канат белән талпынып тору очуга керми икән шул. Очар өчен кешеләргә дә ике канатлы булу кирәк икән.
Ир, моннан алты-җиде ел элек кызына сыенып утырган кошны хәтерендә яңартып, юксыну өермәсе эчендә калды. Кайларда икән ул кош хәзер? Аны дәвалаган иде бит хатыны һәм кызы белән икәүләп алар кошны ирнең үзенә китергәннәр иде. Кош, подъезд төбенә чыккач, көнбагыш чүпләде, кызы белән бергә бер атналап кунак булды.
- Кайдан алып кайтсагыз, шунда илтеп куегыз, - диде хатыны.
Ир, рейска киткәндә, машина кабинасына йомшак сөлге җәеп, кошны чыгарып утыртты. Кызы, елый-елый, кул болгап калды. Ир аны нәкъ үзләре алып кайткан җирдә төшереп калдырды. Кош, канатларын җилпеп-җилпеп торды да, әйләнә ясый-ясый, һавага күтәрелде һәм ерактагы кошлар төркеменә таба очып китте.
Ир рейстан бер-ике көндә үк әйләнде. Машинасы белән йорт ишегалдына килеп туктады. Подъезд ишеге төбендә бөрешеп утырган ак күгәрченне күреп имәнеп китте: кош ерак чакрымнар үтеп, кире әйләнеп кайткан иде.
Сыңар күзле күгәрчен, башын як-якка борып, һаман кызны эзләде. Ир шул көнне үк аны кызына илтә китте. Кошларга да җан җылысы кирәк икән шул.
Инде күпме еллар узган моңа. Ул, юллардан кайтып төшүгә, башлап кызына шылтырата. Тегесенең юньләп аралашасы да килми кебек. Хатыныннан:
- Нигә ул минем белән кирле-мырлы сөйләшә? - дип сорый.
- Минем белән дә шулай сөйләшә ул. Үсмерлек чорына керде кызың, - ди тегесе.
«Әти юклык менә нишләтә, - дип уйлый ир. - Бу юлы кайтам да соңгы кабат һәммәсен әйтеп салам... Нигә син үзеңне генә уйлыйсың, бала бит икебезнеке дә. Киселгән икмәк ябышмый, имеш. Бала хакына булса да ябышсын иде бит... Аннан, мин сине генә яратам, бердәнберем... Һаман яратам...»
Карашын офыкларга төбәде ир. Еракта-еракта оя-оя кошлар төркеме очып бара иде. Кошларның да япа-ялгыз очасылары килмидер шул...
Нет комментариев