Ярларыннан чыкса елга...
Су чигенергә җыенмый. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны уяу булырга, алдан әзерләнергә чакыра. Апас районында Чирү авылына илтә торган юлны су баскан. Зур Күккүз һәм Шонгаты авылларында яшәүчеләрнең өйләренә су кергән. Яшел Үзән районының Татар Танаенда ике урам халкы “утрау”да калган. Буа районында ике күперне су баскан. Кайбыч һәм Тукай районнарында яшәүчеләр дә бу язны исендә калдырачак. Зөя, Мишә, Гөбенә, Мәллә, Кече Чирмешән, Актай, Минзәлә елгаларында боз киткән.
– Безгә беркайчан да суның кергәне юк иде. Әмма быел көтелмәгән хәл булды. Юкса авыл җирлегеннән дә әзер торыгыз дигәннәр иде. Һава торышы да еш үзгәрә бит. Бер көнне – кояш, икенчесендә салкынайтып куя. Әле тиз генә боз китмәс дисәк, су эчендә калганны сизмәдек тә, – ди Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәүче Дилбәр Гыймазова.
Кайбыч районындагы Бөрлә елгасы, ярларыннан ташып, Борындык һәм Кошман авылларында яшәүчеләрне борчуга салган. “Инде күптән су басканны күргән юк иде. Өебез түбән җирдә урнашкан. Андый-мондый кинәт җылытса, әни, су басар инде, дигән иде. Капка төбенә кадәр килгән, әмма өйгә кермәгән. Узган ел идән асларына кергән иде. Аңламассың да инде, – ди Борындыкта туып, Казанда яшәүче Гүзәл. – Сәгать саен шалтыратып, хәлен белеп торабыз.
Су керсә, булышырга кайтырбыз, дигән идек. МЧС хезмәткәрләре килгән. Авылдагы кешеләргә ярдәм күрсәтәләр икән. Күбесенең йорттагы кирәк-ярагын, малларын күчерешкәннәр. Андый чакта безнең авыл кешеләре дә бердәм”.
Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шаһидә апа Гыйззәтуллина да су астында калган. “Тау башыннан су төшә башлады. Мин куркып нәрсәгә тотынырга белмичә торам, ә кешеләр телефоннарына төшереп басып тора. Әмма бернишләп тә булмый. Өебез түбән урнашкач, кемне гаеплисең? Мондый ташуны 2013 елда күргән идек инде. Ул чакта да өйгә керде. Быелгысы куәтлерәк булды. Башта бакчага керде, аннан – өебезгә. Идән аслары да тулды, өйдәге җиһазлар йөзеп йөри башлады. Әле ярый алдан әзерләндек. Улларым узган атнада кайтып, баздагы бәрәңгене чыгарып киткән иде, – дип сөйли ул. – Табигатькә каршы барып булмый инде, сеңлем. Ирем исән булса, без йортны башка җиргә дә күчергән булыр идек. Әмма бик иртә китте. 24 ел элек урманда өстенә агач төште. МЧС хезмәткәрләре дә килде. Су баскач, ярдәм, диделәр. Әле менә гариза язасым бар”. Шаһидә апаның идәнендә линолеум булган. Шуларны алып ташлыйсы, эчтәге фанерасы да эшкә яраксыз, ди ул. Әле улларына эш күп булачак.
Апастагы Шонгаты авылында яшәүче Виктор Лысовларга да суда “йөзәргә” туры килә. “Төп йортыбызга моннан алты ел элек, пенсиягә чыккач кайткан идек. Безнең авылга күтәртеп юл салганнар иде, шуның аркасында түгел микән дип тә шикләнәм. Әле ярый өйне иминиятләштергән идек. Бераз гына акчасы да булыр әле. Ни дисәң дә, су басты да бетте түгел, тәртипкә китерәсе эшләр күп”, – дип сөйли ул.
Яшел Үзән районының Татар Танае авылы да су эчендә утыра. “Көтмәгәндә булды бу хәл. Авыл башындагы Гөбенә елгасы ташыган. Зөядәге бозны шартлатмаганнар, дип сөйлиләр. Ул акмагач, авылга зыян килгән дип уйлыйбыз. Су өйгә керсә, нишләрбез? Күрше авылда яшәүче апаларга күченергә җыенабыз”, – ди Гөлфия Хафизова.
Безне ташу куркытмый
Башка районнарда яшәүчеләрнең дә хәлләрен белештек. “Чулманда боз киткән инде. Ярлары ачылган. Ә менә Нократта юк. Ел саен гаилә белән боз киткәнне карыйбыз. Безнең якларны алай су басмый. Әмма дачаларга, бакчаларга керә”, – ди Мамадышта яшәүче Нәфисә Сафина. Минзәлә районының Тау асты Байлар авылында туып үскән Лилия Әскәрова әйтүенчә, элегрәк аларны да су баскан. “1975 елда Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, безнең авылны өскә күчерәләр. Исеме шул килеш кала. Берәүләр иске йортларын трактор белән өстерәтеп күчерә, икенчеләр яңасын сала. Шул чакта мәктәп, балалар бакчасы төзелә. Ташудан куркып качу авылга яңа сулыш өрә. Иске урында хәзер көтү көтәбез. Әмма Ык елгасы ташып, һәр язда ул урынга су җәелә”, – дип сөйли ул.
Питрәч районында яшәүчеләргә дә су тими икән. “Мишә елгасы буенда яшибез. Су өйләргә керми. Әмма ташу турында балачак хатирәләре әле дә истә. Элек ташуны көтеп тора идек. Күпме тавыклар акты инде су белән. Олы кешеләр гел ташу суы белән битен чайкап ала иде. Янәсе, хәсрәтләре китсен. Әнә шулай яшәдек без”, – ди Чыты авылыннан Әлфия ханым.
Нокса күтәрелмәсме?
Казан бистәләренең хәлен дә белештек. Салмачыда узган елларны су басса, быел әле ул-бу күренми икән. “Без югарыда торабыз. Астагыларга су кермичә калмый”, – ди Лилия исемле танышыбыз. Нагорный бистәсенә дә су керә икән. “Без Сосновкада торабыз. Аллага шөкер, безгә андый мәшәкать “эләкми”. Ә менә күршеләрне ел саен су баса. Аптырагач, нигезләрен дә күтәртеп карадылар”, – ди Рафыйк абый. Карьер бистәсендә дә яз килүне куркып көтәләр. “Урман сулары өйгә керә. Бәрәңге базларына төшә. Алдан хәстәрен күрергә өлгермәгән елларда тилмерәбез. Бакчабыз да җәй уртасында гына кибә”, – ди Римма апа. Константиновка, Царицыно, Клыки бистәләре халкы Нокса елгасы күтәрелмәсә иде дип тели.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Кайбыч районында 6 авылны, шул исәптән 314 йортны су басу куркынычы бар. Әлегә кар эреп бетмәде, су тагын да күтәрелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев