Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшел Үзән районында Иделдә югалган балыкчы мәетен тапканнар

Балыкчы гәүдәсен Буш Моркваш бистәсе янында, ягъни елганың "Газовик" шифаханәсенә якын урнашкан өлешеннән чыгаралар. Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә җирле балыкчы гәүдәсен таптылар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кичә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына 77 чакрым һәм Васильево...

Балыкчы гәүдәсен Буш Моркваш бистәсе янында, ягъни елганың "Газовик" шифаханәсенә якын урнашкан өлешеннән чыгаралар.

Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә җирле балыкчы гәүдәсен таптылар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына 77 чакрым һәм Васильево бистәсе янында Идел төбеннән ир-ат мәете килеп чыга. Бу хакта шаһит булучы хәбәр итә.

Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар Буш Моркваш бистәсе һәм "Газовик" шифаханәсенә якын урнашкан җирдә үле гәүдәгә юлыга. Хезмәткәрләр аны судан чыгарып, Югары Ослан районы участок хезмәткәренә тапшыралар. Ир-ар элегрәк югалган җирле балыкчы булуы ачыклана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев