Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшен суккан самолетның пассажирлары кире Истанбулга очты

Истанбул - Казан рейсы пассажирлары бүген иртәнге сәгать 05.25 исән-имин Казанга килеп җитте. Татарстан башкаласына очучылар утырган самолетка яшен тия, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Халыкара "Казан" аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин. Борт аэропортка кайтуга ук авиакомпания пассажирларны башка самолет белән тәэмин итә. Шуннан соң анда булучылар Татарстан башкаласына китерелә. Бүген...

Истанбул - Казан рейсы пассажирлары бүген иртәнге сәгать 05.25 исән-имин Казанга килеп җитте. Татарстан башкаласына очучылар утырган самолетка яшен тия, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Халыкара "Казан" аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

Борт аэропортка кайтуга ук авиакомпания пассажирларны башка самолет белән тәэмин итә. Шуннан соң анда булучылар Татарстан башкаласына китерелә. Бүген 06.30 сәгатьтә самолет кире Истанбулга очты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ", 19 июнь, Истанбул - Казан рейсына оча торган 737 нче "Боинг"ка яшен эләгүе хакында хәбәр иткән иде. Әлеге вакыйга очкыч юлга чыгуга ук була. Борт кире үз аэропортына әйләнеп кайта. Әлеге вакытта бу авиалайнер бортында 101 пассажир утыра.

Татар-информ
http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/20/142866/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев