Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшьлек хаталары.

Исәнмесез! Минем исемем Айсылу. Йөрәгемне бер әйбер тырный. Танышыма күзен чынбарлыкка ачарга кирәкме, юкмы? Башкалар дәшми. Әллә икенче танышыма (аны шулай атау дөрес булса инде) бәхетле тормышка шанс биреп, миңа да тыелып торыргамы?.. Хәер, эшнең нидә икәнен аңлатырга кирәктер. Иң-иң башыннан башлыйм. К. авылына җәй саен кайтам. Дәү әни-дәү әтием...

Исәнмесез!
Минем исемем Айсылу. Йөрәгемне бер әйбер тырный. Танышыма күзен чынбарлыкка ачарга кирәкме, юкмы? Башкалар дәшми. Әллә икенче танышыма (аны шулай атау дөрес булса инде) бәхетле тормышка шанс биреп, миңа да тыелып торыргамы?.. Хәер, эшнең нидә икәнен аңлатырга кирәктер. Иң-иң башыннан башлыйм.


К. авылына җәй саен кайтам. Дәү әни-дәү әтием бар анда. Минем кебек оныклар җыелыша. Бишәү! Быел исә миңа клубка чыгарга рөхсәт ителде! Күрше кызы Зәринә кыштан бирле төшә инде. Шуңа күрә ул мине бик җитди кыяфәт белән үз канаты астына алачагын әйтте. Беренче мәртәбә клубка төшәчәк кичтә бик дулкынландым. Киемнәремне карап чыктым. Кайсысы килешлерәк? Ахыр чиктә джинс чалбарда һәм озын футболкада тукталдым. Фирмалы кроссовкаларым да бик килеште. Беләзекләр-алкалар. Бизәндем. Үз-үземә ошадым. Дәү әнием дә хуплады. «Тәртипле генә йөрисе анда. Уникедә керәсе», - диде ул безне озатканда.

Авыл клубы әллә ни кызык түгел инде ул. Бинасыннан алып, музыкасына кадәр иске. Иң кызыгы клубның баскычыннан менеп, сиңа карап калган авыл егетләре өермәсе аша ишегеннән кереп китү. Кем кайсы кызны озатачагын шунда бүлешәләр икән. Монысын соңарак белдем.

Бу кичне дә бизәнеп-ясануга ук, күрше кызы кереп җиткән.
- Айсылу, әйдә киттек! Булдыңмы инде? Артыгын бизәнмә, егетләребезне сугыштырып бетерерсең тагын! - дип көлдертте.
Мин бу кичтән нидер көтә идем. Йөрәк каядыр ашкына. Ниндидер могҗиза булыр төсле…

Төшеп киттек клубка. Егетләр җыелышып тора. Матайлар да тезелгән. Бер-ике машина да бар. Кычкырып көләләр. Мин югалып калдым, ә Зәринә -юк. Кыю кыз бит, кыштан бирле клубка төшә. Кулымнан тотты да, баскычка таба өстерәде.
- Кая, кунак кызын кертегез әле. Нәрсә юлда басып торасыз! - дип ярым шаярып ачуланды ул.
Егетләр шундук:
- Кая-кая кунак кызы? Шәһәрдәнме? Күрше авылдан гынамы? - дип көлештеләр. Берсе Зәринә юлына төшеп, үзе белән ишекне каплады.
- Безнең белән басып торыгыз әле. Зәринә, шәһәр кызы белән таныштыр? - диде берсе.
- Бер дә таныштырасым килми әле. Дәү әнисенә исән-имин алып кайтасым бар, - дип җавап бирде Зәринә.
- Сине берсе дә озатмас микәнни, Зәринүш? - диде тегесе.
- Озаттырасым бер дә килеп тормый әле, - дип Зәринә теге егетне этә башлады.
- Ярар-ярар, карарбыз әле. Синнән дә чибәррәкләр булса, озатмам да, - көлде егет.
- Кит әле бар! Юл бир, - диде Зәринә. Ачуы килде бугай. Мине бик каты кулдан тартып җибәрде.
Минем «Ой!» диюемә Зәринә белән әйткәләшкән егет, елмаеп миңа карады. Күзләребез бер-ике секундка гына очрашты… Ул егетнең кап-кара чәче башка егетләрнеке кебек кыска итеп алынмаган. Стрижкасы килешле. Күзе исә… Кап-кара. Карашы хәйләкәр. Елмаюы да хәйләкәр. Тәртипле малайлардан түгел кебек. Хәтәргә тартымрак. Ирен чите белән елмая. Әллә нишләп киттем.
Клубның караңгылыгына чумдык. Музыкалары ярыйсы икән. Светомузыка сыман әйләнеп торучы шарлары да бар. Узган гасыр инде. Әмма миңа ошады. Берникадәр стена буенда басып тордык. Зәринәгә карадым. Ул клубтагы халыкны карап чыкты. Кемнең кайда басып торганын-биегәннәрен карады. Соңыннан мине кулымнан алды да, без яктылык күбрәк төшеп торган урынга алып китте. Ул урында безнең кебек «акыллылар» җитәрлек. Зәринә кызлар белән кычкырып исәнләште, мин дә баш кактым. Зәринә елмаеп, кабыргамы төртте, янәсе, әйдә, бие! Минем яраткан җырым яңгырап китте. Бер-ике минуттан мин инде онытылып, рәхәтләнеп биедем. Кызларның миңа карап-карап алдылар. «Кыйланчык» дип уйлаганнардыр инде минем хакта. Җыр бетүгә клубка өермәсе белән урамнан егетләр килеп керде. Берсе утны кабызып җибәрде. Барыбыз да күзләрне йомып «ай!» дидек. Безгә читтән каравы бик көлкеле булгандыр. Егетләр кереп утырды. Аларның түгәрәктә биюче кызларга караганнарын аңлап алдым. Зәринә артына качтым. Әле дә ярый ут сүнде һәм музыка уйный башланды. Медляк! Мин Зәринә артыннан утырырга буш урын эзләп киттем. Зәринә белән арабызга бер егет килеп кермәсенме? Күземне күтәрдем. Теге егет!
- Әйдә, биебезме? - диде ул.

Мин Зәринәнең инде кемнеңдер белән зал уртасына чыгып баруын күреп калдым.
Теге егет җавабымны көтми генә билемнән кочып, зал уртасына алып китте. Йөрәгем дөбердәп алды. Әйләнә башладык. Куллары билемне нык тота. Әйтерсең, тимер кидереп куйганнар. Авыл егетләренең куллары шундый каты буладыр инде ул. Кыймылдап та булмый. Кызык, рәхәт хис бу. Әйтерсең, кош эләктергән дә, каты тота, көчле кулларга буйсынмый мөмкин түгел. Егетнең кулы билдән аска таба шуа башлагач айнып киткәндәй булдым. «Әй!» - дип егеткә усал карашымны күтәрдем. «Гафу-гафу», - диде ул, - танышмадык бит әле, исемең ничек синең?
- Айсылу.
- Мин - Фәнил булам.
Елмайдым. Шәһәрдә мондый исемнәрне очратмассың. Марат та, Артур, Кәрим дә Руслан… Ә монда - Фәнил… Нәфис исем, матур…
- Озакка кайттыңмы? - диде Фәнил әңгәмәбезне дәвам иттереп.
- Озакка түгел инде, җәй ахырына кадәр.
- Яхшы. Озаттырасыңмы соң? - диде ул күземә карап.
Мин мондый сорауга ничек җавап бирергә дә белмим бит әле. Ичмасам Зәринә дә өйрәтеп куймады. «Әйе» дисәм, дәү әнием «Горурлыгың кайда синең?» дип ачуланыр кебек. «Юк» дисәм, «Клубка нигә төштең соң алайса, тыркылдап берүзең өйгә кайтыр өченме?» - дип Зәринә көләр. Озаттырасы да килә. Беренче мәртәбә. Олылар сыман.
- Матуркай, озатыйм инде, капкага кадәр генә. Әллә куркасың инде? - дип Фәнил маңгаема төшеп торган чәч бөртеген сыйпап алды. Эредем шунда. Беттем. Моңарчы миңа шулай ягымлы итеп караганнары булмады бит. Классташ егетләрдән чыгар ди андый сүз. Компьютер уеннары уйнап, гитарада чиртеп уза гомерләре. Ә монда олыларча: «Озаттырасыңмы?».. Романтика…
- Капкага кадәр генә, - дип тавышыма битарафлык өстәргә тырышып җавап бирдем.
- Әйе инде, капкага кадәр, караватына кадәр түгел. Килештек алайса, - диде Фәнил. Җыр да бетте. Фәнил миңа карады да: «Күрешербез», - диде. Кайда күрешербез? Нәрсәне аңлата бу?! Кабат тиз бию башланды. Яныма Зәринә килеп җитте.
- Карале, мине ни… Мине Юныс озатам ди. Без туры өйгә кайтмабыз инде, авылны әйләнербез башта. Син нишләрсең микән? Фәнил берәр нәрсә әйтмәдеме?
- Ул озатырга тәкъдим итте… - дип сөйли башладым.
- О, яхшы, булды алайса, - диде Зәринә мине тыңлап та бетермичә, - без киттек, яме. Иртәгә сөйләрсең. Если что - шалтырат! Килеп җитәрбез!

Мин клуб уртасында калдым. Кызлар биегән түгәрәктән әкрен-әкрен генә ишеккә таба юнәлдем. Ишек янындагы урындыктан Фәнил күтәрелде. Караңгыда ул булганын абайламадым да.
- Кайтабызмы? - диде ул терсәгемнән тотып.
- Әйдә, вакыт инде, - дип кенә әйтә алдым.

Клубтан чыгып киткәндә егетләр шау-шулап Фәнил белән кул бирешеп саубуллашты. Кайберәүләрнең күз карашыннан куырылып төштем. Әллә ничек булып китте. Әйтерсең, Фәнил белән түшәккә озаталар. Җир убылса, бер дә уйламыча, төшеп китәр идем… Әле дә ярый Фәнил көттермәде.

Без өйгә таба атлап киттек. Фәнил бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Мәзәкләр дә сөйләде, тормышыннан кызыклы хәлләр дә калмады, мине сораштырды. Бик теләп үзем турында сөйләдем. Фәнил кардиганын җилкәмә салды. Мин карыша башлагач, көлеп җибәрде:
- Ярар инде, туңам дип, өйгә кереп китәрсең тагын, миңа синең белән рәхәт, - диде ул һәм билемнән җайлап кочып алды. Мин сискәнеп китсәм дә, кулыннан ычкынмадым. Бигрәк балаларски күренермен дип кочагына ризалаштым.
Адымнарыбыз әкренәйде - без өемә якынлаштык. Фәнил исә мине болай гына кертеп җибәрергә уйламый да икән.
- Әйдә, Шәмсенур әби капкасы төбендә утырыйк әле. Талы бигрәк матур. Сандугачлар сайрамасмы.

Без капка төбендәге күрше Шәмсенур әби капкасы янындагы эскәмиягә барып утырдык.
Утыргач ук Фәнил мине үзенә якнырак тартып алды. «Сандугачлар сайравын ишеткәнең бармы синең, шәһәр кызы?» - дип ирен чите белән елмаеп миңа карады. Мин аның күзенә карап баттым. Фәнил соравын кабатларга мәҗбүр булды. Көлештек. «Юк», - дидем. «Алайса көтеп торыйк, тиздән сайрый да башлар», дип миңа мәзәкләр, авылда булган хәлләр турында сөйли башлады. Пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен авызымны капларга туры килде, югыйсә урамы белән минем шушында утырганымны беләчәкләр иде. Хәер, болай да белделәр. Авылда кызык, урамында бер фонарь янмаса да, иртәнге көтү озатканда авыл түтиләре кемнең кемне озату турында сөйләшә иде инде. Монысын миңа дәү әни иртән генә сөйләде…

Ярый, шуннан. Утырдык, көлештек. Берзаман сандугач сайрап та җибәрде. «Вакыты җитте», - диде Фәнил. Мин «Нәрсә вакыты» дип сорарга да өлгермәдем, Фәнил мине үзенә үк тартып китереп кочаклады да, күземә карады. Минем бөтен күзәнәкләрем калтырый иде сыман. «Сыман» түгел, бик каты калтырый иде. Рәхәт. Хәзер нидер булачак… Фәнил салмак кына иреннәрен иреннәремә якынайтты.

дәвамы бар
фото: https://pixabay.com

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X