Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшәүнең мәгънәсен аңлап

Ни белән үлчәнә гомер? Калган эзләр белән. Кеше күңеленә орлык итеп, Салган сүзләр белән. (Саҗидә Сөләйманова) Гадәттә халык ике нәрсәне аеруча хөрмәтли: чишмәне һәм мәктәпне. Бу сүзләр бер-берсенә нык бәйләнгән, чөнки мәктәпнең үзен дә белем чишмәсе дип йөртәләр. Мин бүгенге язмамда инде күптән лаеклы ялга чыккан, гомер буе яшь буынга...

Ни белән үлчәнә гомер?
Калган эзләр белән.
Кеше күңеленә орлык
итеп,
Салган сүзләр белән.
(Саҗидә Сөләйманова)
Гадәттә халык ике нәрсәне аеруча хөрмәтли: чишмәне һәм мәктәпне. Бу сүзләр бер-берсенә нык бәйләнгән, чөнки мәктәпнең үзен дә белем чишмәсе дип йөртәләр.
Мин бүгенге язмамда инде күптән лаеклы ялга чыккан, гомер буе яшь буынга белем һәм тәрбия биргән Александрова Фәридә Гариф кызы турында сөйләргә телим.
Алабуга районының калын урман кырыена сыенып утырган, бик матур табигатьле Абалач авылында туып үскән кыз, кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Сугыш чоры баласы Фәридә тормыш авырлыгына карамастан, теләгенә ирешә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы була.
Хезмәт юлын ул Саба районы Килдебәк урта мәктәбендә башлап җибәрә. Беренче хезмәт иртәсе, беренче чыныгулар… Яшь, энергияле укытучы балаларга, аларның әти-әниләренә үрнәк шәхес буларак бик тиз хөрмәт казана. Авыл халкы да үз итә бу мөләем мөгаллимәне.
Еллар үтә тора, яшь кызның тормышында зур үзгәреш була, ул шушы ук коллективта эшләүче егет белән гаилә кора.
Озакламый язмыш җилләре аларны Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенә китерә. Фәридә гомер буе яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, кешелек сыйфатларына нигез салуда зур җаваплылык тоеп эшли.
Кеше гомеренең үрләре була. Әнә шул биеклектән караганда узган юлың уч төбендәге сызыклар кебек күренеп ята. Әйе, кешенең яшәеше гаҗәеп халәт. Сәгатьләр генә түгел, минутлар белән ярышып, көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Өлкәнәя барган саен кеше узган гомерен барлый, аны күз алдыннан кичерә, кайта-кайта уйлана. Заяга үтмәгәнме ул, илгә-көнгә нинди файда китергән, кешечә яши алганмы? Барысы турында да хәтер йомгагын сүтә-сүтә нәтиҗә ясый. Бу яктан Фәридәнең күңеле тыныч, гомере бушка үтмәгән, дөньяда яшәүнең мәгънәсен аңлап, хезмәт эчендә кайнап, матур итеп уздырган. Тиздән, ягъни 2 нче ноябрь көнне аңа 75 яшь тула. Тату гаиләдә ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр алар. Өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Уллары икесе дә бик җаваплы тармакларда хезмәт куя, кызлары-косметолог. Барысы да гаиләле, нәсел җепләрен дәвам итеп, балалар үстерәләр.
Изге күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле әлеге ханым - Фәридәгә һич тә үз яшен биреп булмый. Ул әле дә җитез, һәрвакыт хәрәкәттә, гаиләсенең олы терәге. Язмам ахырында Фәридә Гариф кызын олы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, балаларының игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Тәнзилә Шәрәфиева
Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, ветеран-хәбәрче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев