Теләче Информ

«Ятим балачактан ялгыз картлыкка атлап барышым»

«Безнең гәҗит» уйландыра да, көлдерә дә… Укыйм да, нинди генә язмышлар юк, дип куям. Сәясәтне дә аңлаешлы телдә сөйләп бирәсез. Рәхмәт. Инде берничә ел көтеп алынган бердәнбер газетама әверелдегез. Үзем дә үз язмышым белән уртаклашырга телим. Бәлкем киңәш бирүче табылыр. Хәер, киңәшләр белән генә үзгәртеп була микән язмышыңны?! Мин 50не...

«Безнең гәҗит» уйландыра да, көлдерә дә… Укыйм да, нинди генә язмышлар юк, дип куям. Сәясәтне дә аңлаешлы телдә сөйләп бирәсез. Рәхмәт. Инде берничә ел көтеп алынган бердәнбер газетама әверелдегез. Үзем дә үз язмышым белән уртаклашырга телим. Бәлкем киңәш бирүче табылыр. Хәер, киңәшләр белән генә үзгәртеп була микән язмышыңны?!

Мин 50не узып киткән ир. Төшеп калганнардан түгел. Барын да булдырдым. Эшкә иренмим. Тик торырга яратмыйм. Кечкенәдән тырыш булдым. Балачагым да баллы-татлы булмады. Иркәләнеп үсмәдем. Ятимлекнең ни икәнен белеп үстем. Ятим бала ким бала ул. Урамда да сине кыерсытырга гына торалар. Өйдәгеләр дә алларына утыртып үчтекиләми. Өйдән чыгып китеп барын да үзем табарга, барына да үзем ирешергә туры килде. Вокзалларда милициядән качып кунып ятулар, берәр тәүлек авызга бер кабым ризык капмаган чаклар әллә кайчан сугыш чорында түгел 80нче елларда минем башымнан узды. Шулай да укыдым, башкалар эшкә урнашып матур киемнәр кигәндә, мин сәләмә белән булса да, түздем, укырга кирәк, хәзер укымасам, хәзер түзмәсәм, аннан укып булмаячак, дип түздем. Классыбыздан юкса, бары ике кеше югары белемгә ия булды. Ул чагында яхшы укучылар да югары уку йортына керергә атлыгып тормый иде шул.

Шулай тырыша торгач, дан-дәрәҗәгә дә ирештем. Элек санга сугылмаган гаиләмдә дә мин иң кирәкле кешегә әверелдем. Үткәннәргә карап үпкә саклап йөрмәдем. Барына да ярдәм иттем. Акчалата да, тормышларында да. Кайсы абыйны айнытырга, кайсына машина алырга, кайсысының балаларын, үзләрен урнаштырырга мин кирәк идем. Өйләндем. Исерек туганнарымны көйли-көйли, туй табынын җыештырып, хуҗалыктагы эшләрне карап, үземнең кияү кеше икәнемне дә сизми калдым. Кунакларны озаткач, туй киемнәрен салып ташлап, хатыным белән туй табынын җыештырып йөрдек. Анысы авыр түгел, шунда миңа туганнарымның бәйләнеп йөрүе, мин тегеләй, мин болай, дип исерек бәйләнчек вәгазьләрне ишетмәмешкә салышсам да, үзәгемә үтте. Колак салып, абыйларым белән чәкештереп эчеп утырмагач, үз кеше булмагач, сугышырга тотындылар… Мин бирешә торган түгел, түзмәдем, чәчеп аттым. Минем туй көне бу. Иртәнге 8дә кереп яттым. Әле кунакларга йөрисе көнозын. Шул көндә өлкәннәр туе. Ә минем туганнарым иртәдән аяклы түгел…

Менә шулай башланып китте гаиләле тормышым да. Гафу үтенүче беркайчан да булмады. Әтием булса, болай булмас иде, дип кечкенәдән (мин әтиемне хәтерләмим, бик иртә вафат булган), болыннарга чыгып китеп чирәмнәргә ятып елаган көннәрем бихисап булды. Әнием гаделсезлекләрне күрә, яклаучы юк. Бар эш минем өстемдә. Кирәксез бала булганымны кечкенәдән аңладым. Әни төшерттерәсе булган, әти тавыш чыгарып тыйган… Соңрак, мин дәрәҗәләргә ирешкәч, әнием гел әйтә торган булды: «Ярый әле шул вакытта әтиең дөрес эшләгән… Юкса, нишләр идем…» - дия иде. Ул минем кулымда кадер-хөрмәттә китеп барды. Исерек уллары якынрак иде әлбәттә. Минем янымда булгач, мин тәрбиялим, табибларга йөртәм, даруларын эчүен, режим саклавын таләп итәм. Ә аның үзенчә яшисе килә. Ләкин авыруы ныклы тәрбия сорый. Ә исерекләр тәмле телләнеп, ярты кило конфет кыстырып килә дә, сөйләшеп утыра. Мин гел янында булгач, әле буш вакытым да булмаганга, сөйләшеп утырганнарым сизелми. Кайчак корырак та булырга кирәк бит, үзсүзлерәк иде әнием. Шулай салмыш килгән улларына пенсиясен биреп җибәрә. Мин бер тиененә тимәдем. Хатыныма рәхмәт, әниемне үз әниседәй карады.

Менә шулай яшәп ятыш. Бүген инде әнием дә юк, ләкин булыр-булмас бәхетем дә. Балачакта да ялгыз идем, картлыгым да, калган гомерем белән ялгыз үтәр. Хатыным бик үзгәрде. Кара көеп көнләшергә тотынды. Минем читкә йөрергә вакытым булса икән, туйганчы йоклаганым да юк. Мин ял көннәренең, отпускларның ни икәнен белмим. Инде балалар белән дә уртак телебез юк дәрәҗәсендә. Чөнки ир хакы, ата хакы безнең гаилә өчен түгел. Укырга урнаштырсам да, түләүләрен түләсәм дә, гаиләмдә ниндидер гамәл кылалалар икән, аны соңыннан гына беләм. Минем белән киңәшләшү, санга сугу юк. Гаиләм белән коммерцияле эш башламакчы булдым, балаларыңны шулай кибеткә бастырып куясыңмы, оялмыйча, дигән сүз булды. Акчам янды. Баштагы мәлдә кеше яллап эшләтеп булмый бит бизнесны. Әгәр сәламәтлегем китеп, авыр хәлдә калсам, (андый хәлләр булгалады) баш очымда хатыным елап утыра. Үләр, аннан без ничек яшәрбез, дип курка кебек тоела бу миңа. Аякка баскач, бар да онытыла. Үземне читлектәге тәҗрибә куяны кебек хис итәм: исән каламы, юкмы, әллә үләрме… Бар балаларымны да фатирлы иттем. Әле эшләп бетермәгән эшләрем бар, шуны эшләр идем дә, шуннан бераз тыелыр идем, үземне дә ярата башлар идем, дип яши-яши гомерем узып бара. Читтән караганда бик бәхетле, җитешле мин. Ә күңелем… хатынымның шулай үзен-үзен бетерүе, кара көюе төсенә дә чыкты. Үзен яндыра. Психологларга бар, дәвалан, дип тә әйтеп карадым. Ә балалар аңламый, аларга әлбәттә ана якынрак. Сөйләшеп карадым, үземә генә начаррак булып әйләнеп кайтты, йөрәгемә чираттагы без кадалды. Хәзер беркем белән сөйләшмим, дәшмим. Өйгә кайтасым килми. 1 айлап кереп кенә чыгам. Тиздән әйберләремне алып бөтенләй чыгып китәргә җыенам. Торыр урыным бар. Аннан күз күрер. Болай яшәп булмый. Инде болай да күп вакыт кафеларда ашап йөрим. Өйдә үзләре ни ашыйлардыр, өйгә кереп чыксам да, ашарга әзерләнмәгән була. Булса да, мин яратмый торган ризык. Югыйсә, бик яхшы белә минем ни яратканымны, ни яратмаганымны. Күпме гомер бергә яшәлгән бит…

Әмма, миңа салкын булсалар да, әти хакының ни икәнен аңламасалар да, балаларымны, оныкларымны яратам. Яңа тормыш башларга җыенмыйм. Ялгыз картлыгыма әзерләнәм. Тормыш кора алыр идем. Минем белән танышу эзләүчеләр адым саен. Мин генә күзләмим беркемне. Инде балаларымның бар нәрсәләре җитеш, калганын үзләре табар. Алар кулына калырга Ходай сакласын. Әле дәрманым бар, көчем калмаса, картлар йортына җай табачакмын.

Реклама

Яздым да, җиңел булып китте. Дусларым бар, мине аңлыйлар. Гаиләләребез белән йөрешкән дуслар, әмма аларның хатыннары да минем гаиләмдәге халәтне аңламый. Минем хатыным белән аралашасылары килми. Минем балаларымның миңа карата мөнәсәбәтен кабул итә алмыйлар. Кызганыч, мин көн-төн эштә булдым шул, балаларымны әниләре тәрбияләде. Эшләмәде, диярлек ул. Өйдә булды. Гомумән, мәгънә балага әни ягыннан салына шул. Эшлекле, булдыклы балалар үстерә алмадым. Бүген дә эш куша алмыйм балаларыма, вакыт таба алмыйлар, сүгә башласам, әниләре ике арага керә. Инде әйтеп тә карадым: ул исерек әти белән барын да күреп үскән. Шул исерек әтисе янына атна саен диярлек кайтып, аның көен көйләп, бар эшләрен эшләп китә идек. Мин эчеп, азып, тузып йөргән булсам икән…

Барына да үзем гаепле шул. Юбилеемда кызым сүзеннән күз яшьләрем чәчрәп чыкты: әнисен мактады - мактады да: ул аңа охшарга тырыша, әниләре үрнәк… Аннан соң, мондый фраза яңгырады: «Әти сиңа да рәхмәт, без җитеш үстек, кыенлык күрмәдек». Әйе, мин ялгышканмын, үзем күргәннәрне балаларым күрмәсен, дип яшәп ялгышканмын. Алар бар да күктән төшкән, дип аңлап үскән бугай. Дусларым аңарчы минем үземне битәрлиләр иде, шул мәҗлестәге «мактау»дан соң барын да аңладылар.

Бу хатымны бастырып чыгарырсыз, дип өметләнәм. Бик күпләр, син ир түгел, чүпрәк, дияр. Юк, мин бик көчле, сабыр кеше. Әмма сөйләшә алмыйм. Мин сөйли башласам, хатыным чыгып китә, инде китә алмаса, демонстративно колагын томалый. Аңа акча гына кирәк. Даими рәвештә теге кирәк, бу кирәк… Мин аның өчен акча станогы өстендә утыручы гына.

Элегрәк «Нишлисең, мине югалтасың, бит» дип әйтеп карадым. Инде менә югалтыштык. Аңламыйм, ник үзгәрде ул? Ни булды? Ни гаебем бар? Сорап та карыйм… Мөгаен баш, акыл ягы чалшая. Нәселләрендә андый очраклар бар.

Миңа киңәш кирәк түгел, гаепләүләргә дә мохтаҗ түгелмен. Аннан гына тормышым рәтләнсә иде дә… Бу эчемне бушату гына иде. Чөнки, гаиләмнән чыгып китүемне беркем дә өнәми. Иң якын дусларым да. Ә үзләре хәлемне аңлый, ничек түзәсең, дип баш чайкый… Язмышыма ни язылгандыр, барын да үзе җайлар. +

Исемемне Мансур дип куегыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: