Теләче Информ

Язмыштан узмыш юк (хикәя)

Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә. Әйе, тормыш кырыс. Ул кешеләрне төрлечә сыный. Кемдер сына, ә кемдер үзенә килгән сынауларга түзеп, авыр көннәрдә ныгып, киләчәгенә өмет-ышаныч белән атлый. Шундый вакытта кайдан...

Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә.

Әйе, тормыш кырыс. Ул кешеләрне төрлечә сыный. Кемдер сына, ә кемдер үзенә килгән сынауларга түзеп, авыр көннәрдә ныгып, киләчәгенә өмет-ышаныч белән атлый. Шундый вакытта кайдан көч алырга соң? Җир йөзендә кешеләр бик күп булган кебек, аларга килгән сынаулар да күп һәм төрле-төрле. Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә матур теләкләр теләгәндә: "Бала хәсрәте күрергә язмасын!" - дибез. Ләкин тәкъдирне урап узып булмый шул.

Рамил белән Ләйсәннең бергә тормыш корып яши башлауларына җиде ел тулып килә иде. Аларның гаиләләренең ныклыгы, ышанычы, терәге булып уллары Рәнис үсә. Тиздән ул беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Рәнис төсе-башы, холкы-табигате белән дә әнисенә охшаган. Әнисенеке кебек коңгырт озын керфекләре арасыннан зур соры уйчан күзләре карап тора. Йөз төзелеше генә әтисенеке.

Холкына килгәндә исә, ул нәкъ әнисе кебек нечкә күңелле, аз сүзле, оялчан бала иде. Артык шаян да булмады, зирәк, акыллы бала булып үсте.

Мәктәпкә барырга әле бер айга якын вакыт бар. Бүген 7 август, җәй ахыры, ләкин көннең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ләйсән иптәш хатыны белән ике баланы ияртеп Чулман буена ял итәргә төшәргә ниятли.

Су буе... Җәйге озын көн күптән төш вакытыннан кичкә авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә. Матур август кичендә олысы-кечесе су коена. Бу халык арасында ике баланың, Рәнис белән Даниянең дә, шат авазлары ишетелә. Алар бар дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, су керәләр.

Ниһаять, кич тә булды. Караңгы төште, күктә йолдызлар калыкты. Күктәге йолдызларга карап, Рәнис Даниягә болай ди: "Үлгәч, кешеләр йолдызга әйләнә. Әнә алар ничек күп! Тик минем үләсем килми..." Аларның бу кыска гына сөйләшеп алулары олы кеше күңелендә шактый күңелсез уйлар уятыр иде. Алты яшьлек Далия бу сүзләргә игътибар итми. Ул чыркылдап көлә, Рәнисне куып йөгереп йөри.

Ял итеп туйганнан соң, ике яшь әни балаларын җитәкләп кайтыр юлга чыгалар. Рәниснең әнисе юлның икенче ягына машина тотарга чыгып китә. Ике бала кулга-кул тотынышып юл чатында басып кала.

Әнисеннән башка бер минут та ялгыз калырга өйрәнмәгән Рәнис , көтмәгәндә, Даниянең кулыннан ычкынып, әнисе артыннан йөгерә. Юлның уртасына гына җиткән Ләйсән машина чыелдаган тавышка сискәнеп китә. Ул тугызынчы номерлы жигули машинасы алдында баласының баш киемен генә күрә. Үзен-үзе белештермичә, кирегә йөгерә, ләкин баласын беркайда да күрми. Рәнис машина астында калган була. Ходайдан килгән көч-кодрәт булгандырмы, Ләйсән берничә кеше ярдәме белән машинаны артка этә...

Рәниснең әтисе белән әнисе төне буе реанимация кабинеты ишеге төбендә бер-берсенә карашып, балаларының исәнлеген сорап, бертуктаусыз Ходайга ялваралар.

Икенче көнне иртән зәңгәр караңгылык әкрен генә сыеклана-сыеклана алсуланып яктыра. Озак та үтми, ялтырап кояш чыга. Ләкин бүгенге көн җылы булырга охшамаган, җанны өшеткеч салкын.

Бала үз аңына килә алмый, иртәнге сәгать алтыда якты дөнья белән хушлаша. Бу хәбәрне баланың әти-әнисе кабул итә алмый. Бәлки ул әле исәндер, болай булуы мөмкин түгел, дигән уй китми аларның башыннан.

Аллаһы Тәгалә сөйгән адәмнәренә генә сынаулар җибәрә, диләр. Бу гел башка сыймаслык хәл бит.

Рәнисне әтисенең туган авылына алып кайтып җирлиләр. Бу хәл булганчы, Казан шәһәрендә яшәүче күршеләре төш күрә. Үзенең төшен телефоннан әнисенә җиткерә: "Безнең Аръякта пожар, нигәдер Әлфия апалар капка төбенә халык җыелган", - ди ул.

Чыннан да, "пожар" була бу урамда. Көтелмәгән, аянычлы үлем барлык авыл халкын, күрше-тирә авылларда, шәһәрдә яшәгән туган-тумачаларны җыя. Баланы хөрмәтләп күмәләр.

Улының өчесе көнне Ләйсән әле урын өстендә иде. Ул елый да алмый, бары тик ыңгыраша гына. Рамил үзен кулда тотарга тырыша. Балаларыннан тыш бу дөнья белән аларны бәйләп торган нәрсә - Коръән аһәңе була. Менә шулай итеп, ата белән ана күңеленә төзәлмәслек яра булып бала хәсрәте кереп урнаша...

Алар бу авыр кайгыны һәрберсе үзенчә кичерә. Рамил үзенең нинди хәлгә төшүен юньләп аңлап бетерми. Әйтерсең, артыннан сиздермичә генә килеп, башына тәртә белән суктылар... Бик исәнгерәп йөрде ул. Ләкин эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа бит янындагы кадерле кешесе хатыны хәленә дә керә белергә кирәк.

Ә Ләйсән , бичара, улының үз яннарына башка беркайчан да әйләнеп кайтмаслыгын аңлагач, атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә, бәргәләнде. Өйдә берүзе генә калганда, дүртенче кат тәрәзәсеннән аска атылырга теләгән вакытлары да аз булмады. Аны бу адымынан баласы рухына багышлап укыган догалары коткарып кала. Үлгән артыннан үлеп булмый, тормыш бетми, һаман дәвам итә.

Нихәтле авыр булуга карамастан, ата-ана айнык акылларын җуймадылар. Алар, көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алдылар. Яңадан аякларына бастылар.

Рәниснең ел ашын үткәргәннән соң, Рамил белән Ләйсәннең икенче мәхәббәт җимешләре - кызлары Эльвина дөньяга аваз салды. Бәләкәй кызчыкларын яшь ата-ана күз карасыдай саклап кына үстерәләр.

Рәнис вакыт-вакыт төшләренә керә. Аның керсез, уйчан, самими күз карашы бер кешенең дә күз алдыннан китми. Үзеннән соң истәлеккә калган фотографияләрдән, яшерен генә әтисен, әнисен, кечкенә сеңлесен күзәтә ул.

Яшисе дә, яшисе генә иде бит әле. Ләкин, нишлисең, язмыштан узмыш юк!

ГӨЛНАРА ШАКИРҖАНОВА

Шәһри Казан

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: