Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Язмыш

Адәм балаларының язмышлары төрлечә була дигән гыйбарәгә ничек ышанмыйсың: егерме йортлы кечкенә генә бер авылдан чыккан ике артист 40 ел буена Г.Камал исемендәге Академия театрында эшләсен әле. Болардан берсе — Нәҗибә ханым Ихсанова, икенчесе мин идем.

Безгә кайда да булса укырга кирәк ич инде дип, үзебезне Казанга, институтка укырга керергә әзерлибез. Моның өчен колхоздан справка алырга кирәк. Сине колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә дип. Колхоз председателе Канәгать абый артыннан басуда, сөргән кара җирдә: «Канәгать абый! Канәгәть абый! Зинһар, справка бир инде», — дип елый-елый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә. Ул, ат өстеннән генә: «Әгәр без сезне колхоздан җибәрсәк, монда эшләргә кем кала?» — дип, котыбызны алган иде. Рәхмәт инде, бик ялынгач, язып бирде.
GPfrrOzv64Q
Минем бәләкәй чагымда авылыбызда тыңлыйм дисәң, радио да юк, театр артистларын, җырчыларны да күрергә насыйп булмады. Ә без Яңа елны, Октябрь бәйрәмен барыбер үзебезчә матур итеп, концертлар белән каршы ала торган идек.
Мин үзем ул чакларда сакау, кечкенә гәүдәле булганга күрә, сәхнәдә күренүемә, халык эче катып көлә иде. Яман кычкырып сөйлим, ни әйткәнемне аңламыйлар, шуңа күрә көлгән саен боларны көлдертәсем килеп тора. Үзем дә сизмәстән, Аллаһы Тәгалә мине шулай итеп, театр дигән иҗтиһадка әкренләп әзерләгән, күрәсең. Туры килүе кирәк бит: без унынчы сыйныфны тәмамлаган елны татар артистлары әзерләү өчен Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына укучылар җыялар икән дигән хәбәр иңде. Казанда Горький урамындагы Татар академия театры бинасына кергәч, минем исем-акылым китте: тышта шундый эссе, ә монда сап-салкын. Җитмәсә, безнең документларны кабул итүче абый (ул Татарстанның халык артисты Һидият Солтанов булган):
— Энем, синең буең бик кечкенә. Артистлар озын буйлы, матур булырга тиешләр, — диде.
Мин, әллә ни каушап калмастан:
— Абый, мин үсәм әле. Минем абыйлар синнән дә зурлар, — дигәч, ул шушы сүзгә рәхәтләнеп көлде дә Нәҗибә белән минем документларны алып калды.
QaixDChtFWE
 
Менә имтихан вакыты да килеп җитте. Беренче мәртәбә матур кызларны, чибәр егетләрне күреп шаккаттым: Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Дамир Хәйруллин, Хәмбәл Закиров. Гомумән, минем итле уналты яшьлек чандыр бер малай белән чагыштырганда болар инде бөтенләй бүтән кешеләр шикелле иде. Менә шулар белән ярышып, артист булам дип кара әле
син! Имтиханга дип кияргә юньле кием-салым юк. Ярый әле җизни тиешле кеше үзенең күлмәге белән чалбарын биреп торган иде. Аякка кияр нәрсә дә юк бит. Чөнки Казанга барышлый бик көчле яңгыр явып, аяк киемнәребезгә кап-кара балчык чабатадай ябышкан, кайтарып алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, ул аяк киемнәребезне Нәҗибә белән бергә Рангазар күпере астына төштек тә яшереп калдырдык —кайтышлый кире алырбыз, янәсе.
yw98eimhSlU
Менә хәзер минем хәлемне күз алдыгызга китереп карагыз инде. Шулай да мин бу хакта артык пошынмадым, ничек булса да керермен, бәлки, кызганырлар әле дип уйладым. Ул вакытта кешенең төс-кыяфәте, кигән киеме театрда нинди урын тотканын мин каян белим дә каян аңлыйм ди инде? Укырга кергәч, әти-әнигә үземнең артист булырга укуымны бик озак гомерләр әйтмичә оялып йөрдем. Чөнки алар минем артистлыкка җыенуымны күз алдына да китерә алмаслар иде. Үз балаңны ун ел буена җәфаланып укыт-укыт та, үзең белмәгән-күрмәгән шөгыльгә укырга җибәр, имеш. Әгәр дә мин йә укытучы, йә врач, йә колхоз председателе булырга укыйм дисәм, алар мине аңларлар иде аңлавын. Инде менә хәзер уйлап куям да аптырап торам. Әти-әнидән: «Улым, нигә анда укыйсың?» — дип, бер авыр сүз ишетмәдем. Рәхмәт яусын аларга, урыннары оҗмахта булсын. Шулай Равил Шәрәфиев белән бергә Мәскәү урамы буенча беренче мәртәбә дәрескә барабыз. Мин, гомер күрмәгән матур-матур биек йортларны карый-карый бара торгач, маңгаем белән нәрсәгәдер шундый килеп бәрелгәнмен ки,
күземнән утлар күренде; борынымнан шарлап кан киткән. Җирдә ятам. Ул арада тирә-юньгә халык җыелган. Нишләдең, нәрсә булды, дип сорыйлар. «Гомердә мондый матур йортларны күргәнем юк иде, шуларны карыйм дип егылдым», — дип әйтә алмыйм бит инде. «Ялгыш аягым таеп китте дә сөрлегеп егылдым», — дидем.
Җитмәсә, шушы хәл аркасында дәрескә соңга калдык. Хәмбәл Закиров:
— Әгәр тагын бер мәртәбә соңга калсагыз, училищедан кудыртам, — дип котны алды.
VtmoOCz3lSU
Язманың дәвамын "Сәхнә" журналының август саныннан укыгыз
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров хатирәләреннән.
Фото: Әзһәр Шакиров архивыннан

 

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X