Теләче Информ

Язмыштыр инде...

Кайсы хуҗалыкныкы булсын, Ленин исемендәге совхоз аргамагы – “Алтын” ич!.. ОПХның атлары да беренчелекне бирмиләр шул”.

Бер читтә эскәмиядә утырып торган зур гына гәүдәле Илдус Зәйнетдинов бу күренешкә аеруча шат. Горурлык хисләре йөзенә үк бәреп чыккан. Хәтта калын иреннәре дә тибрәлеп-тибрәлеп алды. Чү! Ул утырган урыныннан торып басты да, менә мине дә күрсеннәр әле дигән сымак, беренче булып килгән үз хуҗалыгы “Алтын”ына таба атлады. Ат янына килеп җитүгә, безнең ышанычны янә акладың син дигәндәй, аргамакның башкайларыннан сыйпап-сыйпап алды, аңа эчтән рәхмәтләрен белдерде. Бу минутта горурлык хисләре биләгән Илдуска, хөрмәт күрсәтеп, күп күзләр төбәлде. Ул бирегә, шушы район Сабантуена рәхим иткән олуг-олуг кунакларның, хәтта Президентның да карашы уңында калганын сизә, аргамакны башыннан сыйпый-сыйпый рәхәтлек кичерде, күңеле шатлык хисләре белән тулып ташыды, “Алтын”ның тузгыган ялларын сөенә-сөенә капшады. Атның мөлдерәмә баккан мәрхәмәтле күзләрендә үзенең дә шат, куанычлы йөзләре чагылышы балкып алды. Аннары ул, Сабан туе батырыдай, шулай куанычлы мизгелләр кичереп, утырган эскәмиясенә таба атлады...

Иртәнге нәрәткә җыелган хуҗалык белгечләре таралып беткәч тә, Илдус эш бүлмәсеннән чыгып китә алмады. Көтте. Ишек артында әле теге, әле бу йомыш белән керергә торучылар күп. “Һәммәсенә акча кирәк, акча, - дип уфтанды ул. – Нишлисең, һәр эш шул акчага барып тоташа. Бөтен бәхәс, киеренкелек шуннан туа, вакыт-вакыт сабыр канатлары сына, кызып та кителә. Барын юк итеп, күп хезмәтләр куеп продукция җитештер, гектарыннан кырыгар центнер иген уңышы ал, дәүләткә сат, ә акчасын ала алма. Оят бит. Бай хәерче бул. Бер яктан караганда, синме соң гаепле?”

Эчке ризасызлык кичергән Илдус киң маңгаена салынган чем кара чәчләрен артка сыпырып куйды. Үзенчә нәтиҗәләр ясады: җитештергән продукцияң зыян китерсен инде. Син сатып аласы товарларга исең китәр! Үзкыйммәт кыйммәт. Җитештермәс идең, халык, эшчеләр нәрсә белән яшәргә тиеш, кайчан бер ачыклык булыр икән? Дотацияләре дә кәгазьдә генә... Бар иде бит заманнар, үз хезмәтеңнән куаныч кичереп, шатланып йөргән чаклар. Хәзер атлаган саен кәеф кырыла, рухи рәнҗеш тә кичерәсең...

Илдус, ихтыярсыздан, “Авангард” колхозына рәис булып килгән елларын исенә төшерде. Барырга дигән әмер югарыдан бирелгән иде. Бу хуҗалык хуҗасызлыктан таркала ук башлаган. Халыкның эшкә дәрте сүнгән, чөнки әҗере юк. Юкка гына Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында яшәүче ике йөзгә якын ир заты читкә чыгып шабашниклыкта йөрмәс иде. Беренче көнне үк Илдус бу төбәкләрдәге халыкның үткенлеген, эшчәнлеген сизенде. Уртак тел белән араларына үтеп керде, җыеп сөйләште. Әмма аларны буш вәгъдәләр белән туендырып булмасын да белде ул. Аның өчен эшләргә дә эшләргә кирәк иде. Шөкер, егетләр ирләрчә сөйләшүне аңлый белделәр.

Башта иң борчыганы шул булды: биш авылның берсендә дә эчәргә су юк. Ул үз-үзен битәрләде: “Эшлә, Илдус, камытыңны кидеңме, тарт, ике метрлы гәүдәң белән бухгалтериядә утыру түгел бу!”

Халык чиста суга тиенгәч, шуңа да шатлана белде. Аннары игенче үз икмәген пешереп ашый башлады. Көз көне акча эзләп итек басарга чыгучылар сирәгәйде. “Болай булмый икән”, - дип аңа эш сорап килә башладылар. Ун ел төзелми яткан мәдәният йортында да эшләр җанланып китте.

Әле дә хәтерендә, мәдәният йорты өчен Казаннан тимер-бетон плитәләр төяп кайтырга тиешле машинаны да үзе каршылады. Машинаны көтеп “Авангард” колхозы турыннан Мишә елгасы аша салынган күпернең юл өстенә чыгып басты. Көтте. Көтә-көтә кырларындагы шаулап үскән игеннәргә карап дулкынланды. Юл буйлап йөренде, сәгатенә дә карап-карап алды. “Унберләргә килеп җитәргә тиеш иде. Соңгаруы микән?” – дип куйды. Шул вакыт юл чатыннан бер машинаның Шыңар ягына таба борылганы күренде. “Килә!” дип җанланып алды.

Машина күпергә җитәрәк шып туктап калды. Шофер егет кабинадан чыгып күпергә күз салды. Гаҗәпләнүеннән як-якка башын чайкап алды. Субай өрлекләре бүрәнәләрдән генә булган күпер аңа ышанычсыз күренде. Ул: “Бу күпергә керсәң, җүләр булырсың...” дип башын чайкады. Илдус аның каршысына килеп басты.

- Нишләп туктап калдың?

- Кермим мин бу күпергә, – диде шофер. – Башым ике түгел.

Илдус килешмәде.

- Тукта әле, брат, болай булмый. Башка җирдән юл юк. Кирәк бит. Төзүчеләр көтә.

- Кирәктер дә, күпер чыдамас... – Шофер, әнә күр, дигәндәй, иңе өч, буе унике метрлы тимер-бетон плитәләргә ым какты.

Күзләр күзгә текәлде.

- Чыдата дим мин сиңа! – диде Илдус.

- Юк инде, үгетләмәгез дә, булмый.

Эш болайга киткәч, Илдус кискен карарга килде:

- Ярар алайса, ышанмыйсың икән, мин күпер астына керәм, өрлеккә терәк булып басам. Син, әйдә чык, чыдамаса мине таптап китәрсең, икебез дә бергә...

Ул үзенә генә хас кайнарлык белән, талпынып күпер астына юнәлде. Үҗәтләнеп торган шофер, икеләнә-икеләнә урыныннан кузгалды, кабинага керде һәм машина, әкерен генә кузгалып, күпердән чыга башлады. Мондый авырлыкны гомер күрмәгән күпер агачлары чатыр-чотыр килә, агач субайлар, су төбеннән һава куыклары күтәреп, җиргә иңгәннән иңә төште. Илдус үз-үзен битәрләде: ә өрлекләр, чыннан да чыдамаса? Шушында җан тәслим кылсаң нишләрсең? Их, син, Югары Кибәхуҗа малае, чик сакчысы. Бу сиңа Әфган чиге түгел, хыялый. Күперең дә, 400 урынлы мәдәният йортың да төзелер. Ләкин синең болай тырышуларың кемгә калыр? Ахмак син...

- Ниһаять!.. – диде Илдус, җиңел сулап, хәвеф-хәтәрсез чыгып киткән машина артыннан. Тирләп чыккан киң маңгаен сыпыра-сыпыра өскә ашыкты. Машинасыннан чыгып көтеп торган көдрә чәчле шофер янына килүгә, кулын сузып:

- Рәхмәт, брат!.. – диде.

...Әйе, еллар бер-бер артлы үтә торды. Аны тагын икенче хуҗалыкка кодаладылар. Ул һич тә Теләче районының шушы Үзәк поселогына килеп, тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын җитәкләрмен дип уйламаган иде. Күрәмсең, язмыштыр инде... Бер хуҗалыкны аякка бастыргач кына аннан китәргә теләмәгән иде дә. Юк шул, синең теләк белән кем чутлашып торсын, өстән хәл кылынган... Һәм бетте-китте!

Нишлисең, тормышта үзгәрешләр һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыга икән ул. Менә Теләче районы яңадан бар булгач, инде үз төбәгенә совхоз директоры булып кайткач, аңа җиңнәрне тагын да катырак сызганырга туры килде. Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын (ОПХ) Татарстанда шундый җиде хуҗалык арасында алгарак чыгарасы иде дип янган көннәре. Булсынга эшләгәч, холкына гарьләнү “чире” дә сеңеп өлгергән... Беренче көз үзәккә үтте, яңгырлы ел иде. Юллар начар, бәрәңге складына берничек тә якын килеп булмый – тездән пычрак. Шунда ул үз-үзенә такрарлады: ”Их, Илдус, иң элек шушы юлларны рәтләр идең”. Кабул килде аның теләге: совхоз үз көче белән 12 чакрым асфальт юл салды, ферма юлларын, ындыр табакларын рәткә кертә алды. Ни генә кылсаң да, акча кирәк, акча... Ярый әле Казандагы үзе төзеткән “Теләче кибете”н ача алдылар. Бик тә акча кытлыгын кичергәндә ярап куя. Хезмәт хакын түләгәндә дә иш янына куш. Совхозның колбаса цехын булдыру да үзен аклый. Килеп терәлгәч, кая барасың?

Заман һич тә көтеп ятканны сөйми, тап, сата да бел. Ашлыгыңа, җитештергән продукцияңә, бала сымак карап үстергән элита сортлы симәнәңә кадер беткәч кенә түләсеннәр дә, ничек итеп яшәргә, ничек итеп халыкны эшкә өндәргә була соң? Юкса үстерү дә, җитештерү дә җиңел түгел. Монда барысы да төгәл уйланылырга тиеш. Чәчү вакытында да, ындыр табакларында эшкәрткәндә дә. Бер сортлы бодайдан икенче сортка күчкәндә дә зур таләпләр куела. Үзебездә кайбер алдынгы, яңа сортларны “Татарстан кыры” (“Нива”) фәнни-тикшеренү берләшмәсеннән, килешү буенча, сатып алабыз. Һәр яңалыкны белгечләреңә дә, үзеңә дә белү мәҗбүри. Ул чагында сине беркем дә бармак тирәли әйләндереп йөртә алмый. Әйе, һәр эшне тырышлык белән, белеп, аңлап эшләү дә кирәк шул...

Шушы уй аңа, ихтыярсыздан, туган авылы – Югары Кибәхуҗада яшәгән күршеләре Нургали абыйны исенә төшертте. Аны элекке чуалчык елларда, син бай дип, Себергә сөргенгә сөргәннәр. Нигез урыннарын күреп тә, авылдашлары сөйләгәннәрдән дә яхшы белә: ул бик тә тырыш кеше булган. Үз сыерларын, үз атларын тоткан. Кеше яллатып эшләтмәгән. Алма, җимеш бакчалары – барысы да үзенеке. Әле шул чакта ук, тау астындагы елга-инешләрдән бакчасына су кудырткан, улаклар ясап, суүткәргечләр сузган, эш белән мәш килгән. Үзе тапкан, үзе булдырган. Кышын тегүен теккән, сату да иткән. Эшләгәнгә күрә хәлле дә булган. Себергә сөрелгәч тә, югалып калмаган ул. Анда да матур, нарат бүрәнәләрдән зәвыклы итеп йортлар салган, тату гаилә тормышы белән гомер иткән... Ни генә әйтсәң дә, элеккеге сәясәт дөрес үк булмаган шул. Юкса, андый тырыш, эшчән кешеләрне колхоз рәисе итеп сайлап куярга иде. Юк, без андыйларны югалтып, оттырганбыз гына. Юкса, алар капиталист та, алпавыт та булмаганнар, хәләл, тырыш хезмәтләре белән үрнәк күрсәтеп дөнья күргәннәр. Без бүген дә, андыйлар белән алга киткән илләрдән калышмаган булыр идек...

Ишектә Россия Федерациясенең атказанган ветеринария врачы Миннехаҗи Шакиров пәйда булды.

- Илдус Йосыпович! Даруларга акча күчерәсе иде, яңа препаратлар кайткан.

- Күпме кирәк?

- Хәзергә бер өч йөз мең җитеп торыр.

Илдус, авыр сулап, маңгаен ышкып алды.

- Ярар, булыр, әбәттән соң бер әйләнерсең әле, - диде, Казандагы “Теләче кибете”нә шалтыратырга кирәклеген истә тотып.

Телефон шалтырады.

- Тыңлыйм, Нотфулла абый. – Төзелеш буенча урынбасары икән. – Берүк дип әйтәм, Казаннан җиһазларсыз кайта күрмә! Юкса, өйләргә газ кертүнең тоткарлануы бар. Берочтан ашханә тәрәзәләренә пыяла да кара...

Трубканы куюга аның күңелен башка фикер биләде: төзелеш кыйммәтләнде дип кенә киләчәккә өметне югалтып булмый шул. Узган ел алты гаиләне фатирлы иткәннәр иде. Шуның берсе Ленин орденлы, хезмәт герое, съезд делегаты да булып сайланган данлыклы сыер савучыбыз – Гөлбикә Кәримовага бирелде. Быел тагын биш фатир өлгертәсебез бар. Их, Теләче элеккечә мөстәкыйль район булып яшәп килгән булса, без, бәлки, бүген шактый баерак та яшәгән булыр идек...

Иртәгә хуҗалыкның барлык уңганнарын район слетына чакырдылар. Илдус ел нәтиҗәләре буенча ясалган исәп-хисап кәгазьләрен күздән кичерде, аерым саннарны күңеленә сипләгәндәй итте. Барлыгы миллионлаган сумлык продукция җитештерелгән. Шуның күбесе терлекчелек фермасына туры килә. Биштән бере иген уңышына төшә. Елына күрә аз түгел, район буенча җитештерелгән продукциянең 27 процентын без биргәнбез икән. Ярый әле болыннарыбыз бар, печәнебез мул, күпьеллык үләннәребез шәп үсә. Үземнеке дип эшләргә генә кирәк. Менә кичә генә алдынгыларыбызга тапшыру өчен йөз мең сумлык бүләкләр алып кайттык. Тагын да күбрәк булыр иде дә бит, саф акча аз керә.

Илдус идарәгә йомыш белән килүчеләрне кабул иткәч, совхозның яңа мәктәп салынып яткан Сауш бүлекчәсенә юнәлде. Мишә буендагы борылышта аның игътибарын утардан чыгып чабышкан атлар җәлеп итте. Туган як болыннарының хуш исле печәннәрен ашаган юртаклар, ялларын җилдә тибрәтә-тибрәтә уйнаклашып узышалар. Күңелгә яктылык сирпелә, Сабан туйларында дан тоткан сөекле атлар аның җанына сөйләп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә, горурлык хисе өсти. Дөпелдәгән тояк тавышларына ияреп, аның да йөрәге талпынып тибә сыман. Ялларына чытырдап ябышкан балачагы, заман җилләренә бирешәсе килми, машинасын узып алга чаба, аны һаман да алга, яңадан яңа җиңүләргә әйди...

Нурислам Хәсәнов.

Шәтке.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: