Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җылылык сентябрь урталарында киләчәк

Сентябрьнең беренче көнендә сөендергән коры, аяз һава торышы озак иркәләмәде. Якшәмбе көнне республикада яшенле яңгыр яуды, кинәт суытып җибәрде. Яңгыр шулхәтле яуды ки, әйтик, Казанның Җиңү Проспекты метро тукталышы тирәсендә машиналар диңгездә йөзгән кебек йөрде. Башкортстанда хәл тагын да хәтәррәк булган. Анда соңгы арада яуган яңгыр күләме 1 квадрат метр...

Сентябрьнең беренче көнендә сөендергән коры, аяз һава торышы озак иркәләмәде.

Якшәмбе көнне республикада яшенле яңгыр яуды, кинәт суытып җибәрде. Яңгыр шулхәтле яуды ки, әйтик, Казанның Җиңү Проспекты метро тукталышы тирәсендә машиналар диңгездә йөзгән кебек йөрде. Башкортстанда хәл тагын да хәтәррәк булган. Анда соңгы арада яуган яңгыр күләме 1 квадрат метр мәйданга 10 литр туры килә, ди. Социаль челтәрләр дә бу су басуны чагылдырган фоторепортажлар, видеоязмалар белән тулы. Уфа үзәгендә халык тездән су ерып йөрергә мәҗбүр, биналарның беренче катын су баскан, урамда автомобильләр йөзеп йөргән. Көчле агым коляска төртеп юл аша чыгып барган хатынны да аяктан еккан. Ул баласы белән машина астына керә язган.
Шөкер, көчле яңгырлардан каты зыян күрүчеләр юк. Ә менә яшен аркасында безнең республикада алты янгын очрагы теркәлгән, дип хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге.
Чүпрәле районында яшен аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, Саба районының Югары Шытсу авылы басуында бер эскерт саламга яшен суккан. Алексеевск районында яшен торак йортта янгынга китергән. Хәтта Казанның Мәскәү районында күпкатлы йортны да яшен суккан. Шөкер, кеше гомере өзелмәгән.
Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, яңгырлар акрынлап туктады. Әбиләр чуагына килгәндә, бар да алда дип фаразлый метеорологлар. «Җылылык сентябрь урталарында, берникадәр салкынайтканнан соң киләчәк. Бу вакытта һава температурасы 25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин», - ди Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. Көтеп карыйк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе кисәтә:
һава торышы кинәт бозылганда урамда калсагыз, электр тогын үткәрә торган линияләрдән, реклама такталары һәм витриналар, өй кәрнизләре, реклама стендлары, агачлар яныннан ераккарак китегез.
яшен яшьнәгәндә автомобильдә барырга киңәш ителми, бу аның электр системасы эшчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин. Иң яхшысы - явым-төшем беткәнче, туктап көтеп тору.
су - яхшы үткәргеч, шуңа күл, буа тирәләрендә яшен сугу куркынычы зуррак.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X