Үлем белән кайда сату итәләр?
1075
0
0

Күптән түгел Дәүләт Думасында спайслар әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы, ә аны кулланган өчен административ җаваплылык турында закон кабул ителде.
Соңгы вакытта наркотикның яңа төре - спайсны кулланучылар арту җитәкчелекне дә борчуга салды. Яман уйлы кеше, юлын җир астыннан да яра дигәндәй, наркотикларның да соңгы вакытта Интернет, социаль челтәрләр аша тарату ысулы киң җәелгән. Шулай ук Интернет челтәрендә наркотикларны үзең ясау ысулларын тәкъдим итүче сайтлар да бар, аларны да юк итү өстендә актив эш алып барыла.
Теләче районы прокуратурасы да бу нисбәттән «Наркотик һәм психотроп матдәләр» турындагы федераль канун таләпләре үтәлешен тикшерү буенча эш алып бара. Чираттагы тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 681нче номерлы карары (30.06.1998 ел) нигезендә Россия территориясендә әйләнештә тыел-ган наркотик матдә-ләрне пропагандалау-чы бер Интернет сайтта наркотик матдә ясау ысулы турында мәгълүмат булуы ачыклана. Әлеге сайтка һәм форумга керү ирекле, теркәлү үтү дә, пароль да таләп ителми, һәр теләгән Интернет кулланучы бу сайттан теләгән мәгълүматны укый, электрон вариантта үзенә күчерә ала. Мәгълүматның күчермәсен алу һәм тарату турында тыю күрсәтелмәгән. РФнең «Наркотик һәм психотроп матдәләр турында»гы федераль кануны ниге-зендә әлеге сайтта урын алган наркотик ясау турындагы мәгълүматның халык хозурына урнаштырылуы - закон тарафыннан тыелган гамәл.
«Район прокуратурасы, тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге Интернет битендәге мәгълү-матны, Россия территориясендә таратылырга тыелган мәгълүмат итеп тану турында район судына гариза юллады. Шулай ук Бердәм реестрга закон тарафыннан тыелган мәгълүматларны таратучы сайт турында мәгълүматны кертү өчен, әлеге сайт битенең Интернет адресы күрсәтелгән суд карарын, домен исемнәренең Бердәм реестр операторына җибәрү тәкъдим ителде. Район прокуратурасы тарафыннан гаризада күрсәтелгән таләпләрне район суды тулаем канәгатьләндерде», - дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе Илнур Мөхәммәтҗанов.
Наркотик - замана афәте, аның белән көрәшү максатыннан оештырылган һәр ысул да мактауга лаек. Мәсәлән, хәзерге вакытта Россия регионнарында баручы «Үлем белән кайда сату итәләр?» акциясе дә моңа ачык мисал. «16-27 март көннәрендә узучы әлеге акциянең максаты - наркотиклар белән бәйле проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, наркотик бәйлелегенә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтү. Акция дәвамында ышаныч телефоннары тәүлек буе эшли, Татарстанның муниципаль берәмлекләре өчен дежур частьнең ышаныч телефоны номеры - 8(843)2-912-002, ә Татарстанның наркокотроль Идарәсе ышаныч телефоны - 273-43-45», - дип хәбәр итте безгә район полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Марат Сагитов.
Кызганыч, сәбәпчесе наркотик булган трагедияләр саны көннән-көн арта, иң аянычы - бу афәткә яшьләр иярүе. Әгәр наркотиклар әйләнеше турында мәгълүмат белгән һәр кеше, ышаныч телефонына шалтратып, бу хәбәрне җиткерсә, наркотиклар белән көрәшү бермә-бер җиңеләер иде.
Рәфилә Шәмсетдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
10 август 2022 - 09:22Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.2500
-
10 август 2022 - 08:33Сак булыгыз: чума! Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.3600
-
10 август 2022 - 08:25«Петр 1 чоры» балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар Республика балалар китапханәсе «тарафыннан "Петр 1 чоры " дигән балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурста Теләче муниципаль районыннан да катнашучылар булды.3100
-
10 август 2022 - 08:07«Мичкә кыяры» әзерләү Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.3100
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56500
-
9 август 2022 - 15:25Языл һәм бүләк от! "Теләче" район газетасына язылучылар арасында узучы "Языл һәм бүләк от" акциясенең тагы бер җиңүчесе Ак Барс банк ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фидаил Муртазин.15100
-
9 август 2022 - 14:49Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.12600
-
9 август 2022 - 13:53Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.14500
-
9 август 2022 - 10:47Районыбызда яңа җитәкче Районның "Форпост" оешмасына яңа җитәкче - Олы Тиләҗе авылында туып - үскән көрәшче егет - Саитов Алмаз Альфред улы билгеләнде.21900
-
9 август 2022 - 10:24Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Райондашлар! Сезне 13 август көнне стадионда 13 август- Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Регистрация: 10.00-11.00. Тантаналы ачылыш: 11.00 сәг- тә.13700
-
9 август 2022 - 08:54Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала ДУСЛАР! 16 июль көнне Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” кичәсендә , “Теләче” район газетасына 2022 елның икенче яртысына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала!13400
-
9 август 2022 - 08:45Хәзер китереп бирәләр, барып аласы да юк: маркетплейс аша үз товарларын сатучылар саны арткан Чиратсыз, тиз һәм уңайлы! Соңгы арада тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелеп барган маркетплейслар нәкъ менә шул сыйфатлары белән алдыра. Һаман да шул кулдан төшмәгән телефон аша җаның теләгән әйберне заказ бирәсең дә, вәссәлам! Бәяләрне чагыштырырга, үзеңә кирәкле әйберне шактый зур ташлама белән дә алырга мөмкин биредә. Өстәвенә кибетләрдәге кебек су буе чират та торасы юк!12700
-
9 август 2022 - 08:04АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).14600
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
10 август 2022 - 07:43Җәйге чорда район күләмендә байтак объектларда төзекләндерү эшләре бараРайон җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма җитәкчесе Илнур Хамидуллин Әбде, Олы Мишә, Сауш һәм Теләче авылларында төзекләндерелә торган объектларда булып, эш барышы белән танышты.10600
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.70000
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.60300
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.56500
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.37900
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+