Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Йоклаганда ничек ятуың гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында «сата»?! (ТЕСТ)

Йоклаганда ничек ятуыңа карап, хатының яки ирең белән үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуын ачыкларга мөмкин икән. 1. Тотрыклы мөнәсәбәтләр. Ләкин моны булдыру аларга җиңел булмаган. Уңышсыз тормыш тәҗрибәсеннән соң ир дә, хатын да, бәхет бүтән елмаймас инде дип, кул селтәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә хәзер, бәхетле булуларына карамастан, югалтам, дип куркып...

Йоклаганда ничек ятуыңа карап, хатының яки ирең белән үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуын ачыкларга мөмкин икән.

1. Тотрыклы мөнәсәбәтләр. Ләкин моны булдыру аларга җиңел булмаган. Уңышсыз тормыш тәҗрибәсеннән соң ир дә, хатын да, бәхет бүтән елмаймас инде дип, кул селтәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә хәзер, бәхетле булуларына карамастан, югалтам, дип куркып яшиләр.

2. Йөзләре ике якка борылган булса да, аларны көчле мөнәсәбәтләр бәйли. Гадәттә төрле темпераменттагы кешеләр шулай йоклый. Мәсәлән, ир тынычлык, ялгызлык ярата, ә хатыны - шау-шулы компанияләр яки киресенчә.

3. Мондый позада йоклаучы парлар бер-берсенә гашыйк. Ләкин аларның дөньяга карашлары артык төрле булганга, мөнәсәбәтләре озакка барыр дип әйтүе кыен.

4. Һәркайсы үзенең иреген чикләми, шәхси пространство калдыра, ләкин бер-берсен ихтирам итә. Мәхәббәтне саклап калыр өчен күп нәрсәне гафу итәргә, дәшми калырга, бер-берсенә юл куярга тырышалар.

5. Дәрт һәм көчле теләккә нигезләнгән мөнәсәбәтләр. Ир белән хатынны уртак максатлар һәм хыяллар берләштерә. Аларны бәхетле мәхәббәт кенә түгел, уңышлы уртак проектлар да көтә.

6. Бу рәвешле яту - көндез булган ызгыш-талашка җавап яки озакка сузылган аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсе. Ике арадагы салкынлык аңлашуга киртә куя.

7. Үзара мөнәсәбәтләре яхшы, ләкин күп вакытларын аерым үткәрә торган парлар шундый позада йоклый. Берсе эштә унар сәгать вакытын уздыра, икенчесе - төне буе дуслары белән, ләкин бер-берсенә ышаналар, ничек бар - шулай кабул итәләр.

8. Бу рәвешле берсен-берсе бик нык яраткан, темпераментлары охшаш булган парлар йоклый.

9. Бу бәйсезлеккә омтылучылар позасы. Бер-берсенә якынаюдан, ияләнүдән куркалар, әмма аларга таяныч та кирәк.

10. Болай йоклаучылар бер-берсенең нервларын ашамыйча, бергә яшәргә әзер, һәркайсы үз хокукы барлыгын белә. Икесе дә бер-берсенең кимчелекләрен кабул итәргә әзер.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев