Йоклап калган? Элвин Грейның журналистлар белән очрашуга ни өчен килмәве билгеле булды
Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Дуслык күпере" һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова әйтте. Ул Элвин Грейның журналистлар белән билгеләнгән очрашуга килмәвеннән нигезсез нәтиҗәләр чыгармауны сорый. Агентлык искәртүенчә, кичә Татарстан...
Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Дуслык күпере" һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова әйтте. Ул Элвин Грейның журналистлар белән билгеләнгән очрашуга килмәвеннән нигезсез нәтиҗәләр чыгармауны сорый. Агентлык искәртүенчә, кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш, танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев