Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Йоклый белеп, йокларга кирәк

Хөрмәтле «Ахирәт»! «Шәһри Казан»да дөнья күргән «Бәхет тынычлыкны ярата» дигән язмада хатын-кызга көненә 8-10 сәгать йокларга кирәк дип язган идегез. Авыл җирендә аның кадәр йоклап ятсаң, тормыш туктала шул. Минем үземнең көненә хәтта 4-5 сәгать кенә йоклаган көннәрем дә була. Гадәттә, кичке унда ятам, иртәнге өчтә яки дүрттә торам. Әмма...

Хөрмәтле «Ахирәт»! «Шәһри Казан»да дөнья күргән «Бәхет тынычлыкны ярата» дигән язмада хатын-кызга көненә 8-10 сәгать йокларга кирәк дип язган идегез. Авыл җирендә аның кадәр йоклап ятсаң, тормыш туктала шул. Минем үземнең көненә хәтта 4-5 сәгать кенә йоклаган көннәрем дә була. Гадәттә, кичке унда ятам, иртәнге өчтә яки дүрттә торам. Әмма үземне бер дә начар хис итмим.

Әминә Сафина, Кукмара.

Әлбәттә, йокы кирәк, әмма сәламәт булу һәм үзеңне яхшы хис итү өчен тәүлекнең кайсы вакытында ятып, кайсы сәгатендә торуың да бик әһәмиятле. Түбәндәге таблица галимнәр тарафыннан расланган. Анда кайсы сәгать аралыгында йокының ничә сәгатькә яки минутка тиң булуы язылган. Әминә ханымның йокы туеп торуының сәбәбе шуңа бәйле булуы мөмкин. Иртә ятып, иртә торсаң, йокы да туя, эш тә уңа.

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-07-36-55/item/25160-yoklyiy-belep-yoklarga-kirәk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев