Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Йокы килә, баш авырта... тизрәк каһвә бирегез

Гипотония - рәсми медицинада түбән кан басымы белән бәйле авырулар җыелмасының атамасы. Табиблар әле бүген дә аны аерым бер авыру итеп караргамы, әллә ул башка авыруларның катлауланып китү очрагымы икәнен ачыклый алмый. Түбән кан басымыннан җәфаланучылар гипертония белән авыручыларга караганда азрак булса да, гипотония кешеләргә күбрәк мәшәкать тудыра. Түбән кан...

Гипотония - рәсми медицинада түбән кан басымы белән бәйле авырулар җыелмасының атамасы. Табиблар әле бүген дә аны аерым бер авыру итеп караргамы, әллә ул башка авыруларның катлауланып китү очрагымы икәнен ачыклый алмый. Түбән кан басымыннан җәфаланучылар гипертония белән авыручыларга караганда азрак булса да, гипотония кешеләргә күбрәк мәшәкать тудыра. Түбән кан басымының иң куркыныч ягы - кеше хәтта аңын югалтып егылырга да мөмкин, ди табиблар. Гипотониянең төп билгеләре исә түбәндәгеләр:
- хәлсезлек һәм арыганлык;
- тиз кызып китүчәнлек;
- эссегә һәм салкынга бик сизгер булу;
- куллар һәм аяклар туңу;
- баш авырту, баш әйләнү һ.б.
Иң кыены шул - традицион медицина югары кан басымын төшерә белсә дә, кан басымын күтәрү, ай-һай, җиңел түгел. Кайбер вакытта дару да, каһвә дә эчеп карыйсың, ләкин нәтиҗәсе генә булмый.

Кан басымы ник төшә?
Гипотониянең барлыкка килү сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин. Беренчедән, югары кан басымын төшергәндә артык нык тырышып җибәрү нәтиҗәсендә, кан басымының бөтенләй түбәнәюе бар. Бу очракта кан басымын төшерә торган даруларны эчүне туктатырга гына кирәк, аннан соң барысы да үз хәленә кайтачак. Гипотониянең башка сәбәпләре дигәндә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге, кан әйләнеше бозылуын, нерв киеренкелеген, аритмия, аллергия һәм кан авыруларын билгеләп үтәргә кирәк.

Иң яхшы дәва - сәламәт йокы
Ничек кенә сәер тоелмасын, әмма түбән кан басымыннан иң яхшы дәва - сәламәт йокы. Гипотониклар бары йоклап кына савыга ала. Икенче яхшы дәва - тынычлык. Шуңа күрә түбән кан басымыннан интегүче берәр танышыгыз булса, аны юк-барга борчып йөрмәвегез хәерле. Гипотоникларга ялга да зур игътибар бирергә кирәк. Алар, гадәттә, һава торышына да бик сизгер була. Башкалар өчен сизелерлек булмаган үзгәрешне дә мондый кешеләр бик авыр кичерә.
Шулай да кан басымы төшеп китсә, ярдәмгә килә торган беренче әйбер ул - каһвә. Гипотониклар тормышларын аннан башка күз алдына китерә дә алмый. Ләкин, кызганычка, аның тәэсире бик азга гына җитә, аннары, аны күп куллану нәтиҗәсендә, башка авыруларның килеп чыгуы да бар бит әле.
Кан басымын күтәрү өчен табиблар менә нинди киңәшләр бирә:
1. Көнгә ким дигәндә 4 тапкыр ашарга кирәк. Икенчедән, рационга тозлы һәм баллы ризыкларны кертегез. Иртән, мәсәлән, 1 чынаяк каһвә эчкәнче, май белән батон ашап куйсагыз, күпкә файдалырак.
2. Гипотониядән үләннәр дә ярдәм итә, мәсәлән, сары мәтрүшкә. Ләкин алар белән дә бик сак булу, белгеч белән киңәшләшеп куллану зарур. Аннан соң чөгендер суының файдасы зур. Аны көнгә ике тапкыр 100 мл чамасы эчсәгез яхшы.
3. Контраст душ керү дә кан басымын күтәрә, ул кан тамырларын тонуста тоту өчен менә дигән чара, димәк, кан басымын нормада тоту өчен дә.
4. Күрәгә, кипкән алма, әстерхан чикләвеге, кара җимешне ваклап, бал белән болгатып куеп, көн саен ашар алдыннан капкалап йөрсәгез, ул шулай ук кан басымын нормада тотарга ярдәм итәр. Теләгән кеше лимон суын да куша ала.
5. Кан басымын нормада тоту өчен начар гадәтләрнең булмавын әйтеп торасы да юк инде.

http://shahrikazan.com/news/kish-tabyish/yokyi-kil-bash-avyirta-tizrk-kav-biregez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев