Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ЙОКЫ, ЙОКЫ, КИЛ ИНДЕ!

Йоклыйсы килә, тик йоклап булмый. Таныш халәтме? Йокы файдага гына булсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Әйдә бергәләп сабыйдай йоклау серләренә төшеник. Башларын мендәргә тидерүгә йоклап киткән һәм сигез сәгать буена уянмыйча йоклый торган кешеләргә башкалар көнләшеп карый. Шуңа өстәп иртән будильниксыз да уянсалар, көнләшү хисе тагын да арта төшә. Көнләшү...

Йоклыйсы килә, тик йоклап булмый. Таныш халәтме? Йокы файдага гына булсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Әйдә бергәләп сабыйдай йоклау серләренә төшеник.

Башларын мендәргә тидерүгә йоклап киткән һәм сигез сәгать буена уянмыйча йоклый торган кешеләргә башкалар көнләшеп карый. Шуңа өстәп иртән будильниксыз да уянсалар, көнләшү хисе тагын да арта төшә. Көнләшү яхшы сыйфат түгел, шуңа күрә көнләшмичә генә үзебез дә шулай эшләргә өйрәник. Ә без сиңа бу эштә ярдәм итәрбез.

Ничек итеп йоклап китәргә?

Дөресен генә әйткәндә, әгәр син башыңны мендәргә тидерүгә йоклап китәсең икән, димәк, алдагы төндә тиешенчә йоклый алмагансың. Гадәттә, йоклап китү 8-12 минутны тәшкил итә. Әгәр син 5 минуттан да азрак вакыт эчендә йокыга талсаң, бу иртәрәк ятарга кирәк дигәнне аңлата, ә 12 минуттан да артык йокыга китә алмау йокысызлык билгесе.

Глазго Университеты галимнәре белгечләре бер төркем кешегә йокларга йокы турында уйламыйча гына ятарга тәкъдим иткән, ә икенче төркемгә берни дә кушмаган. Нәтиҗәдә, йокламаска тырышучылар ятуга ук йокыга киткән. Урын-җиргә яткач, берни турында да уйламаска тырыш, китап уку, телевизор карау шулай ук киңәш ителми, ә менә уен уйнарга мөмкин. Үзеңә берәр тема уйлап табып (илләр, хайваннар, ризык атамалары), алфавиттагы хәрефләр тәртибендә сүзләр уйла. Болай эшләгәндә син юк-бар уйлардан арынырсың.

Әгәр син будильниксыз торырга өйрәнсәң, һәрчак йокының җиңел фазасында уянырсың. Сиңа йокыдан 7.30да уянырга кирәк икән, 22.30 да ятарга кирәк. Шушы саннардан чыгып, үзеңә ничәдә ятып, ничәдә торырга кирәклеген аңлый аласың. Һәр көн шулай эшләгәндә, организмың моңа күнегер, тора-бара будильник сиңа бөтенләй дә кирәк булмас.

Төнлә еш уянсаң нишләргә?

Кайберәүләр төнлә уянып, яңадан йокыга китә алмый ята. Әгәр син төнлә иртәгә эшлисе нинди дә булса эшне искә төшереп, йокыга тала алмый ятсаң, торып аны кәгазь битенә төшер.

Бастырылулардан ничек котылырга?

Куркыныч төшләр керүнең сәбәпләре: стресс, эсселек, яктылык, тавыш һ.б. Бүлмәдә салкынча һава һәм караңгылык булдыру, калын юрганнар ябынып йокламау һәм зур зур карават булдыру йокыңны тыныч һәм файдалы итәр.

Тәмле төшләр сиңа !

http://yalkyn.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев